Fundselet

Fundselet – сәләтлеләргә ярдәм күрсәтүче проект. Ул  fund.selet.biz сайты аша эшли һәм анда иганәчеләрдән килгән финанс ярдәм анонслана. Һәр проектның шартлары билгеләнә һәм сайтта урнаштырыла:
-өлеш кертү вакыты;
-җыела торган сумма.
Билгеле бер вакытка өлеш кертү тәмамлангач, 14 эш көне эчендә сайт администрациясе әлеге проектның сайтында яки сайтның социаль челтәрләрендәге рәсми аккаунтларында  җыелган акча нәтиҗәләре белән таныштыра.
Fundselet – фикердәшләр очрашу, халык тарафыннан проектка ярдәм күрсәтү урыны. Ул мөмкинлекләр мохите ­– биредә тормышчан идеяләр чынга аша. Премиянең төп максаты – Сәләт хәрәкәте үсешенә зур өлеш керткән берләшмәнең активистларын, партнерларын бүләкләү.
2017-нче елның 17-нче ноябреннән алып, fund.selet.biz мәйданчыгында «Сәмрух 2017» проектының бүләкләү фондын туплау буенча эш башланды. Проектның максаты – 300 000 сум җыю.
2018-нче елның 8-нче февралендә «Сәмрух 2017» премиясе җиңүчеләренең исемнәре билгеле була. Аларга 17.11.2017 – 8.02.2018 аралыгында fund.selet.biz сайтында тупланган бүләкләү фондыннан акчалата премия тапшырыла.
Тулырак мәгълүмат fund.selet.biz сайтында. 
Сәләтлеләр мохитенә кушыл! Проектларны бергә тормышка ашырыйк!


Җитәкчелек