Сәмрух 2018

biz-01.jpg

Ел саен уздырылучы «Сәмрух» исемле Республикакүләм сәләтле балалар һәм талантлы яшьләр премиясендә «Сәләт» берләшмәсен актив үстерүче балалар, яшьләр, мөгаллимнәр һәм укытучылар катнаша.

«Сәмрух» премиясе 2015-нче елда беренче тапкыр уздырала.

Премия өч этапта уздырыла:

1-нче этап – «Гаризалар кабул итү».

Катнашучылар гаризаны расланган форма белән тутыралар һәм портфолиоларын оештыру комитетына җибәрәләр.

Вакыты – 2017 елның 4-нче декабренә кадәр.

2-нче этап – «Катнашучыларны сайлап алу. Читтән торып катнашу этабы».

Катнашучыларны портфолио нигезендә сайлап алу.

Вакыты – 2017 ел, 5-нче декабрь – 8-нче декабрь.

3-нче этап – «Катнашучыларны әңгәмә нигезендә сайлап алу».

Кандидатлар белән әңгәмәне экспертлар советы уздыра һәм бәя бирә, аның төп максаты – катнашучының эшчәнлеге турында тулырак мәгьлүмат алу.

Биремнәрнең формасын һәм эчтәлеген экспертлар билгели. Конкурс уздырылуга 5 көн кала, уздырылу урыны, вакыты һәм конкурсның эчтәлеге хакында хәбәр ителә.

Вакыты – 2017 елның 11-нче декабреннән – 2018 елның 23-нче гыйнваренә кадәр.

4 этап – «Тантаналы рәвештә премияне тапшыру».

2018 ел, 8-нче февраль – лауреатларны һәм премиянең җиңүчеләрен бүләкләү.

Көтелмәгән шартлар килеп чыккан очракта, Оештыру комитеты премиянең уздыру этапларын үзгәртергә мөмкин.

Премиянең номинацияләре:

«Ел директоры» номинациясе

«Ел өлкән әйдаманы» номинациясе

«Ел аланы» номинациясе

«Ел сәлкеше» номинациясе

«Ел әйдаманы» номинациясе

«Ел клубы» номинациясе

«Ел кулдашлары» номинациясе

«Сәләт җырлый» номинациясе

Гариза бирү вакыты – 2017 елның 4-нче декабреннән дә соңрак түгел.

Премиядә катнашу гаризасы оештыру комитетына тапшырыла.

Оештыру комитеты адресы: «Сәләт» йорты, Казан шәһәре, Островский урамы, 23-нче йорт, 3-нче бүлмә.

Белешмә өчен телефон: + 7 (843) 292-16-00.

Нигезләмә