Смена 1

ARTS BILER FORUM (4-7 июль)

4nVKctMRh3U.jpg

ARTS BILER FORUM-ның төп идеясе – сәләтле балаларның һәм яшьләрнең иҗади мөмкинлекләрен камилләштерү өчен махсус мохит булдыру. Форум сәләтле музыкант, актер һәм биючеләр өчен яңа мөмкинлекләр мәйданчыгына әйләнәчәк. ARTS BILER FORUM - үзеңне уку-укыту һәм мәдәни программа кысаларында сынау мөмкинлеге, Сәләт мохитенең аерылгысыз бер өлеше булу. Конкурс программасы 3 юнәлештән (музыка, театр һәм бию) һәм өч яшь категориясеннән (12-14, 15-18, 19-22) тора.

Шулай ук ARTS BILER FORUM кысаларында «Сәләткә нур булган йолдызлар» иҗади мәйданчыгы үз эшен алып барачак. Анда катнашучы яшь каләм тибрәтүчеләр үзләренең сәләтләрен күрсәтәчәк, конкурста көч сынашачак һәм Татарстан Республикасының танылган әдипләреннән дәресләр алачак.

Форум 3 этапта үткәрелә:

1 этап – «Катнашучылардан гаризалар кабул итү»: 2020-нче елның 29-нчы апреленнән 24-нче маена кадәр. Гаризалар selet.biz сайтында кабул ителә. Форумда аерым башкаручылар һәм коллективлар катнаша ала. Катнашучыларның яше – 12 яшьтән алып 22 яшькә кадәр.

2 этап – «Читтән торып сайлап алу этабы»: 2020-нче елның 1-нче июненнән 6-нчы июненә кадәр. Катнашучыларны сайлап алу эксперт комиссиясе тарафыннан Форумга тапшырылган гариза, күрсәтелгән казанышлар нигезендә үткәрелә.

3 этап – «Төп этап. Форумда катнашу»: 2020-нче елның 4-нче июленнән 7-нче июленә кадәр. Форумның остаханәләр, тренинглар, иҗади очрашулар, түгәрәк өстәлләр, экспертлар комиссиясе тәкъдиме белән режиссер төркеме сайлап алган номерлардан торган гала-концерт чараларын үз эченә алган белем бирү, мәдәни программасында катнашу.

Форумның эксперт комиссиясе Форумда катнашучылар арасыннан лауреатларны билгели. Барлык катнашучылар да Халыкара «Сәләт» яшьләр белем бирү форумы катнашучысы дипломнары белән бүләкләнә.


НИГЕЗЛӘМӘ

Форум Дирекциясенең контактлары:

тел.: +7 9276705671 (эш вакыты: 9.00-20.00).

email: artsbilerforum@selet.biz.