Смена 1

4nVKctMRh3U.jpg

VII Халыкара яшьләр уку-укыту Cәләт форумының идеясе үстерү, мохит булдыруга барып тоташа, ул үзендә интеллектуаль, иҗат белән кызыксынучы, мәдәни һәм рухи яктан баерга теләүче яшьләрне берләштерә. Форум – татар һәм рус телләре мохите, уку-укыту, ИТ-технологияләр өлкәсендә тәҗрибә, идеяләр уртаклашу, шәхси һәм һөнәри сыйфатлар үсеше, актуаль җәмәгать, фәнни-технологик трендлар белән танышу платформасы.

Беренче тапкыр Форум Биләрдә 1997-нче елда, Бөек Биләр шәһәрен рухи торгызуын башлап, интеллектуаль сәләтле балалар һәм яшьләр фестивале рәвешендә оештырылды. 2012-нче елда фестиваль Халыкара форум дәрәҗәсенә ия булды. 2017-нче елда ТР Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов кушуы буенча Форум 2 сменалык форматта уздырылды. Киләсе җәйне Форум 6 смена кысаларында үткәреләчәк. Биредә, Татарстан Республикасының, Рәсәй регионнарының, якын һәм ерак чит илләрдән 15 мең сәләтле балалар һәм яшьләр катнашачак.


SOFT SKILLS BILER FORUM (21-25-нче июнь)

Тематика

SOFT SKILLS – һөнәри нәтиҗәлекне һәм формалашуны тәэмин итүче күнекмәләр. Турыдан-туры конкрет предмет өлкәсе белән бәйле булмаган, әмма уңышка ирешер өчен төп булган күнекмәләр. Командада нәтиҗәле эшләү, шәхси нәтиҗәлек, тәнкыйди фикерләү күнекмәләре.

Форум программасы күз алдында төрле форматтагы белем бирү чараларын – профиль лабораторияләр, спорт-күңел ачу, иҗади мәйданчыкларын тота.

Остаханәләр, танылган экспертлар белән очрашулар белән беррәттән, шулай ук төрле өлкәләрдә (фән, сәнгать, эшмәкәрлек) уңышка ирешкән яшьләрнең уникаль тәҗрибәсе һәм аларның уңыш тарихлары белән уртаклашу сессияләре планлаштырылган.

Катнашучылар:

1. Татарстан Республикасы, Рәсәй төбәкләре, якын һәм ерак чит илләрдән мәктәп укучылары; Татарстан Республикасы, Рәсәй төбәкләре студентлары– 1200 кеше. 

Катнашучы булыр өчен Сәләтнең «Тел», «Осталар бистәсе», «Болгар-Туган тел», «Изге Чишмә» профиль сменаларына сайлап алу турын узарга кирәк. Теркәлү portfolio-selet.ru сайтында гамәлгә ашырыла.

2. Оештыру комитеты – 300 кеше.

3. Спикерлар, экспертлар, кунаклар, ММЧ – 500 кеше.