Смена 2

SELET BILER FORUM (11-16 июль)

GUM-0453.jpg

Традицион фестиваль – Сәләт форумында Сәләтнең җәйге профильле сменаларына сайлап алуны үткән сәләтле балалар һәм яшьләр катнаша. SELET BILER FORUM – Сәләт оешмасының еллык эш нәтиҗәләре буенча иң биек ноктасы, 1994-нче елдан башлап, төрле елларда Сәләт эшчәнлегендә катнашучыларның җыелу урыны. Быел смена soft skills өлкәсендә алдынгы тәҗрибәләрне өйрәнүгә юнәлдерелә, ягъни уңышка ирешүдә мөһим булган һөнәри үсешне нәтиҗәле итә торган социаль күнекмәләргә багышлана. Уку-укыту программасы зур рольле уен форматында оештырылачак. Аның ярдәмендә һәр катнашучы үзенең «суперсәләтен» үстерә һәм үзен «Суперкаһарман» дип хис итә алачак, бу эштә Татарстанның әйдәп баручы тренерлары ярдәмгә киләчәк.

Смена кысаларында шулай ук Биләр музей-тыюлыгын үстерү механизмнары хакында фикер алышу, Татарстан Республикасының әйдәп баручы экспертларыннан, галимнәреннән, мәдәният эшлеклеләре һәм бизнес тренерларыннан остаханәләр оештыру каралган.