Смена 2

ARTS BILER FORUM (27-30-нчы июнь)

ARTS BILER FORUM ул –  катнашучыларга иҗат лабораторияләре кысаларында уникаль белем һәм экспертлардан тәкъдимнәр алу, үзләрен белем бирү һәм мәдәни программасында күрсәтә алу, башка катнашучылар һәм экспертлар белән профессиональ мәдәни элемтәләр булдыру, төрле юнәлешләр һәм жанр үзенчәлекләре белән, шулай ук, сайлап алынган юнәлеш кысаларында яңа тенденцияләр белән танышу, киләчәк үсешкә этәргеч алу өчен мөмкинлекләр мохите.

Форумныңтөп максаты итеп сәләтле балаларның, яшьләрнең, остазларның музыка, бию һәм театр сәнгате өлкәсендә иҗади потенциалын ачыклау, ачу, гамәлгә ашыру платформасын булдыру санала. 

Форум 3 этапта үткәрелә:

1 этап – «Катнашуга гаризалар кабул итү»:

«Катнашуга гаризалар кабул итү»: Форумда катнашыр өчен гариза бирү. Теркәлү selet.biz сайтында билгеләнгән формаларны 2019 елның 20 маена кадәр тутырудан гыйбарәт.

2 этап – «Читтән торып. Сайлап алу этабы»: 2019 елның 11 маеннан 2019 елның 17 маена кадәр. Катнашучыларны сайлап алу эксперт комиссиясе тарафыннан Форумга тапшырылган гариза, күрсәтелгән ителгән казанышлар нигезендә үткәрелә.

3 этап – «Төп этап. Форумда катнашу»: 2019 елның 27 июненнән 2019 елның 30 июненә кадәр. Форумның остаханәләр, тренинглар, иҗади очрашулар, түгәрәк өстәлләр, экспертлар комиссиясе тәкъдиме белән режиссер төркеме сайлап алган номерлардан торган гала-концерт чараларын үз эченә алган белем бирү, мәдәни программасында катнашу.

«ARTS BILER FORUM» ул – төбәкара музыка, хореография, театр сәнгате фестиваль-конкурсы. Ул «Мәдәният» Илкүләм проекты кысаларында Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла. 


Тулырак мәгълүмат Нигезләмәдә тәкъдим ителгән.

Форум Дирекциясе турында мәгълүмат: 
тел.: +7 9872656984/+7 9274890341 (эш вакыты: 9.00-20.00) 
email: artsbilerforum@selet.biz