Смена 3

MEDIA BILER FORUM (21-25 июль)

2DAY_2-354.jpg

MEDIA BILER FORUM – социаль медиаресурслар белән эшләү өчен кирәкле актуаль инструментларга, шулай ук радио һәм телевидение эшчәнлеге нечкәлекләренә багышланган смена. Ул яшь журналистларны, блогерларны гына түгел, алар белән турыдан-туры хезмәттәшлек итүчеләрне - авторлар, креатив директорлар һәм бренд-менеджерларны да җыя.

Смена программасы кысаларында әйдәп баручы белгечләр белән уку-укыту сессияләре һәм очрашулар, остаханәләр һәм фикер алышу мәйданчыклары, гамәли һәм иҗади биремнәр каралган. Һәр катнашучы алган белемен һәм күнекмәләрен гамәлдә сынап карый алачак.