Смена 4

IT BILER FORUM (16-21-нче июль)

2DAY_2-354.jpg

IT BILER FORUM мәгълүмати технологияләрнең кеше тормышының барлык өлкәләре өчен мөһим роль уйнаганын аңлаучыларны берләштерәчәк.

Әлеге смена кысаларында актуаль булган нәтиҗәле мәгълүматны эзләү һәм эшкәртү инструментларына, инновацион продуктлар һәм ясалма интеллектны үстерүгә багышланган профиль остаханәләр, белем бирү мәйданчыклары планлаштырылган.

Дискуссион мәйданчыкта мәртәбәле экспертлар Форум катнашучыларын 4-нче индустриаль инкыйлабның мавыктыргыч дөньясына чумырга тәкъдим итәчәк.

Катнашучылар:

1. Татарстан Республикасы, Рәсәй төбәкләре, якын һәм ерак чит илләрдән мәктәп укучылары; Татарстан Республикасы, Рәсәй төбәкләре студентлары – 1200 кеше. Катнашучы булыр өчен «Сәләт – Гайрәт» яки «Сәләт – Санак» профиль сменаларына сайлап алу турын узарга кирәк. Теркәлү portfolio-selet.ru сайтында гамәлгә ашырыла.

2. Оештыру комитеты – 300 кеше.

3. Спикерлар, экспертлар, кунаклар, ММЧ – 500 кеше.