Смена 6

JUNIOR SKILLS BILER FORUM (12-16 август)

JUNIOR SKILLS-ның төп идеясе - мәктәп укучыларына хәзерге заман һәм киләчәк һөнәрләрен үзләштерү өчен яңа мөмкинлекләр тудыру. Форум программасы укучыларны кече яшьтән һөнәргә әзерләү һәм аларга һөнәри юнәлеш бирүгә нигезләнә, уку-укыту чаралары яңа гамәли-юнәлеш бирү форматында оештырыла: профильле лабораторияләр, иҗади мәйданчыклар, спорт-күңел ачу чаралары.

4nVKctMRh3U.jpg

IX Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының идеясе үстерү, мохит булдыруга барып тоташа, ул үзендә интеллектуаль, иҗат белән кызыксынучы, мәдәни һәм рухи яктан баерга теләүче яшьләрне берләштерә. Форум – татар һәм рус телләре мохите, уку-укыту, ИТ-технологияләр өлкәсендә тәҗрибә, идеяләр уртаклашу, шәхси һәм һөнәри сыйфатлар үсеше, актуаль җәмәгать, фәнни-технологик трендлар белән танышу платформасы.

Беренче тапкыр Форум Биләрдә 1997-нче елда, Бөек Биләр шәһәрен рухи торгызуын башлап, интеллектуаль сәләтле балалар һәм яшьләр фестивале рәвешендә оештырылды. 2012-нче елда фестиваль Халыкара форум дәрәҗәсенә ия булды. 2017-нче елда ТР Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов кушуы буенча Форум 2 сменалык форматта уздырылды.Бу җәйне Форум 6 смена кысаларында үткәреләчәк. Биредә, Татарстан Республикасының 9 мең сәләтле балалар һәм яшьләре катнашачак.