Смена 6

МEDIA BILER FORUM (3-7-нче август)

IMG_5724.jpg

MEDIA BILER FORUM – социаль медиаресурслар белән эшләү өчен кирәкле актуаль инструментларга, шулай ук радио һәм телевидение эшчәнлеге нечкәлекләренә багышланган смена. Ул яшь журналистларны, блогерларны гына түгел, алар белән турыдан-туры хезмәттәшлек итүчеләрне - авторлар, креатив директорлар һәм бренд-менеджерларны да җыя. Смена программасы кысаларында әйдәп баручы белгечләр белән уку-укыту сессияләре һәм очрашулар, остаханәләр һәм фикер алышу мәйданчыклары, гамәли һәм иҗади биремнәр каралган. Һәр катнашучы алган белемен һәм күнекмәләрен гамәлдә сынап карый алачак.