Ак Барс ← кире кайтырга

«Сәләт-Ак Барс» — балаларның үз-үзләрен танып белүләрен, киләчәктә үсеш-үзгәреш юлларын эзләүне күз уңында тоткан җәйге профильле смена.
Смена дәвамында Ак Барс Банк белән берлектә яшьләрне стартап булдырырга өйрәтү, шуның нәтиҗәсендә кече һәм уртак бизнеска карата кызыксынуны арттыру планлаштырыла.
Алан юнәлеше кысаларында дәресләр:
- проект төзү нигезләре;
- тайм-менеджмент;
- лидерлык сәләте;
- digital-маркетинг, SMM;
- финанс белеме нигезләре;
- инвесторлар табу.
Белем бирү программасыннан тыш шәхес формалаштыруга юнәлдерелгән иҗади, спорт, фәнни-интеллектуаль чаралар да тормышка ашырылачак.
База фотосы
Без социаль челтәрләрдә: