Төп юнәлеш:
заманча мәдәният
Үткәрелү вакыты:
26 июнь - 16 июль
Үткәрелү урыны:
Саба районы, Икшермә авылы, «Икшермә кадет мәктәп-интернаты»
Катнашучылар:
7-11 сыйныф укучылары

«Сәләт-Саба» – Сәләтнең профильле аланы. Ул Татарстан Республикасының сәләтле балаларын һәм яшьләрен табу һәм үстерүгә, өстәмә белем бирүгә, уку өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән.

Алан сәләтле балаларны заманча милли татар мәдәнияте белән таныштыруны, заманча бию, җыр, театр, сәнгать, спорт һәм блогерлык өлкәләрендә үзләрен табарга, үз фикерләрен җиткерә белергә өйрәтүне максат итеп куя.

Алан юнәлеше кысаларында түбәндәге дәресләр һәм мастер класслар уздырыла:

- ачык һавада театр;

- вокал;

- дизайн;

- заманча хореография;

- журналистика нигезләре;

- фотография нигезләре;

- шигырь/җыр язу.

Кызыклы уку-укыту программасыннан тыш балалар өчен шәхес формалаштыруга юнәлдерелгән иҗади, спорт, фәнни-интеллектуаль чаралар да тормышка ашырылачак.

ПРОГРАММА

Без социаль челтәрләрдә:

https://vk.com/selet.saba


гариза җибәрергә

Җитәкчелек