Төп юнәлеш:
IT һәм медиа продакшн
Үткәрелү вакыты:
8-25 июнь
Үткәрелү урыны:
«Аргамак» ИПҮҮ (Кама Тамагы районы, Кама Тамагы ш.т.б.)
Катнашучылар:
4-11 сыйныф укучылары

«Сәләт Манзара» – Сәләтнең профильле аланы. Ул Татарстан Республикасының сәләтле балалар һәм яшьләрен табу һәм үстерүгә, өстәмә белем бирүгә, уку өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән.

«Сәләт-Манзара» аланы программасы IT һәм медиа юнәлешен тирәнтен өйрәнүне максат итеп куя. Уку-укыту программасы ике өлештән тора. Беренче өлеш IT юнәлешен өйрәнү, ә икенче өлеше медиа-контент ясарга өйрәнү белән бәйле.Уку-укыту программасыннан тыш, аланда иҗади һәм спорт юнәлешенә караган чаралар уздырыла.

Алан юнәлеше кысаларында түбәндәге дәресләр уздырылачак:

-  zero code нигезендә сайт төзү;

-  график һәм веб-дизайн;

-  видеопродакшн;

-  социаль челтәрдә медиа-контентны үстерү (TikTok, Инстаграм, Ютуб, стриминг мәйданчыклары);

- анимация;

- дизайн.

 Уку-укыту программасыннан тыш, аланда иҗади һәм спорт юнәлешенә караган чаралар уздырыла.

База фотосы

ПРОГРАММА

Без социаль челтәрләрдә:

https://vk.com/selet_manzara


гариза җибәрергә

Җитәкчелек