Проектлар
«Сәләт ВикиМәктәбе» уку-укыту проекты
«Сәләт ВикиМәктәбе» Сәләт активистларын Викимедиа, Википедия һәм Викихәбәрләр заманча платформалары белән таныштыруга һәм анда язарга өйрәтүгә юнәлдерелгән.
«Бәләкәч»
«Бәләкәч» проекты – әти-әниләре Сәләттә тәрбияләнгән мәктәпкәчә яшьтәге балаларны җыючы һәм үстерүче проект ул.
«Сәмрух» ел премиясе
Премиянең максаты: Сәләт хәрәкәтендә катнашучы сәләтле балаларны һәм талантлы яшьләрне бүләкләү, Сәләт активистларының, партнерларының, Сәләт проектлары авторларының һәм оештыручыларның эшенә бәя бирү.
Рөстәм Бикмуллин исемендәге XVIII Республикакүләм «БикаФест» яшьләр җыр-шигърият фестивале
Рөстәм Бикмуллин исемендәге музыкаль-шигъри яшьләр «БикаФест» фестивале
Әйдаманнар мәктәбе
Әйдаманнар мәктәбе – Сәләт берләшмәсенең мөһим проектларыннан берсе. Ул җәйге профильле сменаларга әйдаманнар әзерләү өчен команда туплап, аларны ел дәвамында укытуны үз өстенә ала.
SeletStore
SeletStore – «Сәләт» хәрәкәтенең йөзен, имиджын, кабатланмас өслүбен булдыру, аны бренд буларак таныту белән шөгыльләнә торган проект.
Сәләт IT-үзәге
IT-ярдәм үзәге Сәләт йортында һәм Сәләт чараларында мәгълүмати технологияләр җыелмасының дөрес эшләве өчен җаваплы.
Сәләт клубы ачык ишекләр көне
Сәләт Клубы ачык ишекләр көне студентларның, мәктәп укучыларының Сәләт дөньясы белән якынрак таныштыру һәм Сәләт мохитенә тартуга юнәлгән.