Шәхес

Венера Галимова

«Сәләт-Рухият 2015» директоры, «Агыйдел 2015» форумының әйдаманнар кураторы.

 Венера апа, «Сәләт»кә килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле.

 Минем «Сәләт»тәге тарихым 2009-нчы елның февраленнән башланып китте. «Әйдаманнар мәктәбе»ндә катнаштым. Ул вакытта әле мине ни көткәнен күз алдына китерү дә авыр иде, тик шулай да үзем өчен бик күп яңа ачышлар ясадым. Ә иң мөһиме – үзем өчен яңа «үземне» ачтым. Кызганыч, сәлкеш булырга туры килмәде. Әйдаман буларак хәзер дә бары тик җылы хисләр белән генә үземнең беренче төркемемне - «Санак күбәләкләрен» искә алам («Сәләт-Санак 2011»).

 Ә сары галстугың бармы соң?

– Бар! Мин аны 2012-нче елда «Әйдаманнар мәктәбе»ндә алдым. Ул вакытта сары галстук җәйге аланнарда зур тәҗрибә туплаган әйдаманнарга бирелә иде.

– Кичәге һәм бүгенге «Сәләт»не чагыштырсак....

–Бүгенге «Сәләт» – кичәге «Сәләт»нең максаты. 

– Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

– Кызганыч, сәлкеш булмагач,  беренче әйдаманнарым да юк.

«Сәләт»кә нинди проектлар җитми?

– Миңа калса, хәзерге вакытта «Сәләт»кә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен проектлар җитми. «Сәләт» ветераннарының балалары мәктәпкә йөри, алар өчен дә махсус смена булдырсак әйбәт булыр иде.

 «Сәләт»тән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

 «Сәләт»тән тыш хореограф булып эшлим, аспирантурада укыйм. Балалар өчен иҗади проектлар уйлап табу белән шөгыльләнәм. Сәяхәт итәргә яратам. Кыскасы, күңелсезләнеп утырырга вакыт юк өлә)

 Сәлкешләргә теләкләрең?

 Кадерле сәлкеш! «Сәләт» ул зур мөмкинлекләр, алыштыргысыз тәҗрибә, иң кадерле дуслар. Хәзер синең алда киң һәм гаҗәеп дөнья ачыла, анда мөмкинлекләр саны бихисап. Димәк, сиңа бары аны кулдан ычкындырмаска һәм алга барырга кирәк. Уңышлар сиңа!

 



тулысынча укырга

Гөлшат Гыймадиева

«Сәләт» Медиа-үзәге җитәкчесе

Гөлшат, «Сәләт»кә килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле.

- 1998-нче ел иде ул. Мин 10-нчы сыйныфта укый идем. Сер түгел, күп кенә олимпиада, конкурс, фестивальләрдә катнашып килдем. Шул елны Казанда Республикакүләм экскурсиячеләр конкурсы узды. Мин анда Казан сөлгесе турында сөйләп, шәһәр буенча 1-нче урынны яуладым. Уку елы тәмамланыр алдыннан, Алмаз абый Хәбибуллин (ул вакытта әйдаман иде, хәзер Татарстан Республикасының министрлар кабинеты иҗтимагый үсеш бүлеге җитәкчесе урынбасары) мин укыган 1-нче татар гимназиясенең директоры Фәния Мифтаховага мине «Сәләт»кә чакырулары хакында хат юллады. Кулыма хатны алгач, минем хис-кичерешләремне белсәгез (Көлә) Озак уйлап тормыйча, әйберләремне җыйдым да, Аллага тапшырып киттем. Ике атна «Сәләт-Чистай» сменасы, шуннан соң «Сәләт-Туапсе».  Кыскасы, 1998-нче елдан башлап «Сәләт» минем йөрәгемдә.  

Беренче күргән һәм бүгенге «Сәләт»еңне чагыштыр.

- Үткәнне  һәм бүгенгене чагыштырып карар өчен, өч ай эшләү дә җитә икән. Дөрес, һәр чорның үз матурлыгы, үз уңайлыклары.  Елдан-ел «Сәләт» үзгәрә, яхшы якка үзгәрә. IT-технологияләр заманасында, «Сәләт» тә заман белән бергә атлый. Ләкин 1998-нче елларда да «Сәләт»тә рәхәт һәм күңелле иде. Дәресләр вакытында кулга каләм тотып, дәфтәргә язу үзе ни тора! Ул елларда сәлкешләр белән почта аша кулдан язылган хатлар алыша идек, очрашулар үткәрә идек. Хәзер Форумнарда балаларга карыйм да сокланып куям: укыйм, булдырам дип дәресләргә йөриләр, күзләрендә очкын күренә. Элек тә шулай иде.

Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Әлбәттә! Лилия апа Сираҗиева һәм Гөлназ апа Җәмалиева. Лилия апа белән озак еллар ТНВда бергә эшләдек, бүгенге көндә ул Америкада яши, матур гаилә корып, ике бала үстерә.

- Сары галстугың бармы соң?

- Юк шул. Бүгенге көндә мин дәрәҗәсе булган «Сәләт» оешмасында медиа-үзәк җитәкчесе булып эшләвем белән горурланам. Беренче көннәрдә эшкә кереп китүе авыррак иде. Җитәкче буларак зур җаваплылык тоясың. Сүз уңаеннан, миңа ярдәм кулын сузган коллегаларыма зур рәхмәтләремне белдерәм.

- Синеңчә, «Сәләт»кә нинди проектлар җитми?

- Татарда шундый сүз бар , «аз булсын, ләкин бәрәкәтле булсын». Проектлар җитәрлек, иң мөһиме, аларның сыйфатлы нәтиҗәсен булдыру. Бүгенге көндә без ул максатларга ирешәбез.

- «Сәләт»тә татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисең?

«Сәләт»тә өч телгә өстенлек бирелә: татар теле, рус теле һәм инглиз теле. Бездә телләр мәктәбе, татар телен тирәнтен өйрәнү үзәге эшли. Әгәр дә син шул өч тел арасында  «кайныйсың» икән,  син «Сәләт» кешесе.

- Сәлкешләргә теләкләрең?

- Һәр кеше дә сәләтле. Үз сәләтегезне күреп, аны үстерергә өйрәнегез, хыялыгыз максатка әйләнсен. Әгәр сез дөрес юл буенча барасыз икән, димәк, сез «Сәләт»тә булырга тиешле кеше. «Сәләт» — мөмкинлекләр мохите.   

тулысынча укырга

Рүзәл Әхмәдиев

«Сәләт-Раушан 2011» аланы әйдаманы, IV Халыкара уку-укыту «Сәләт» яшьләр форумының «Сәләт ТВ» корреспонденты.

-         Рүзәл, «Сәләт»кә килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле.

-         Ни кызганыч, миңа сәлкеш булырга туры килмәде. Студент чакта шактый дусларым, танышларым, гомумән, барлык әйләнә-тирәм «Сәләт» дөньясында кайный иде. Әлбәттә инде, мин дә «Сәләт»кә бару теләге белән яндым. Ниһаять, 2010-нчы елда «Сәләт-Азнакай» аланына әйдаман итеп чакырдылар, тик төрле сәбәпләр аркасында бара алмадым.  2011-нче елда хыялым чынга ашты, «Сәләт-Раушан»га Рүзәл абый буларак барырга насыйп булды.

-         Беренче күргән һәм бүгенге «Сәләт»еңне чагыштыр.

-         Масштаб ягыннан бүгенгесе көндә «Сәләт» күп өлкәләрне колачлый. Сәләте булган кешегә мәйданчык кына кирәк ул. Ә «Сәләт» — татар халкының сәләтле яшьләре мәйданчыгы.  Элек тә шулай иде, хәзер дә шулай. Шуны  гына аерып әйтә алам: әйдаман булып йөргән чагымда шактый балалар сайлап алу турын да үтә алмыйлар иде. Ә хәзер исә «Сәләт»кә эләгүчеләр саны күбрәк, моның белән балаларга кече яшьтән үк аң-белем дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек тудырыла.

-         «Сәләт»тә ирешкән уңышларны санап үт әле.

-         2-нче, 3-нче дәрәҗәләр, шәмәхә футболка.

-         Бүгенге көндә «Сәләт»тәге эшчәнлегең нидән гыйбарәт?

-         Әйдаман  буларак йөрмим инде хәзер. (Көлә) Ә форумнарда бик теләп, яратып катнашам, өлешем кергәнгә бик шатмын. Быел әле менә Биләр форумында медиа-үзәк командасы составында, «Сәләт-ТВ»ның алып баручысы буларак катнаштым.

-         «Сәләт»кә нинди проект җитми дип саныйсың?

-         «Сәләт»тә проекттан күп нәрсә юк. (Көлә) Барлык проектларны берләштерүче проект кына кирәктер.

-         Татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисең?

-         Гомумән, «Сәләт»тә тел ягы һәрвакыт көчле булды. Моңа бәйләнеп булмый. Татар теле дәрәҗәсе генә соңгы елларда төшә башлады, ни кызганыч.

-         Сәлкешләргә теләкләрең?

-         Милләтебезгә кирәкле кеше булыгыз!

тулысынча укырга

Айсылу Мубаракшина

Айсылу апа Мөбәрәкшина — быелгы «Сәләт-Батыр» аланының директоры.

Айсылу, «Сәләт»кә килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле.

- 2009-нчы ел иде ул. Мин математикадан республикакүләм олимпиадада яхшы нәтиҗәләргә ирештем. Әле дә хәтерлим, туган көнемнән соң икенче көнне «Сәләт-Раушан» аланына чакыру килде. Бу минем өчен иң зур бүләк иде! Әлбәттә, иң элек әти-әнием алдына җибәрергәме-юкмы дигән сорау килеп басты. Озак уйланулардан соң,  «Сәләт-Раушан» минем шәхси үсешем өчен әйбәт мәйданчык булыр дигән фикергә килеп, сәләтлегә әверелдем.

Беренче күргән һәм бүгенге «Сәләт»не чагыштырып кара әле.

- Әгәр дә шул 2009-нчы елда миңа Биләр фестивале урынына зур, масштаблы форум булачак дисәләр, мөгаен, ышанмас та идем. «Сәләт»нең үз йорты, дистәләгән кызыклы проектлар  булачак дисәләр дә ышана алмас идем. Соңгы елларда «Сәләт» бик зур тизлек белән алга атлый. Сәләтле яшьләр өчен корылган шушы җирлектә минем дә булуым белән чиксез бәхетлемен. «Сәләт»тән башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм.

Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Әлбәттә! Минем беренче әйдаманнарым — Зөлфия апа Таразова һәм Гөлфия апа Гарипова. Алар мине «Сәләт» дөньясына җитәкләп алып керделәр. Үземнең әйдаман булган чорымда да һәрвакыт алар күрсәткән үрнәккә карап эш итәргә тырыштым.

Сары галстугың бармы соң?

- Кызганыч, сары галстугым юк. Дөресен генә әйткәндә, аны алырга да тырышмадым. Ә менә әйдаман булып үземне күрсәтергә 100%ка тырыштым. Шуңа да 3-нче, 2-нче дәрәҗәм һәм шәмәхә футболкам бар.

«Сәләт»тәге эшчәнлегең хакында сөйләп үт әле.

- «Сәләт-Тел» һәм «Сәләт-Батыр» аланнарында әйдаман буларак эшләдем. 2014-нче елда «Сәләт-Батыр»да өлкән әйдаман, 2015-тә директор булдым. Җәйге аланнардан тыш «Сәләт» телләр мәктәбендә эшлим,  «Фәнсар» Академиясендә лекцияләр укыйм. Шулай ук быел «Сәләт» Прага мәктәбенә эләккән бәхетле кешеләрнең берсе мин.

Синеңчә, «Сәләт»кә нинди проектлар җитми?

- Миңа калса, «Сәләт»тә кирәкле бөтен проектлар да бар. Вакыт үтү белән тагын ниндиләре кирәк булыр – анысын әлегә әйтә алмыйм.

«Сәләт»тә татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисең?

- «Сәләт», чын мәгънәсендә, татар теле дөньясы ул. Берьюлы, Биләр Форумы вакытында, рус телле дусларым үзебез дә сизмәстән смс-хатларны татар  телендә юллыйбыз дип сөйләгәннәр иде. Минемчә, бу бик әйбәт күрсәткеч.

Сәлкешләргә теләкләрең?

- Сәлкешләр! Бу дөньяда мөмкинлекләр бик күп. Дөрес кабул ителгән бер генә фикер дә бөтен тормышыгызны үзгәртергә мөмкин. Шуңа да мөмкинлекләрегезне кулдан ычкындырмаска тырышыгыз! 

тулысынча укырга

Данис Шакиров

Шакиров Данис Фәнис улы — Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары.

- Данис абый, «Сәләт»кә килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле.

- 2004-нче елда татар теле һәм әдәбиятыннан республикакүләм олимпиадада жиңүгә ирештем. Шуннан соң җәйге аланнар башланыр алдыннан Гөлназ апа Гарипова «Сәләт»кә чакырып шалтыратты. Мин шәһәр егете булсам да, җәй җитүгә әби-бабай янына (Азнакай районына һәм Башкортостанга) җилдерә идем. Ләкин ул вакытта уйландырды.  Барып карыйм дигән фикергә килдем. Менә инде 11 ел узды, ә мин һаман «Сәләт» белән бергә атлыйм. Сәлкеш, әйдаман, башҗитәк — һәрберсенең тәмен тоеп карадым.

- «Сәләт»тәге эшчәнлегең нидән гыйбарәт?

-  Бүгенге көндә дә тыгыз элемтәдә, җәйге аланнар, яңа проектлар —  «Болгар Туган тел», «Агыйдел» аланнары, дәүләт программалары кысаларында уза торган чараларны бергә үткәрәбез.

- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Әйе! Аларны бик теләсәң дә онытып булмыйдыр ул. (Көлә) Илдар абый белән Айгөл апа! Хәзер матур гына гаилә корып яшиләр, ә без исә Биләрдә сәлкеш булганда ук үз хәер-фатихабызны бирдек.

- Сары галстугың бармы соң?

- Сары галстугым бар, әле дә саклана.

- Синеңчә, «Сәләт»кә нинди проектлар җитми?

- Елдан- ел «Сәләт» камилләшә, үсә, үзгәрә. Проектлар, әлбәттә, күп. Алар барысы да системалы һәм бу үз вакытында җимешләрен бирә.

- Сәлкешләргә теләкләрең?

- «Сәләт» — тормыш мәктәбе. Һәрвакыт хәрәкәттә булыгыз!!! 
тулысынча укырга

Альберт Шакиров

Альберт Шакиров — «Сәмрух» иҗади берләшмәсенең продюсеры, «Болгар-Туган тел» форумының башкаручы директоры.

- Альберт, «Сәләт»кә ничек килеп эләктең, сөйләп үт әле.

 - Олимпиадник мин. Аеруча зур уңышларга инглиз теле, рус әдәбияты, җәмгыять белеме һәм физика фәннәре өлкәсендә ирештем. Мәктәбебезгә «Сәләт» аланнары турында факс килгәч, укытучылар мине сайладылар. Тик мин шунда ук каршы төштем! Балалар җырлый-җырлый Биләр күпере аша чыгып барган сюжетны күргәч, төгәл бармыйм дигән карарга килдем. Мин бит җырлый белмим... (Көлә). Бүген шул чорда мине «Сәләт» дөньясына кертеп җибәрә алган кешеләргә дөрес сүзләр таба белгәннәре өчен чиксез рәхмәтлемен. Шулай итеп, минем беренче аланым ул «Сәләт-Раушан 2005» иде.

 - Шул вакыттагы һәм бүгенге «Сәләт»не чагыштыр.

 - Минемчә, аларны чагыштырып булмый һәм кирәк тә түгел. Әлбәттә, һәр сәлкешнең беренче барган һәм аннан соңгы елларны чагыштырып карау гадәте булгандыр. 13 яшьтәге һәм 9-10-нчы сыйныфта укыган «Сәләт» аерыла билгеле. Тик бу, беренче чиратта, «Сәләт»тән түгел, ә баланың карашлары үзгәрү белән бәйле. Тора-бара үзең әйдаман булгач җаваплылык һәм бурычлар да пәйда була. Инде син үзең балалар өчен җылы һәм дустанә мөхит тудырырга тиеш буласың.

 - Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

 - Әлбәттә! Раил абый һәм Ләйсән апа. Алар аланның беренче көннәреннән үк миңа киңәшләрен бирә килделәр. Бик күпләрнеке кебек үк, минем дә «йолдыз чире» белән авырган чорым булды. Нәкъ шушы вакытта Раил абый белән Ләйсән апаның янәшәмдә булуы миңа зур тәэсир ясады, фикерләвемне үзгәртергә ярдәм итте.

 - Сары галстугың бармы?

 - Бар.

- «Сәләт»тәге эшчәнлегең хакында сөйләп үт әле.

- 2007-нче елда «Сәләт-Раушан» аланына әйдаман булып бардым. Инде киләсе елга өлкән әйдаманга әверелдем, шул ук вакытта бүтән аланнарда да әйдаманлык вазифасын башкардым. «Сәләт» клубы тормышында да актив катнашып йөргән вакытларым булды: Дамир Зәкиев белән бергә дискуссия клубы оештырдык, интеллектуаль клубта да мәш килдек, «Җисем» фестивале оештыру комитеты составына да эләктем. Бүгенге көндә мине «Сәләт-SF» IT һәм цифрлы сәнгать мәктәбе проекты бүлмәсендә табарга була. Әле күптән түгел генә төркемебезнең барлык эшчәнлеген «Сәмрух» иҗади берләшмәсе итеп үзгәрттеләр.

- Синеңчә, «Сәләт»кә нинди проектлар җитми?

 - Әйтеп тә бетерә алмам, шунда ук пәйда булырлар! (Көлә)

 - «Сәләт»тән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- ТНВда тарихи проект алып барам.

 - Сәлкешләргә теләкләрең?

 - Сез ни эшләргә кирәклеген үзегез дә беләсез! Мин әле киңәшләр бирерлек картаймадым. (Көлә)
тулысынча укырга

Рафис Нәбиуллин

Рафис Нәбиуллин – балалар һәм яшьләр өчен төбәкара иҗади-интеллектуаль “Агыйдел” форумының башкарма директоры, “Иске Казан” проекты җитәкчесе.

Илүзә: Рафис, «Сәләт»кә килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле.

Рафис: 2007-нче ел иде ул. Мин укыган гимназиядә классташларым да, дусларым да һәр җәйне «Сәләт» аланнарында ял итәләр иде. Җитмәсә, тәнәфес буе «Сәләт» җырларын җырлап йөриләр иде әле. Бүген «Сәләт-Азнакай» аланының директоры булган Ләйсән Сабитова да шундыйларның берсе. Ул миңа очынып-очынып «Сәләт» турында, андагы дуслары, кичке чараларның күңеллелеге хакында сөйли, барырга тәкъдим итә иде. Мин исә һаман ризалашмый йөрдем. Ситуациядән чыгу юлын әти белән әнием тапты. Алар Ләйсән белән берлектә, миңа әйтмичә генә «Сәләт-Аршан» аланына гариза тутырганнар. Моны белеп озак кына ачуланып йөрдем, тик барыбер барырга булдым. Ул җәйне мин Анапада ял иттем һәм моның өчен беркайчан да үкенгәнем булмады. Минем «Сәләт»тәге тарихым шулай башланып китте.

И: Беренче тапкыр күргән «Сәләт»не һәм бүгенге «Сәләт»не чагыштыр әле.

Р: Чагыштырырга бик авыр, чөнки мин үзем дә үстем, үзгәрдем. Гади сәлкеш - смена директорына әверелде. «Сәләт» - меңләгән механизмнардан торган зур бер система, андагы үзгәрешләрне санап бетерерлек түгел. Шунысы шатландыра, барлык үзгәрешләр уңай якка.

И: Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме? Ә беренче сәлкешләреңне?

Р: Әйе, хәтерлим. Минем беренче әйдаманнарым Эльвира апа Сәрвәрова һәм Нурбәк абый Батулла иделәр. Ә менә беренче сәлкешләремнең бөтенесен дә хәтерләмим инде. Хәзер аларның күбесе үзләре дә әйдаман.

И: Сары галстукка ия булдыңмы?

Р: Мин бары бер генә тапкыр сәлкеш булдым. Анысында да әти-әнием генә җибәргәнгә, сменаның яртысын бушка уздырдым. (Көлә) Аннары гына әлеге дөньяга кереп китә алдым. Ябылу тантанасында актив балалар белән беррәттән әләм төшерергә мине дә чакырдылар. Соңыннан миңа моны сары галстукка тиң дип аңлаттылар.

И: Синеңчә, әйбәт әйдаман нинди булырга тиеш?

Р: Беренче чиратта, әлбәттә инде, сабыр холыклы, тапкыр һәм шул ук вакытта, кырыс та була белергә тиеш. Бөтенесен күреп торырга, тик күбесенә күз дә йома белергә кирәк. Төркемнең «ут чаткысы» булырга тиеш! Әйдаман – иң авыр һөнәрләрнең берсе дияр идем, чөнки ул кыска гына вакыт эчендә баланың талантын күреп алып, үсәргә ярдәм итә торган шәхес.

И: «Сәләт»тә татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисең? Ә бүтән телләрне?

Р: «Сәләт»тә татар теле дәрәҗәсе һәрвакыт югары булды. Әлеге дөньяга кисәк килеп кергән балага татар теленә күчүе генә авыррак. Алар бит өйдә, мәктәптә, урамда, дуслары янында русча аралашып күнеккән. Чит телләр белән дә бар да яхшы. Биредә һәр чарада чит ил кунакларын очратырга була. «Сәләт» телләр мәктәбе дә тел өйрәнергә теләүчеләр өчен бер дигән мөмкинлек.

И: «Агыйдел» турында, форумның башкарма директоры буларак сөйләп үт әле.

Р: О, моны тиз генә сөйләп бетереп булмас! Шәхсән минем мондый югары дәрәҗәле проектта беренче эшләвем иде. Зур эшләрдә иң мөһиме команда, биредә ул бер дигән иде. «Агыйдел» турында тулы бер мәкалә язсаң да аз булыр иде. Минем исә, үз чиратымда, катнашкан һәр кешегә рәхмәтемне белдерәсем килә.

И: Синеңчә, «Сәләт»кә нинди проектлар җитми?

Р: Өч «Сәләт»ле кафеда бер-ике сәгать бергә утырса, дөнья кадәр кызыклы проект уйлап таба алырлар иде. Бездә андыйлар болай да шактый. Минем үземнең дә күңел түремдә саклап йөрткән берничә фикерем (хыял дип әйтсәң дә буладыр) бар. Аның берсе Республикабызның сәләтле балалары өчен лицей-интернат булса, икенчесе – стартапларга ярдәм итүче бизнесменнар клубы булдыру.

И: «Сәләт»тән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

Р: Үз бизнесым бар. (Көлә) И: Сәлкешләргә теләкләрең?

Р: Сезнең мөмкинлекләрегез санап бетергесез! Эшләгез! Кулдан ычкындырмагыз!

тулысынча укырга

Айгуль Абдрахманова

Бүген рубрикабыз кунагы - Айгөл апа Абдрахманова

И: Айгөл апа, «Сәләт»кә килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле.

Айгөл: 2008 нче елда миңа «Сәләт-Элемтә» аланына барырга насыйп булды. Бар тарих шушында башланды да инде. Нәкъ менә шушы елның август ае минем тормышымны тамырыннан үзгәртте.

И: Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме? Ә беренче сәлкешләреңне7

Айгөл: Минем беренче әйдаманнарым – Алсу апа Хәбибуллина һәм Оля апа Әсхәдуллина. Алар миңа зур тормышта үземне табарга булыштылар. Беренче сәлкешләрем минем 2013 нче елда, «Сәләт-Иске Казан» аланында барлыкка килделәр. Төркемдә 16 бала иде, бөтенесен хәтерлим, аралашам.

И: Сары галстугың бармы соң?

Айгөл: Әйе, 2009 нчы елда «Сәләт-Тел» аланында алдым. Сары галстук – бүгенгесе көндә дә минем өчен иң зур бүләк.

И: Әйбәт әйдаман нинди булырга тиеш?

Айгөл: Чын күңелдән балаларны ярату да бик җитә.

И: Беренче күргән һәм бүгенге «Сәләт»не чагыштыр әле.

Айгөл: Беренче тапкыр «Сәләт»кә килгәч мин бик күп сәләтле, позитив кешеләрне һәм Җәүдәт абыйны күргән идем. Бүген дә «Сәләт»кә килгәч мин сәләтле балларны һәм Җәүдәт абыйны күрәм.

И: Татар филологиясе һәм тарихы факультеты студенты буларак, «Сәләт»тәге татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисең?

Айгөл: Минем барлык әйләнә-тирәм татарча сөйләшә. Ә минем әйләнә-тирәм – шул «Сәләт» инде ул. Мин моның белән чиксез бәхетлемен.

И: Сине быел «Сәләт-Балтач»ка бара дип ишеткән идек, ник бу аланны сайладың?

Айгөл: 2013 нче елның ахырында Рәзинә апа Сафина миңа үземне «Сәләт-Балтач» аланында өлкән әйдаман итеп сынап карарга тәкъдим итте. Аннары ничек директор булып куйганымны сизми дә калдым. Рәзинә апа тарафыннан миңа күрсәтелгән ышаныч әле бугенге көндә дә күңелемә нур өсти.

И: Синеңчә, «Сәләт»кә нинди проектлар җитми?

Айгөл: Бу сорауга җавап бирү авыр. Минемчә, «Сәләт»тә шәхси үсеш өчен кирәк булган барлык проектлар да бар.

И: «Сәләт»тән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

Айгөл: "Darelfөnүn" газетасында эшлим, «Әллүки» шигърият түгәрәгендә шөгыльләнәм.

И: Сәлкешләргә теләкләрең?

Айгөл: Һәрберегезнең башында үз идеясе булсын! Чөнки нәкъ менә идея алга барырга ярдәм итә.

тулысынча укырга

Ильсур Нафиков

Рубрикабыз кунагы - Илсур абый Нәфыйков

Кем: Илсур абый Нәфыйков

Кайда: «Сәләт»тә 2009 нчы елдан бирле

 

И: Илсур абый,  «Сәләт»кә килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле.

Илсур абый: Тарихның башы 2009 нчы елга барып тоташа. Ул вакытта без КВН уйный идек, шуның белән яши идек. 2009 да «Сәләт-Тел» сменасы ачылды,анда балалар өчен «Иске Казан» фестивале оештырыла иде. Роберт абый Исламов, Нариман абыегыз белән икебезгә, шунда укытучылар буларак барырга тәкъдим итте. Шуннан башланып китте дә инде. Смена барышында Тюльпан Мингазова (хәзер инде Хәбибуллина) белән Гөлназ Сәхәбетдинова «Сәләт-Бөгелмә»гә чакырдылар. Шул вакыттан бирле һәр елны, икенче смена барышында чемоданнарыбызны тутырып Бөгелмәгә бара торган булып киттек. Менә шундый тарих!

И: Раушанмы, әллә инде Бөгелмәме?

Илсур абый: Бу сорауны миңа бик күп тапкырлар ишетергә туры килде. Раушан да, Бөгелмә дә – шул бер «Сәләт» инде ул. Аларның максатлары, бурычлары, идеяләре бер. Икенче яктан уйлап карасаң, сәләтле балага географик урын гына киртә була алмый. Шуңа күрә балаларның мөмкинлекләрен аланнарга гына бүлеп карау дөрес түгел. Үз чиратыбызда, без дә – әйдаманнар, укытучылар – сәләтле яшьләргә үзебездә булган барлык белемне бирергә тиешбез. Раушан – ул конкрет бурычларны чишү, конкрет нәтиҗәләргә килү, алыштыргысыз 220 бала. Ә Бөгелмә ул – өй, гаилә. Биредә бер төркем генә дә 100 балага торырлык, биредә бүтән һава, бүтән мөхит. Кичәге сәлкешләр бүген инде үзләре абый-апалар, буыннар алмашы барлыкка килгән. Бөгелмә зур шәһәр түгел, «Сәләт» анда чагыштырмача яңа нәрсә. Татарстанның калган күп кенә районнары өчен татар теле гадәти хәл булса, Бөгелмәдә «Сәләт» үзе татар теле чыганагы булып тора. Раушан белән Бөгелмәне чагыштырып булмый. Чагыштырырга ярамый. Һәр кеше тормыш юлын башлый, алга бара, кайдадыр җиңә, кайдадыр оттырырга туры килә, вакыт-вакыт үзе генә хәрәкәт итә, кайчагында бүтәннәрнең ярдәменә буйсына. Тик һәрбер кеше үз юлын башлаган җиргә – туган өенә кайтырга хыяллана. Менә мин дә җәй көне, икенче смена барышында Бөгелмәгә барырга яратам, чөнки минем өем шунда.

И: Синеңчә, элеккеге фестивальме, әллә инде хәзерге масштаблы форуммы – кайсысы отышлырак?

Илсур абый: Әйбәт сорау. Русча җавап бирәм: «Самое лучшее – это синтез лучших составляющих одного и другого при условии их гармоничного сосуществования на благо единой цели». Карале, аңлатма килеп чыкты хәтта. Фестиваль ул – традицияләр, гореф-гадәтләр, иҗади үсеш, һәрбер катнашучыга аерым игътибар. Ә форум – ул яңа мөмкинлекләр, тәҗрибә һәм фикер уртаклашу,  шәхси үсеш. Фестиваль дә, форум да – дәрәҗә билгеләүче баскычлар. Бу соңгы баскыч дип, беркем дә әйтә алмас. Әле алда ниләр көтәдер – билгесез.

И: «Болгар-Туган Тел»нең башкарма директоры күзлегеннән чыгып форум турында сөйлә әле, Илсур абый.

Илсур абый: «Болгар-Туган Тел»... Ул вакыты буенча 7 көнгә, ә истәлекләре белән берничә елларга сузылучы тарих. Ул – яңа гына яуланган үр, яңа максат, хәбәр салу һәм чыдамлылыкка сынау. Прага мәктәбе барышында әлеге форумны миңа Тимур абыегыз Сөләйманов тәкъдим итте. Һәм шул вакыттан башлап аның һәр детале кат-кат эшкәртелде, бер минутка да баштан чыкмады. Әлеге проектны башкалардан аерылып торырлык итеп эшлисе килде. Ул татар телле мөхит тудырырга, аны саклап калырга тиеш булды. Без моңа татар дөньясының  танылган шәхесләре ярдәмендә ирештек: Рабит Батулла, Әнвәр Хәйри, Хатыйп Миңнегулов, Кәдрия Фәтхуллова үзләренең әйтеп-бетергесез зур өлешләрен керттеләр. Биредәге балалар татар театры, классик көйләре, радио-телевидениесе, милли музей байлыклары турында лекцияләр, дәресләр тыңлый алдылар. Шунысын да искәртеп үтү мөһим: «Болгар-Туган Тел» форумы ЮНЕСКО сагы астында булган, Болгар музей-тыюлыгы территориясендә үтте. Моны инде үз күзең белән күрү кирәк.

И: Безгә син тагын «ТНВ-Татарстан» каналында «Переведи! Изучаем татарский язык» тапшыруының алып баручысы, Казан  (Идел буе) Федераль Университетының мөгаллиме буларак та билгеле.

Илсур абый: Әйе, бу шулай. Икесе дә миңа бик ошый торган юнәлеш. Яшьләр белән хезмәттәшлек иткәндә үзең дә һәрдаим үсештә булырга, үз өстеңдә эшләргә тиешсең. Бер урында тору «интеллектуаль үсеш»тә катып калу дигән сүз. Моның өчен, билгеле, укырга кирәк. Казан Университеты тормыш дәверендә Аlma mater ул. Телевидение дә эшләү яңадан-яңа белем туплау, телебезгә, мәдәниятебезгә яңалык кертү. Бер сүз белән әйткәндә, нәкъ минем эш.

И: Сәлкешләргә теләкләрең?

Илсур абый: Сәлкешләр! «Сәләт» - ул татар теле, гореф-гадәтләре, мәдәнияте сакланып калачак дигән өмет. «Сәләт» - илебезнең яңа интеллектуаль һәм рухи көче. «Сәләт» - ул фикерләреңне, идеяләреңне, хыялларыңны чынга ашыру мөхите. «Сәләт» ул – гаилә. Тормышыгызның һәр минутын уй-фикерләрегезне чынбарлыкка әверелдерүгә юнәлдерегез. Яңалыктан курыкмагыз: беркем аяк басмаган җирдән эзләгез, үзегезчә фикер йөртегез. Тик тарихыбызны, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклагыз!

тулысынча укырга

Эльвира Нуреева

Бу атнада рубрикабыз кунагы Эльвира апа Нуреева

Кем: Эльвира апа Нуреева, «Сәләт» 2008 нче елдан бирле

Илүзә: Эльвира апа, «Сәләт»кә эләгү тарихыңны сөйләп үт әле.
Эльвира Нуреева: 2008 нче ел иде ул. Беренче аланым - «Сәләт-Бөгелмә». Нәкъ менә шушы мизгелдән минем «Сәләт»тәге тарихым башланып китте.

И.:Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме? Ә беренче сәлкешләреңне?

Э.Н.: Миңа калса, беренче әйдаманнарны онытып булмый. Минем беренчеләрем – Айназ апа Җәләлова һәм Иршат абый Шәрәфетдинов иделәр. Инде 2011 нче елда мин үземнең сөекле Бөгелмәмә әйдаман буларак юл тоттым. Беренче әйдаманлылык – авыр, ләкин истә кала торган күңелле хезмәт. Ул чордагы балаларымны да әйбәт хәтерлим. Күбесе белән бүген дә аралашам.

И.: Сары галстугың бармы?

Э.Н.: Бар! «Сәләт-Бөгелмәдә», беренче барган елны ук алдым.

И.: Әйбәт әйдаман нинди булырга тиеш?

Э.Н.: Биредә иң мөһим – балаларга булган мәхәббәт. Аннары гына калган сыйфатлар китә: яхшы психолог, якын дус, җаваплы кеше. Менә шундыйдыр ул, миңа калса, шәп әйдаман.

И.: Раушанмы, Бөгелмәме?

Э.Н.: «Сәләт»!

И.: «Сәләт»тәге проектларың хакында сөйләп үт әле.

Э.Н.: Алар икәү. Беренчесе - «Сәләт-Лекторий». Әлеге проект кысаларында без үз эшләренең чын осталары, хобби инде эшенә әверелгән шәхесләр белән очрашулар оештырабыз. Чара төрле форматта үтәргә мөмкин: ток-шоу, TED стилендәге лекцияләр, гадәти дәресләр. Яңалыклар артыннан сез http://vk.com/away.php?to=http%3A%2F%2Fselet.biz" target="_blank">selet.biz сайтында, иҗтимагый челтәрләрдә күзәтеп бара аласыз. Икенчесе - «Әйдаманнар мәктәбе». Монысы «Сәләт»нең җәйге эшчәнлеге өчен яңа әйдаманнар әзерләү, җитәкчеләргә тәҗрибә тупларга ярдәм итү дигән сүз. Әле күптән түгел генә «Волга» яшьләр үзәгендә «Сәләт» җитәкчеләре өчен беренче мәктәп уздырылды. Алда әле тагын булачак әйдаманнар өчен оештырылган мәктәп тә көтә.

И.:10 елдан соң «Сәләт»не нинди итеп күрәсең? 100 елдан соң?

Э.Н.: Бүгенге көндә «Сәләт» зур тизлек белән алга бара. Шуңа мин тулы ышаныч белән безне алда бары яңа яуланачак үрләр генә көтә дип фаразлый алам. 10 елдан соң «Сәләт»нең үз балалар бакчасы, үз мәктәбе булачак. Ә 100 елдан соң инде «Сәләт» иле барлыкка килүе дә бик мөмкин.

И.: Юбилей турында синең фикерең?

Э.Н.: «Сәләт»нең 20 еллак юбилее безнең өчен зур бәйрәм булды. Чарага бик озак һәм зур җаваплылык хисе тоеп әзерләндек. Чыннан да, зур эш эшләнде. Әлеге юбилей мине бик илһамландырды! Концерттан соң мине әйтеп-аңлатып бетермәслек рәхәт хисләр биләп алды: монда шатлык та, горурлык та, бәхет тә бар иде.

И.: «Сәләт»тән тыш вакытыңны ничек үткәрәсең?

Э.Н.: Чынлап уйлап карасың, «Сәләт» минем тормышымның күп урынын алып тора. Аңардан тыш мин КФУ каршындагы IT-лицейда математика укытучысы булып эшлим. Инглиз телемне камилләштерәм. Дусларым белән җыелырга яратам, аларның бик күбесе «Сәләт»тән. Әйбәт кино, актив ялга мөкиббәнмен.

И.: Сәлкешләргә теләкләрең?

Э.Н.:Ялкауланмагыз! Барысы да әйбәт булыр!


тулысынча укырга

Нариман Димухаметов

Нариман Димухаметов - «Сәләт» телләр мәктәбе проекты җитәкчесе

И: Нариман абый, «Сәләт»кә килеп эләгү тарихын сөйлә әле.

Нариман: 2009 нчы ел иде. Без, Илсур абыегыз Нафиков белән бергә КВН уйный идек. Роберт абыегыз Исламов «Сәләт-Тел 2009» аланына остаханә үткәрергә Илсурны, ә ул үз чиратында мине чакырды. Менә шулай әлеге озын тарих башланып китте дә инде.

И: Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме? Ә беренче сәлкешләреңне?

Н: Кызганычка, мин сәлкеш булмадым. Күп балалар моны әйткәч ышанмый да торалар хәтта. «Сәләт-Тел 2009»да без бары укытучылар гына идек, һәм үзебезнең сәлкешләребез булмады. Ә шул ук елны «Сәләт-Бөгелмә»гә баргач, мин тулы хокуклы әйдаманга әйләндем. «Бөгелмә»гә без гадәт буенча, иртән сәлкешләребезне каршы алыр өчен, смена башланырга бер көн алдан киләбез. Иртә, гадәттә, бик иртә башлана – 7дә үк. Бөтенесе йоклый иде, ә минем бүлмәнең ишеген кемдер ачып карый да ябып куя, ачып карый да яба. Мин тора башласам шунда ук кача үзе. Әлеге «кемнеңдер» сәлкеш икәнлеген аңлагач, торып янына чыктым. Чыксам... ишек төбендәге утыргычларда кап-кара күзле, самими елмаюлы нәни генә кыз утыра. Янында үзеннән зур чемоданы да ята. Әлеге кечкенә кыз бүгенге көндә «Әйдаманнар мәктәбе 2014» җиңүчесе, «Сәләт КВН Лигасы» оештыручысы һәм минем якын дустым – Альбина апагыз Кадирова!

И: Әйбәт әйдаман нинди булырга тиеш?

Н: Әйбәт әйдаманның төгәл билгелмәсе юк инде аның. Әйдаман үзендә булган әйбәт якларны балаларына күрсәтә белергә тиеш. Ә начарларын исә, киресенчә: 10 катлы биге булган сандыкка салып аны кузгатмасын. Беренчедән, әйдаман булырга уйлаган кеше үз-үзенә сорау бирергә тиеш: киләчәктә ул бары әйбәт яктан гына үрнәк була алырмы? Безнең «Сәләт» хәзер 18 көнлек лагерь гына түгел, ул зур һәм катлаулы система. Икенчедән, әйдаман ул – команданың мөһим бер өлеше дә.

И: Ни өчен «Сәләт-Бөгелмә»?

Н: Моны хәл итү бик җиңел булды. «Сәләт-Тел 2009»да бездән кала тагын Тюльпан Хәбибуллина һәм Гөлназ Сәхабутдинова да укыттылар. Смена ахырына таба алар бездән дә «Әйдаман булырга теләмисезме?» дип кызыксына башладылар, булган барлык аланнар һәм фестиваль турында сөйләп бирделәр. Ул вакытта алар әле өчәү генә иде: Раушан, Рухият һәм Бөгелмә. Шунда без әлеге аланнарның иң көчсезе кайсы дип сорадык. «Бөгелмә» әле икенче генә елын эшли, ә «Раушан» белән «Рухият»нең тәҗрибәләре зур», - дип җавап бирделәр кызлар. Менә шунда без бертавыштан «Сәләт-Бөгелмә»не сайладык та инде.

И: #нетничегокручечеммоябуга хештегының тарихын сөйләп үт әле.

Н: Балалар уйлап тапты аны. Чынлыкта, мин мактанулы сөрәннәрне яратмыйм. «Иң шәп егетләр, иң шәп кызлар, иң шәп алан!» кебекләре бөтенләй күңелемә ятмый. Мин үзем һәрвакытта балаларга, командага «Үзең турында үзең сөйләп эш чыкмый, аны башкалар күрерлек итеп эшли белергә кирәк», - дия идем. Шуңа бу хештегны күргәч уйга калдым. Аннары миңа аны «Без – бер гаилә. Бу «Минем әнием иң әйбәте» дигән кебек» дип аңлаткач, тынычландым.

И: «Сәләт» телләр мәктәбе ничек дөньяга килде?

Н: «Сәләт» телләр мәктәбе оештыру Таһир Насибуллин белән икебезнең уена «Сәләт-Тел 2013»тә укытучы булып эшләгәндә килде. Чыннан да, сәлкешлргә ел әйләнәсендә чит телләр өйрәтү бик әйбәт бит. Островский урамында урнашкан яңа офисыбызда моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, аудиторияләр дә күп.

И: Күпме бала укый әлеге мәктәптә? Дәресләр ничек уза?

Н: Ел ярым эчендә мәктәпне 80гә якын кеше тәмамлады инде. Укучылар белем алса, без зур тәҗрибә тупладык. Бөтен дәресләр дә кич белән үтә. Бер дәрес сәгать ярым бара. Төркемнәр кечкенә, алай укыйсы җайлырак. Дәресләрдә һәрчак җылы атмосфера һәм уңайлы шартлар тудырырга тырышабыз. Мондагы кайбер укучылар үзләре дә әйдаман булырга теләк белдерәләр әле. Мисалга, Илдар Җәләлевне һәм Айгөл Шәрипованы китереп була. Алар икесе дә миндә инглиз теле укыды. Әйдаманлык өлкәсендә уңышлар телим сезгә!

И: «Сәләт»не 10 елдан соң ничек күрәсең? Ә 50? 100?

Нариман: «Сәләт-Дәүләт»! (көлә). Күз алдына китерергә дә куркам хәтта. Җәүдәт абый, Тимур абый белән аралашканда, мина аларның фикер сөреше артыннан өлгермим. Алар бөек кешеләр, иманым камил, «Сәләт» әле дөньяга күп файда китерәчәк.

И: Сәлкешләргә теләкләрең?

Н: Сәлкешләр! Яхшылыкка омтылыгыз! Безнең заманда моның хәтле мөмкинлекләр юк иде. Шуңа күрә, бездән әйбәт булыгыз.

тулысынча укырга

Ислам Валеев

Бу атнада безнең героебыз - Ислам абый Вәлиев

И: Ислам абый, «Сәләт»кә килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле.

И.В.: 2006 нчы ел иде ул. Миңа 15 яшь. «Сәләт-Раушан» аланыныннан соң мин үземнең тормышымны «Сәләт»тән башка күз алдына китерә алмадым.

И: Беренче әйдаманнарыңа карата мөнәсәбәтең ничек?

И.В.:Мин аларны бик җылы хисләр белән искә алам. Ришат абый Хәсәнов һәм Резеда апа Шириева – минем өчен «Сәләт» дөньясын ачучылар булдылар. Мең рәхмәт аларга!

И: Ә беренче сәлкешләреңне хәтерлисеңме? Аралашасыңмы?

И.В.: Бик теләп аралашам. Аларны күрсәм кәефләрем күтәрелә.

И: Сары галстугың бармы?

И.В.: Әйе, 2007 нче елда алдым.

И: «Сәләт» - синең өчен нәрсә ул?

И.В.: «Сәләт» - минем өчен чын мәгънәсендә икенче гаилә. Дусларымның күбесе белән монда таныштым, монда таптым. Әле тагын идеяләремны, хыял, максатларымны чынга ашырырга да мәйданчык бирде ул миңа. Чиксез рәхмәтлемен! Дөнья буйлап сәяхәт итәргә дә мөмкинлек ачты. Монысы өчен аерым рәхмәт!

И: «Сәләт»нең киләчәген ничек күзаллыйсың?

И.В.: Хәзерге кебек үк җылы, рәхәт һәм дустанә атмосфера сакланачак. Монысы – берсүзсез! Проектларның үсүен, масштабы зураюын да көтәм.

И: «Сәләт»тән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

И.В.: Хәзерге вакытта Казан (Идел буе) Федераль Университетының экономика белән идарә итү һәм финанслар институтында эшлим. Көнем шунда үтә. Төрле иҗади чаралар алып барам. Музыка, видео төшерү кебек иҗат эшләреннән дә читләшмәскә тырышам.

И: Киләчәккә планнарың нинди?

И.В.: Ооо, планнар зурдан! Космик корабль төзеп, галәмгә очып «Сәләт-Юпитер» сменасын үткәрү (елмая).

И: Сәлкешләргә теләкләрең?

И.В.: Сәлкешләр, Надир абый – милашка!

тулысынча укырга

Альбина Кадирова

30 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр “Васильевский” санаториенда “Ел әйдаманы-2014” бәйгесе гөрләп узды. Әлеге конкурста “Сәләт” исеменнән Альбина Кадирова да (“Сәләт-Бөгелмә-2012, 2013”, “Сәләт-Шәхес-2012” – әйдаман, “Сәләт-Шәхес-2013” – өлкән әйдаман) катнашты. Әйтергә кирәк, катнашып кына калмады, лаеклы рәвештә 2 урынны яулап та кайтты. Шул исәптән ул безнең белән хис-кичерешләрен уртаклашты.

30 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр “Васильевский” санаториенда “Ел әйдаманы-2014” бәйгесе гөрләп узды. Әлеге конкурста “Сәләт” исеменнән Альбина Кадирова да (“Сәләт-Бөгелмә-2012, 2013”, “Сәләт-Шәхес-2012” – әйдаман, “Сәләт-Шәхес-2013” – өлкән әйдаман) катнашты. Әйтергә кирәк, катнашып кына калмады, лаеклы рәвештә 2 урынны яулап та кайтты. Шул исәптән ул безнең белән хис-кичерешләрен уртаклашты.

-          Альбина, сөйләп үт әле, әлеге бәйге турында син каян ишеттең? Җиңүгә сине ни этәрде?

-          Әлеге бәйгедә мин 1 нче тапкыр катнаштым. “Сәләт”нең Әйдаманнар Мәктәбендә җиңү яулагач, Айгөл апа Габдрахманова (“Сәләт” клубы президенты) “Ел әйдаманы”на да барырга тәкъдим итте. Дөресен генә әйткәндә, башта бик атлыгып тормадым. “Сәләт” данын яклаарга кирәк булуын аңлап, катнашырга карар кылдым.

-          Бәйгенең нәтиҗәләреннән син кәнәгатьме?

-          Бик үк түгел. Әйбәтрәк тә була ала иде. Минем өчен борчылган, җан аткан кешеләрнең ышанычын акламадым шикелле тоела. Бәйгегә нәтиҗә баллар системасында ясалды, монда, димәк, бәхәсләшеп булмый. Үз өстемдә эшләргә һәм үсәргә кирәк дип, максат куйдым.

-          Бәйгенең уку-укыту программасы бар идеме? Шуның турында да сөйләп үт әле.

-          Юк, андый программа юк иде. Жюри әгъзалары кирәк чакта киңәшләрен бирде – шул гына. Безнең бәйге белән беррәттән “Васильевский”да 16 нчы республикакүләм вариатив программалар һәм пилот проектлары фестивале узды. Аның катнашучылары белән дә аралаштык, тәҗрибә уртаклаштык.

-          Бәйгедә яуланган 2 нче урын сиңа ни бирә?

-          Жесткий диск (көлә). Ә дөресен әйткәндә, бәйгегә баручыма тамчы да үкенмәдем. Бу бик зур тәҗрибә һәм яңа танышлар, дуслар!

-          Әйдаман булып кайда эшләргә теләр идең?

-          Бары тик “Сәләт” аланнарында гына! Бәйгедән соң бу теләк тагын да көчәйде. Минемчә, без калган лагерьлардан бик аерылабыз. Әйбәт якларда, әлбәттә.

-          Әйдаманлылык сиңа шәхес буларак үсәргә ярдәм итәме?

-          Әйе, билгеле! Мин балаларны бик яратам. Әйдаман булып эшләү – ул җырчы да, биюче дә, тылсымчы да булу дигән сүз! Балалар янында мин күпкә ярдәмчелгә әвереләм, аларга карап самимилыкны югалтмаска кирәклегенә инанам. Гомумән алганда да, балалардан да күп нәрсәгә өйрәнеп була. Минем сәлкешләрем ел дәвамында хәлләремне белешеп торалар. Моңа чиксез шатланам. Бу бит мин аларга гади бер әйдаман гына түгел, якын дус та була алганмын дигән сүз. Сүземне балаларыма мөрәҗәгать белән тәмамлыйсым килә: “Мин сезне яратам! Сез тормышымда булганга – мин бәхетле!”

тулысынча укырга

Эльмира Гараева

"Атна шәхесес" рубрикасында Эльмира апа Гәрәева -  “Cinema Club” проекты җитәкчесе


И.: Эльмира апа, “Сәләт”кә ничек килеп эләктең, шуның тарихын сөйләп үт әле.

Э.Г.: “Сәләт” турында мин балачагымнан ук ишетеп белә идем. Башта анда бару, катнашу теләге белән янмадым. Мин гомумән, өйдә утыра торган тыныч бала идем. Шактый лагерьларга барып карасам да, әз генә күңелсез була башлауга, елап өйгә кайтаруларын сорый идем. 9 нчы сыйныфта экономика буенча олимпиададан 1 нче урынны яуладым. Шунда “Сәләт”кә чакыру килде. “Бармыйм, җитте”, - дип уйладым эчемнән генә. Тик шунда телевизордан “Сәләт” турындагы репортажга күзем төште. Ошады бит, әй! Шулай итеп, тәвәккәлләп, киттем Сәләт-Раушанга. Бу 2009 нчы ел иде.

И.: Син үзең тәртипле сәлкеш идеңме?

Э.Г.: Хм... Белмим дә инде. Әйдаманнарымның зарланганы булмады үзе. Мин, гомумән, һәрдаим аларга ярдәмгә атлыгып тордым. Дәресләргә дә берсен-бер калдырмыйча йөрдем.

И.: Сары галстугың бармы?

Э.Г.: Ни кызганыч, юк. “Сәләт” сәләтле балалар белән тулган. Беренче тапкыр бирегә эләккәч, мин шаккатуыма чик-чама булмады. Әллә шуңамы, мин сәлкешлелек чорымда сары галстукка лаек була алмадым. Өлгермәдем.

И.: Әйбәт әйдаман нинди булырга тиеш?

Э.Г.: Әйбәт әйдаман ул, беренче чиратта, хәйләкәр психолог. Ул баланың күзләренә карауга, аны ни борчыганын, шатлыгын, зарын, теләген аңлап алырга тиеш. Төркемдә җылы атмосфераны сакларга тиеш. Балага туры юл күрсәтергә, сәләтен ачарга ярдәм итәргә тиеш. Мин бәхетле сәлкеш – минем әйдаманнарым нәкъ шундый иде.

И.: Беренче сәлкешләрең белән аралашасыңмы?

Э.Г.: Аралашам, сирәк булса да. Берәрсе белән урамда, үтеп барганда очраклы күрешсәм, бик шатланам, озаклап сөйләштерәм. Вакыт-вакыт алар миңа инде олыгайгаеп беткән кебек тоелалар. Уңышларына бик сөенәм.

И.: “Cinema Club” турында сөйләп үт әле.

Э.Г.: “Cinema Club” – әле чагыштырмача яңа проект. Аны үстерер өчен өстендә шактый эшлисе бар. Без биредә бары тик татар телендә булган фильмнарны гына күрсәтәбез дип сөйләштек. Халкыбыз рухын, гореф-гадәтләрен бергәләп сакламасак, кем саклар? Шуңа килегез, күрегез, карагыз.

И.: “Сәләт”тән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

Э.Г.: Миннән һәрвакыт “Эльмира, синең буш вакытың берәр кайчан булмы ул?” – дип сорыйлар. Чыннан да, андый вакытым минем юк. Тик мин моңа шат кына. Әлегә мин югары уку йортында, соңгы курста белем алам. “Соңгы” икәнен аңлап, теләп һәм яратып укыйм. Гомумән, тормышның һәм минуты уникаль, ул бүтән кабатланмаячак. Шуңа һәр моментның кадерен белегез!

И.: Тормышта булган максатларың, хыялларың, планнарың?

Э.Г.: Иң зур теләгем – Австралиягә һәм Кубага бару. Ял итәр өчен түгел, яшәп карау өчен. Күп танышларым анда яшәү бик рәхәт диләр. Минем менә шушы сүзләрнең дөреслегенә инанасым килә. Аннары баналь булган хыяллар китә: диплом алу, кияүгә чыгу, итәк тутырып балалар үстерү, зур гына бер банкның директорына әверелү.

И.: Битендәге сипкелләреңнең санын беләсеңме?

Э.Г.: Берьюлы санап карарга маташканнар иде аны. Тик очына чыга алмаганнар иде. Миңа калса, 500 тирәсе булыр.

И.: Соңгы укыган китабың?

Э.Г.: Гюнтекин Решат Нуриның “Листопад”ы иде ул. Күптән бер укыган идем инде, тагын укыйсым килеп китте.

И.: Сәлкешләргә теләкләрең?

Э.Г.: Иң мөһиме, яхшы кешеләр булыгыз. Сез – безнең киләчәк.

тулысынча укырга

Камиль Шарипов

Камил абый Шәрипов - “Сәләт” клубы вице-президенты

Кем: Камил абый Шәрипов

Кайчан: 2008 нче елдан бирле

Дәрәҗәсе: “Сәләт” клубы вице-президенты

И.: Камил абый, “Сәләт”кә килеп килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле.

К.Ш.: Бул хәл 2008дә булды. Мин ул вакытта туристик хәрәкәтләрдә катнашып, Татарстаннын төрле почмакларын гизә идем. Көннәрдән бер көнне, безнең юлыбыз Биләр җирлегенә дә төште. Ул вакытта Биләрдә ниндидер фестиваль кайный иде, соңыннын гына "Сәләт"леләрнең фестивале икәнен белдем. Башта аңа исем китмәде, ләкин соңыннан, "Сәләт"нең фестивальдан соң нинди чиста җирлекне калдырганын күргәч, сокланып калдым. "Мондый хәрәкәт табигать белән дә "чиста" булса, димәк, аның асылы да күркәм һәм саф" - дип уйлап куйдым эчтән генә. Ә инде августта, мин "Сәләт-Элемтә" аланына сәлкеш буларак бардым.

И.: Шул көннән башлап “Сәләт”тә ниләр үзгәрде?

К.Ш.: Санап бетергесез күп инде алар: катнашучылар саны да, “Сәләт” аланнарының географиясе дә. Яңа проектларының барлыкка килде. Ләкин шунысы куандыра – “Сәләт” үз принципларыннан бер дә читләшми. Аның асылы һәм төп максаты инде 20 ел татар илебезгә хезмәт итә.

И.:  Вице-президент дәрәҗәсенә ничек ирештең?

К.Ш.: "Ирештең" дип әйтү бик дөрес булмас. Гадәттә, эш командасын җитәкче җыя. Мине дә, Айгөл Габрахманова (“Сәләт” клубы президенты) күреп алып, “Сәләт” ташкымына чакырды. Шуңа аныңча җавап бирим әле: “Сәләт”емне яратканга ирештем!

И.: Сары галстугың бармы?

К.Ш.: Әйе, бар.

И.: Әйдаман нинди булырга тиеш?

К.Ш.: Минемчә, һәр әйдаманның 2 төп сыйфаты булырга тиеш, беренчесе - ихласлылык, ә икенчесе - сабырлык.

И.: Сине сәяхәт итәргә яратучы буларак сорыйм әле. Ничә илдә булганың бар?

К.Ш.: Барлыгы 10-12 илдә булганмындыр. Алар арасында Аврупа илләре дә, Азия белән якын көнчыгыш илләре дә бар. Иң ошаганы - Эстония, чөнки Эстония ул зур бер урта гасыр каласы. Эстония башкаласы Таллин буйлап йөргәндә, үзеңне урта гасыр баһадиры дип хис итәсең.

И.: Ничә тел беләсең?

К.Ш.: Татар, Рус, Төрек, Инглиз телләрендә җиңел аралашам. Француз телен исә хәзер өйрәнәм.

И.: Буш вакытың ничек уза?

К.Ш.: Буш вакытымны спорт белән шөгылләнеп үткәрәм, футбол яисә зур теннис уйныйм, китаплар да укырга яратам. Соңгысы, Элиф Шафакның "Кара сөт" әсәре. 

тулысынча укырга

Элина Степанова

“Сәләт-Рухият 2014” – директоры, “Фәнсар Академиясе” проекты җитәкчесе 

Кем: Элина апа Степанова, “Рухият”тә 2001 дән бирле 

Дәрәҗәсе: “Сәләт-Рухият 2014” – директор, “Фәнсар Академиясе” проекты җитәкчесе 

И.:“Сәләт”тә син ничәнче елдан бирле? -

Э.С.:“Сәләт”кә мин 1999 нчы елда килдем. “Сәләт-Аршан” аланы иде ул. Эссе Анапа кояшы астында мин беренче тапкыр “Сәләт” дөньясы белән таныштым. 2001 дә исә Рухияткә эләктем. Һәм бүтән аерыла алмадым. Мәңгегә яраттым! 

И.: Бүгенге көндә “Сәләт” синең өчен нәрсә ул? - “Сәләт” минем өчен беренче көннән үк гаиләмә әверелде. “Сәләт” ул – дуслык! “Сәләт” ул – мәхәббәт! Монда эшләнгән эш – күңелгә ләззәт бирә, авырлыгы һич сизелми. 

И.: Ә сары галстугын бармы? 

Э.С.:Әйе! 2004 нче елда, әлеге дә баягы “Рухият” аланында алдым. Әле дә хәтерлим, ул елны әлеге кадерле бүләккә бары 2 генә кеше лаек дип табылган иде. 

И.: Элеккеге фестивальме, әллә инде хәзерге масштаблы форуммы? 

Э.С.:Һәркайсы үзенчә әйбәт. Фестиваль ул – гаилә, рәхәт бер мизгел. Ә форум исә зур мөмкинчелек тә. Монда сәләтле балаларга үсеш өчен бер дигән мөмкинлекләр тудырылган. Кадерен генә белергә кирәк! 

И.: Син үзең әйдаманлыкның бөтен үрләрен татыган кеше. Шулай булгач, әйт әле, яхшы әйдаман нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? 

Э.С.: Яхшы әйдаман, иң беренче чиратта, балаларга хөрмәт белән караучы апа-абый ул. Ул беркайчан да баланың сәламәтлеге, кәефе, мөмкинлекләре һәм шәхси үзенчәлекләре хакында онытырга тиеш түгел. Ә инде төрле кулдаш белән килешеп эшли дә белсә – ул алыштыргысыз әйдаман. 

И.: Ә үзең беренче сәлкешләрең белән аралашасыңмы?

Э.С.: Аралашу гына түгел, мин алар белән чиксез горурланам да әле! 

И.: Сине Казан (Идел буе) Федераль Университетының мөгаллиме буларак та беләбез. Үсеп беткән сәлкешләреңне укытырга туры килгәне юкмы? 

Э.С.: Бар, әлбәттә, бар. Алар белән эшләү җиңел, үзенә күрә бер үҗәтлелек, белемгә омтылучанлык белән аерылып торалар. Элина апа димәскә генә авыр аларга. 

И.: “Сәләт”тән тыш вакытың ничек уза? 

Э.С.: Шул Университетта уза да инде. 

И.: Киләчәктә “Сәләт”не ничек күзаллыйсың? 

Э.С.: “Сәләт”нең үз мәктәбе, әле ул гына да түгел, үз университеты булачак. Һәр район саен “Сәләт” клубы гөрләп эшләячәк. “Сәләт” дөньясы бөтен Рәсәйгә билгеле оешма булып танылачак. 

И.: Сәлкешләргә теләкләрең? 

Э.С.: Фикеремне төгәлрәк белдерү өчен русча әйтәсем килә: “Вы – небо, все остальное – погода”. Онытмагыз шуны.

 

тулысынча укырга

Айгуль Габдрахманова

Кем: Айгөл апа Габдрахманова
Дәрәҗәсе: “Сәләт” клубы Президенты

- Айгөл апа, “Сәләт”тә син ничәнче елдан бирле? Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?
- 2006 ел иде ул, Раушан аланы. Беренче әйдаманнарым - Айгөл апа һәм Тимур абый. Аларны онытып була димени? Әле ул гына да түгел: әлеге сменада өлкән әйдаман - Тимур абый Сөләйманов, директор - Гүзәл апа Усманова иде!!! Йолдызлы алан!
- Беренче сәлкешләрең белән һаман да аралашасыңмы?
- Аралашам, әлбәттә. Дөресен генә әйткәндә, минем өчен беренче, икенче, өченче сәлкешләр юк – алар барысы да минеке! Алар минем өчен бертөрле дәрәҗәдә якын һәм кадерле.
- Сары галстугың бармы?
- Бар. Беренче барган елны ук, 2006 да алдым.
- Әйдаман кырыс булырга тиешме?
- Юк, кырыс сүзе әйдаманга туры килми. Әйдаман ул әти-әни кебек булырга тиеш дисәк, дөресрәк булыр. Әти-әнине хөрмәт итәләр, киңәшләренә колак салалар, серләр белән дә уртаклашалар. Әйдаман да шуннан чыгып баланы кайгырта: әти-әни кебек якын күрә, терәк була.
- Бүгенге һәм тәүге тапкыр танышкан “Сәләт”не чагыштыр әле, Айгөл апа.
- “Сәләт” нык үсте, камилләште, үзгәрде. Тик бер мөһим шарт кына үз көенчә калды: принципларыбыз һаман шул ук.
- “Сәләт” президенты дәрәҗәсенә ничек ирештең?
- “Сәләт”емне яратканга!
- Ә “Сәләт”тән тыш ни белән шөгыльләнәсең?
- Спортзалга йөрим, фән өлкәсе дә якын миңа. Төрле әйберләр җыям: мәсәлән, шикәр, монеталар. Гаиләмне, дусларымны яратам, алар белән аралашырга яратам. Матур әдәбият укыйм.
- Сәлкешләргә теләкләрең?
- Сәлкешләр! Иң мөһиме, вакытында максатыгызга таба атлый белегез! Балачак – күңелле чак. Балачакта ясалган хаталар - хата түгел. Бу бары тырышу, үсәргә омтылу гына. Тирә-юньдә булган кешеләрдән, вакыйгалардан, шартлардан сабак ала белегез. Курыкмагыз! Кешеләргә мөмкин булган кадәр яхшылык эшләгез. Изгелек җирдә ятмый, моны беркайчан да исегездән чыгармагыз!
тулысынча укырга

Роберт Исламов

Нариман Димухаметов

6 июль көнне «Сәләт-Бөгелмә» аланы директоры, «Сәләт» телләр мәктәбе проекты җитәкчесе Нариман Димухаметовның туган көне! Без аны чын күңелдән котлыйбыз һәм барлык башлануларда уңышлар телибез! Ул әлеге атнаның герое!

Элина Степанова

Буген, 1 июль көнне, яраткан Элина Степанованың туган көне!
Элина, «Сәләт» исеменнән сине котлыйбыз, синең гел шундый елмаючан, кайнар йөрәкле, якты кеше булып калуыңны телибез. һәр көнең ачышлар һәм мәхәббәт белән тулы булсын! Әлеге атнаның герое - син!