Шәхес

Нариман Димухаметов
Нариман Димухаметов - «Сәләт» телләр мәктәбе проекты җитәкчесе
И: Нариман абый, «Сәләт»кә килеп эләгү тарихын сөйлә әле.
Нариман: 2009 нчы ел иде. Без, Илсур абыегыз Нафиков белән бергә КВН уйный идек. Роберт абыегыз Исламов «Сәләт-Тел 2009» аланына остаханә үткәрергә Илсурны, ә ул үз чиратында мине чакырды. Менә шулай әлеге озын тарих башланып китте дә инде.
И: Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме? Ә беренче сәлкешләреңне?
Н: Кызганычка, мин сәлкеш булмадым. Күп балалар моны әйткәч ышанмый да торалар хәтта. «Сәләт-Тел 2009»да без бары укытучылар гына идек, һәм үзебезнең сәлкешләребез булмады. Ә шул ук елны «Сәләт-Бөгелмә»гә баргач, мин тулы хокуклы әйдаманга әйләндем. «Бөгелмә»гә без гадәт буенча, иртән сәлкешләребезне каршы алыр өчен, смена башланырга бер көн алдан киләбез. Иртә, гадәттә, бик иртә башлана – 7дә үк. Бөтенесе йоклый иде, ә минем бүлмәнең ишеген кемдер ачып карый да ябып куя, ачып карый да яба. Мин тора башласам шунда ук кача үзе. Әлеге «кемнеңдер» сәлкеш икәнлеген аңлагач, торып янына чыктым. Чыксам... ишек төбендәге утыргычларда кап-кара күзле, самими елмаюлы нәни генә кыз утыра. Янында үзеннән зур чемоданы да ята. Әлеге кечкенә кыз бүгенге көндә «Әйдаманнар мәктәбе 2014» җиңүчесе, «Сәләт КВН Лигасы» оештыручысы һәм минем якын дустым – Альбина апагыз Кадирова!
И: Әйбәт әйдаман нинди булырга тиеш?
Н: Әйбәт әйдаманның төгәл билгелмәсе юк инде аның. Әйдаман үзендә булган әйбәт якларны балаларына күрсәтә белергә тиеш. Ә начарларын исә, киресенчә: 10 катлы биге булган сандыкка салып аны кузгатмасын. Беренчедән, әйдаман булырга уйлаган кеше үз-үзенә сорау бирергә тиеш: киләчәктә ул бары әйбәт яктан гына үрнәк була алырмы? Безнең «Сәләт» хәзер 18 көнлек лагерь гына түгел, ул зур һәм катлаулы система. Икенчедән, әйдаман ул – команданың мөһим бер өлеше дә.
И: Ни өчен «Сәләт-Бөгелмә»?
Н: Моны хәл итү бик җиңел булды. «Сәләт-Тел 2009»да бездән кала тагын Тюльпан Хәбибуллина һәм Гөлназ Сәхабутдинова да укыттылар. Смена ахырына таба алар бездән дә «Әйдаман булырга теләмисезме?» дип кызыксына башладылар, булган барлык аланнар һәм фестиваль турында сөйләп бирделәр. Ул вакытта алар әле өчәү генә иде: Раушан, Рухият һәм Бөгелмә. Шунда без әлеге аланнарның иң көчсезе кайсы дип сорадык. «Бөгелмә» әле икенче генә елын эшли, ә «Раушан» белән «Рухият»нең тәҗрибәләре зур», - дип җавап бирделәр кызлар. Менә шунда без бертавыштан «Сәләт-Бөгелмә»не сайладык та инде.
И: #нетничегокручечеммоябуга хештегының тарихын сөйләп үт әле.
Н: Балалар уйлап тапты аны. Чынлыкта, мин мактанулы сөрәннәрне яратмыйм. «Иң шәп егетләр, иң шәп кызлар, иң шәп алан!» кебекләре бөтенләй күңелемә ятмый. Мин үзем һәрвакытта балаларга, командага «Үзең турында үзең сөйләп эш чыкмый, аны башкалар күрерлек итеп эшли белергә кирәк», - дия идем. Шуңа бу хештегны күргәч уйга калдым. Аннары миңа аны «Без – бер гаилә. Бу «Минем әнием иң әйбәте» дигән кебек» дип аңлаткач, тынычландым.
И: «Сәләт» телләр мәктәбе ничек дөньяга килде?
Н: «Сәләт» телләр мәктәбе оештыру Таһир Насибуллин белән икебезнең уена «Сәләт-Тел 2013»тә укытучы булып эшләгәндә килде. Чыннан да, сәлкешлргә ел әйләнәсендә чит телләр өйрәтү бик әйбәт бит. Островский урамында урнашкан яңа офисыбызда моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, аудиторияләр дә күп.
И: Күпме бала укый әлеге мәктәптә? Дәресләр ничек уза?
Н: Ел ярым эчендә мәктәпне 80гә якын кеше тәмамлады инде. Укучылар белем алса, без зур тәҗрибә тупладык. Бөтен дәресләр дә кич белән үтә. Бер дәрес сәгать ярым бара. Төркемнәр кечкенә, алай укыйсы җайлырак. Дәресләрдә һәрчак җылы атмосфера һәм уңайлы шартлар тудырырга тырышабыз. Мондагы кайбер укучылар үзләре дә әйдаман булырга теләк белдерәләр әле. Мисалга, Илдар Җәләлевне һәм Айгөл Шәрипованы китереп була. Алар икесе дә миндә инглиз теле укыды. Әйдаманлык өлкәсендә уңышлар телим сезгә!
И: «Сәләт»не 10 елдан соң ничек күрәсең? Ә 50? 100?
Нариман: «Сәләт-Дәүләт»! (көлә). Күз алдына китерергә дә куркам хәтта. Җәүдәт абый, Тимур абый белән аралашканда, мина аларның фикер сөреше артыннан өлгермим. Алар бөек кешеләр, иманым камил, «Сәләт» әле дөньяга күп файда китерәчәк.
И: Сәлкешләргә теләкләрең?
Н: Сәлкешләр! Яхшылыкка омтылыгыз! Безнең заманда моның хәтле мөмкинлекләр юк иде. Шуңа күрә, бездән әйбәт булыгыз.

Ислам Валеев
Бу атнада безнең героебыз - Ислам абый Вәлиев
И: Ислам абый, «Сәләт»кә килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле.
И.В.: 2006 нчы ел иде ул. Миңа 15 яшь. «Сәләт-Раушан» аланыныннан соң мин үземнең тормышымны «Сәләт»тән башка күз алдына китерә алмадым.
И: Беренче әйдаманнарыңа карата мөнәсәбәтең ничек?
И.В.:Мин аларны бик җылы хисләр белән искә алам. Ришат абый Хәсәнов һәм Резеда апа Шириева – минем өчен «Сәләт» дөньясын ачучылар булдылар. Мең рәхмәт аларга!
И: Ә беренче сәлкешләреңне хәтерлисеңме? Аралашасыңмы?
И.В.: Бик теләп аралашам. Аларны күрсәм кәефләрем күтәрелә.
И: Сары галстугың бармы?
И.В.: Әйе, 2007 нче елда алдым.
И: «Сәләт» - синең өчен нәрсә ул?
И.В.: «Сәләт» - минем өчен чын мәгънәсендә икенче гаилә. Дусларымның күбесе белән монда таныштым, монда таптым. Әле тагын идеяләремны, хыял, максатларымны чынга ашырырга да мәйданчык бирде ул миңа. Чиксез рәхмәтлемен! Дөнья буйлап сәяхәт итәргә дә мөмкинлек ачты. Монысы өчен аерым рәхмәт!
И: «Сәләт»нең киләчәген ничек күзаллыйсың?
И.В.: Хәзерге кебек үк җылы, рәхәт һәм дустанә атмосфера сакланачак. Монысы – берсүзсез! Проектларның үсүен, масштабы зураюын да көтәм.
И: «Сәләт»тән тыш ни белән шөгыльләнәсең?
И.В.: Хәзерге вакытта Казан (Идел буе) Федераль Университетының экономика белән идарә итү һәм финанслар институтында эшлим. Көнем шунда үтә. Төрле иҗади чаралар алып барам. Музыка, видео төшерү кебек иҗат эшләреннән дә читләшмәскә тырышам.
И: Киләчәккә планнарың нинди?
И.В.: Ооо, планнар зурдан! Космик корабль төзеп, галәмгә очып «Сәләт-Юпитер» сменасын үткәрү (елмая).
И: Сәлкешләргә теләкләрең?
И.В.: Сәлкешләр, Надир абый – милашка!

Альбина Кадирова
30 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр “Васильевский” санаториенда “Ел әйдаманы-2014” бәйгесе гөрләп узды. Әлеге конкурста “Сәләт” исеменнән Альбина Кадирова да (“Сәләт-Бөгелмә-2012, 2013”, “Сәләт-Шәхес-2012” – әйдаман, “Сәләт-Шәхес-2013” – өлкән әйдаман) катнашты. Әйтергә кирәк, катнашып кына калмады, лаеклы рәвештә 2 урынны яулап та кайтты. Шул исәптән ул безнең белән хис-кичерешләрен уртаклашты.
30 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр “Васильевский” санаториенда “Ел әйдаманы-2014” бәйгесе гөрләп узды. Әлеге конкурста “Сәләт” исеменнән Альбина Кадирова да (“Сәләт-Бөгелмә-2012, 2013”, “Сәләт-Шәхес-2012” – әйдаман, “Сәләт-Шәхес-2013” – өлкән әйдаман) катнашты. Әйтергә кирәк, катнашып кына калмады, лаеклы рәвештә 2 урынны яулап та кайтты. Шул исәптән ул безнең белән хис-кичерешләрен уртаклашты.
- Альбина, сөйләп үт әле, әлеге бәйге турында син каян ишеттең? Җиңүгә сине ни этәрде?
- Әлеге бәйгедә мин 1 нче тапкыр катнаштым. “Сәләт”нең Әйдаманнар Мәктәбендә җиңү яулагач, Айгөл апа Габдрахманова (“Сәләт” клубы президенты) “Ел әйдаманы”на да барырга тәкъдим итте. Дөресен генә әйткәндә, башта бик атлыгып тормадым. “Сәләт” данын яклаарга кирәк булуын аңлап, катнашырга карар кылдым.
- Бәйгенең нәтиҗәләреннән син кәнәгатьме?
- Бик үк түгел. Әйбәтрәк тә була ала иде. Минем өчен борчылган, җан аткан кешеләрнең ышанычын акламадым шикелле тоела. Бәйгегә нәтиҗә баллар системасында ясалды, монда, димәк, бәхәсләшеп булмый. Үз өстемдә эшләргә һәм үсәргә кирәк дип, максат куйдым.
- Бәйгенең уку-укыту программасы бар идеме? Шуның турында да сөйләп үт әле.
- Юк, андый программа юк иде. Жюри әгъзалары кирәк чакта киңәшләрен бирде – шул гына. Безнең бәйге белән беррәттән “Васильевский”да 16 нчы республикакүләм вариатив программалар һәм пилот проектлары фестивале узды. Аның катнашучылары белән дә аралаштык, тәҗрибә уртаклаштык.
- Бәйгедә яуланган 2 нче урын сиңа ни бирә?
- Жесткий диск (көлә). Ә дөресен әйткәндә, бәйгегә баручыма тамчы да үкенмәдем. Бу бик зур тәҗрибә һәм яңа танышлар, дуслар!
- Әйдаман булып кайда эшләргә теләр идең?
- Бары тик “Сәләт” аланнарында гына! Бәйгедән соң бу теләк тагын да көчәйде. Минемчә, без калган лагерьлардан бик аерылабыз. Әйбәт якларда, әлбәттә.
- Әйдаманлылык сиңа шәхес буларак үсәргә ярдәм итәме?
- Әйе, билгеле! Мин балаларны бик яратам. Әйдаман булып эшләү – ул җырчы да, биюче дә, тылсымчы да булу дигән сүз! Балалар янында мин күпкә ярдәмчелгә әвереләм, аларга карап самимилыкны югалтмаска кирәклегенә инанам. Гомумән алганда да, балалардан да күп нәрсәгә өйрәнеп була. Минем сәлкешләрем ел дәвамында хәлләремне белешеп торалар. Моңа чиксез шатланам. Бу бит мин аларга гади бер әйдаман гына түгел, якын дус та була алганмын дигән сүз. Сүземне балаларыма мөрәҗәгать белән тәмамлыйсым килә: “Мин сезне яратам! Сез тормышымда булганга – мин бәхетле!”

Эльмира Гараева
"Атна шәхесес" рубрикасында Эльмира апа Гәрәева - “Cinema Club” проекты җитәкчесе
И.: Эльмира апа, “Сәләт”кә ничек килеп эләктең, шуның тарихын сөйләп үт әле.
Э.Г.: “Сәләт” турында мин балачагымнан ук ишетеп белә идем. Башта анда бару, катнашу теләге белән янмадым. Мин гомумән, өйдә утыра торган тыныч бала идем. Шактый лагерьларга барып карасам да, әз генә күңелсез була башлауга, елап өйгә кайтаруларын сорый идем. 9 нчы сыйныфта экономика буенча олимпиададан 1 нче урынны яуладым. Шунда “Сәләт”кә чакыру килде. “Бармыйм, җитте”, - дип уйладым эчемнән генә. Тик шунда телевизордан “Сәләт” турындагы репортажга күзем төште. Ошады бит, әй! Шулай итеп, тәвәккәлләп, киттем Сәләт-Раушанга. Бу 2009 нчы ел иде.
И.: Син үзең тәртипле сәлкеш идеңме?
Э.Г.: Хм... Белмим дә инде. Әйдаманнарымның зарланганы булмады үзе. Мин, гомумән, һәрдаим аларга ярдәмгә атлыгып тордым. Дәресләргә дә берсен-бер калдырмыйча йөрдем.
И.: Сары галстугың бармы?
Э.Г.: Ни кызганыч, юк. “Сәләт” сәләтле балалар белән тулган. Беренче тапкыр бирегә эләккәч, мин шаккатуыма чик-чама булмады. Әллә шуңамы, мин сәлкешлелек чорымда сары галстукка лаек була алмадым. Өлгермәдем.
И.: Әйбәт әйдаман нинди булырга тиеш?
Э.Г.: Әйбәт әйдаман ул, беренче чиратта, хәйләкәр психолог. Ул баланың күзләренә карауга, аны ни борчыганын, шатлыгын, зарын, теләген аңлап алырга тиеш. Төркемдә җылы атмосфераны сакларга тиеш. Балага туры юл күрсәтергә, сәләтен ачарга ярдәм итәргә тиеш. Мин бәхетле сәлкеш – минем әйдаманнарым нәкъ шундый иде.
И.: Беренче сәлкешләрең белән аралашасыңмы?
Э.Г.: Аралашам, сирәк булса да. Берәрсе белән урамда, үтеп барганда очраклы күрешсәм, бик шатланам, озаклап сөйләштерәм. Вакыт-вакыт алар миңа инде олыгайгаеп беткән кебек тоелалар. Уңышларына бик сөенәм.
И.: “Cinema Club” турында сөйләп үт әле.
Э.Г.: “Cinema Club” – әле чагыштырмача яңа проект. Аны үстерер өчен өстендә шактый эшлисе бар. Без биредә бары тик татар телендә булган фильмнарны гына күрсәтәбез дип сөйләштек. Халкыбыз рухын, гореф-гадәтләрен бергәләп сакламасак, кем саклар? Шуңа килегез, күрегез, карагыз.
И.: “Сәләт”тән тыш ни белән шөгыльләнәсең?
Э.Г.: Миннән һәрвакыт “Эльмира, синең буш вакытың берәр кайчан булмы ул?” – дип сорыйлар. Чыннан да, андый вакытым минем юк. Тик мин моңа шат кына. Әлегә мин югары уку йортында, соңгы курста белем алам. “Соңгы” икәнен аңлап, теләп һәм яратып укыйм. Гомумән, тормышның һәм минуты уникаль, ул бүтән кабатланмаячак. Шуңа һәр моментның кадерен белегез!
И.: Тормышта булган максатларың, хыялларың, планнарың?
Э.Г.: Иң зур теләгем – Австралиягә һәм Кубага бару. Ял итәр өчен түгел, яшәп карау өчен. Күп танышларым анда яшәү бик рәхәт диләр. Минем менә шушы сүзләрнең дөреслегенә инанасым килә. Аннары баналь булган хыяллар китә: диплом алу, кияүгә чыгу, итәк тутырып балалар үстерү, зур гына бер банкның директорына әверелү.
И.: Битендәге сипкелләреңнең санын беләсеңме?
Э.Г.: Берьюлы санап карарга маташканнар иде аны. Тик очына чыга алмаганнар иде. Миңа калса, 500 тирәсе булыр.
И.: Соңгы укыган китабың?
Э.Г.: Гюнтекин Решат Нуриның “Листопад”ы иде ул. Күптән бер укыган идем инде, тагын укыйсым килеп китте.
И.: Сәлкешләргә теләкләрең?
Э.Г.: Иң мөһиме, яхшы кешеләр булыгыз. Сез – безнең киләчәк.

Камиль Шарипов
Камил абый Шәрипов - “Сәләт” клубы вице-президенты
Кем: Камил абый Шәрипов
Кайчан: 2008 нче елдан бирле
Дәрәҗәсе: “Сәләт” клубы вице-президенты
И.: Камил абый, “Сәләт”кә килеп килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле.
К.Ш.: Бул хәл 2008дә булды. Мин ул вакытта туристик хәрәкәтләрдә катнашып, Татарстаннын төрле почмакларын гизә идем. Көннәрдән бер көнне, безнең юлыбыз Биләр җирлегенә дә төште. Ул вакытта Биләрдә ниндидер фестиваль кайный иде, соңыннын гына "Сәләт"леләрнең фестивале икәнен белдем. Башта аңа исем китмәде, ләкин соңыннан, "Сәләт"нең фестивальдан соң нинди чиста җирлекне калдырганын күргәч, сокланып калдым. "Мондый хәрәкәт табигать белән дә "чиста" булса, димәк, аның асылы да күркәм һәм саф" - дип уйлап куйдым эчтән генә. Ә инде августта, мин "Сәләт-Элемтә" аланына сәлкеш буларак бардым.
И.: Шул көннән башлап “Сәләт”тә ниләр үзгәрде?
К.Ш.: Санап бетергесез күп инде алар: катнашучылар саны да, “Сәләт” аланнарының географиясе дә. Яңа проектларының барлыкка килде. Ләкин шунысы куандыра – “Сәләт” үз принципларыннан бер дә читләшми. Аның асылы һәм төп максаты инде 20 ел татар илебезгә хезмәт итә.
И.: Вице-президент дәрәҗәсенә ничек ирештең?
К.Ш.: "Ирештең" дип әйтү бик дөрес булмас. Гадәттә, эш командасын җитәкче җыя. Мине дә, Айгөл Габрахманова (“Сәләт” клубы президенты) күреп алып, “Сәләт” ташкымына чакырды. Шуңа аныңча җавап бирим әле: “Сәләт”емне яратканга ирештем!
И.: Сары галстугың бармы?
К.Ш.: Әйе, бар.
И.: Әйдаман нинди булырга тиеш?
К.Ш.: Минемчә, һәр әйдаманның 2 төп сыйфаты булырга тиеш, беренчесе - ихласлылык, ә икенчесе - сабырлык.
И.: Сине сәяхәт итәргә яратучы буларак сорыйм әле. Ничә илдә булганың бар?
К.Ш.: Барлыгы 10-12 илдә булганмындыр. Алар арасында Аврупа илләре дә, Азия белән якын көнчыгыш илләре дә бар. Иң ошаганы - Эстония, чөнки Эстония ул зур бер урта гасыр каласы. Эстония башкаласы Таллин буйлап йөргәндә, үзеңне урта гасыр баһадиры дип хис итәсең.
И.: Ничә тел беләсең?
К.Ш.: Татар, Рус, Төрек, Инглиз телләрендә җиңел аралашам. Француз телен исә хәзер өйрәнәм.
И.: Буш вакытың ничек уза?
К.Ш.: Буш вакытымны спорт белән шөгылләнеп үткәрәм, футбол яисә зур теннис уйныйм, китаплар да укырга яратам. Соңгысы, Элиф Шафакның "Кара сөт" әсәре.

Элина Степанова
“Сәләт-Рухият 2014” – директоры, “Фәнсар Академиясе” проекты җитәкчесе
Кем: Элина апа Степанова, “Рухият”тә 2001 дән бирле
Дәрәҗәсе: “Сәләт-Рухият 2014” – директор, “Фәнсар Академиясе” проекты җитәкчесе
И.:“Сәләт”тә син ничәнче елдан бирле? -
Э.С.:“Сәләт”кә мин 1999 нчы елда килдем. “Сәләт-Аршан” аланы иде ул. Эссе Анапа кояшы астында мин беренче тапкыр “Сәләт” дөньясы белән таныштым. 2001 дә исә Рухияткә эләктем. Һәм бүтән аерыла алмадым. Мәңгегә яраттым!
И.: Бүгенге көндә “Сәләт” синең өчен нәрсә ул? - “Сәләт” минем өчен беренче көннән үк гаиләмә әверелде. “Сәләт” ул – дуслык! “Сәләт” ул – мәхәббәт! Монда эшләнгән эш – күңелгә ләззәт бирә, авырлыгы һич сизелми.
И.: Ә сары галстугын бармы?
Э.С.:Әйе! 2004 нче елда, әлеге дә баягы “Рухият” аланында алдым. Әле дә хәтерлим, ул елны әлеге кадерле бүләккә бары 2 генә кеше лаек дип табылган иде.
И.: Элеккеге фестивальме, әллә инде хәзерге масштаблы форуммы?
Э.С.:Һәркайсы үзенчә әйбәт. Фестиваль ул – гаилә, рәхәт бер мизгел. Ә форум исә зур мөмкинчелек тә. Монда сәләтле балаларга үсеш өчен бер дигән мөмкинлекләр тудырылган. Кадерен генә белергә кирәк!
И.: Син үзең әйдаманлыкның бөтен үрләрен татыган кеше. Шулай булгач, әйт әле, яхшы әйдаман нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
Э.С.: Яхшы әйдаман, иң беренче чиратта, балаларга хөрмәт белән караучы апа-абый ул. Ул беркайчан да баланың сәламәтлеге, кәефе, мөмкинлекләре һәм шәхси үзенчәлекләре хакында онытырга тиеш түгел. Ә инде төрле кулдаш белән килешеп эшли дә белсә – ул алыштыргысыз әйдаман.
И.: Ә үзең беренче сәлкешләрең белән аралашасыңмы?
Э.С.: Аралашу гына түгел, мин алар белән чиксез горурланам да әле!
И.: Сине Казан (Идел буе) Федераль Университетының мөгаллиме буларак та беләбез. Үсеп беткән сәлкешләреңне укытырга туры килгәне юкмы?
Э.С.: Бар, әлбәттә, бар. Алар белән эшләү җиңел, үзенә күрә бер үҗәтлелек, белемгә омтылучанлык белән аерылып торалар. Элина апа димәскә генә авыр аларга.
И.: “Сәләт”тән тыш вакытың ничек уза?
Э.С.: Шул Университетта уза да инде.
И.: Киләчәктә “Сәләт”не ничек күзаллыйсың?
Э.С.: “Сәләт”нең үз мәктәбе, әле ул гына да түгел, үз университеты булачак. Һәр район саен “Сәләт” клубы гөрләп эшләячәк. “Сәләт” дөньясы бөтен Рәсәйгә билгеле оешма булып танылачак.
И.: Сәлкешләргә теләкләрең?
Э.С.: Фикеремне төгәлрәк белдерү өчен русча әйтәсем килә: “Вы – небо, все остальное – погода”. Онытмагыз шуны.

Айгуль Габдрахманова
Кем: Айгөл апа Габдрахманова
Дәрәҗәсе: “Сәләт” клубы Президенты
- 2006 ел иде ул, Раушан аланы. Беренче әйдаманнарым - Айгөл апа һәм Тимур абый. Аларны онытып була димени? Әле ул гына да түгел: әлеге сменада өлкән әйдаман - Тимур абый Сөләйманов, директор - Гүзәл апа Усманова иде!!! Йолдызлы алан!
- Беренче сәлкешләрең белән һаман да аралашасыңмы?
- Аралашам, әлбәттә. Дөресен генә әйткәндә, минем өчен беренче, икенче, өченче сәлкешләр юк – алар барысы да минеке! Алар минем өчен бертөрле дәрәҗәдә якын һәм кадерле.
- Сары галстугың бармы?
- Бар. Беренче барган елны ук, 2006 да алдым.
- Әйдаман кырыс булырга тиешме?
- Юк, кырыс сүзе әйдаманга туры килми. Әйдаман ул әти-әни кебек булырга тиеш дисәк, дөресрәк булыр. Әти-әнине хөрмәт итәләр, киңәшләренә колак салалар, серләр белән дә уртаклашалар. Әйдаман да шуннан чыгып баланы кайгырта: әти-әни кебек якын күрә, терәк була.
- Бүгенге һәм тәүге тапкыр танышкан “Сәләт”не чагыштыр әле, Айгөл апа.
- “Сәләт” нык үсте, камилләште, үзгәрде. Тик бер мөһим шарт кына үз көенчә калды: принципларыбыз һаман шул ук.
- “Сәләт” президенты дәрәҗәсенә ничек ирештең?
- “Сәләт”емне яратканга!
- Ә “Сәләт”тән тыш ни белән шөгыльләнәсең?
- Спортзалга йөрим, фән өлкәсе дә якын миңа. Төрле әйберләр җыям: мәсәлән, шикәр, монеталар. Гаиләмне, дусларымны яратам, алар белән аралашырга яратам. Матур әдәбият укыйм.
- Сәлкешләргә теләкләрең?
- Сәлкешләр! Иң мөһиме, вакытында максатыгызга таба атлый белегез! Балачак – күңелле чак. Балачакта ясалган хаталар - хата түгел. Бу бары тырышу, үсәргә омтылу гына. Тирә-юньдә булган кешеләрдән, вакыйгалардан, шартлардан сабак ала белегез. Курыкмагыз! Кешеләргә мөмкин булган кадәр яхшылык эшләгез. Изгелек җирдә ятмый, моны беркайчан да исегездән чыгармагыз!

Роберт Исламов

Нариман Димухаметов
6 июль көнне «Сәләт-Бөгелмә» аланы директоры, «Сәләт» телләр мәктәбе проекты җитәкчесе Нариман Димухаметовның туган көне! Без аны чын күңелдән котлыйбыз һәм барлык башлануларда уңышлар телибез! Ул әлеге атнаның герое!

Элина Степанова
Буген, 1 июль көнне, яраткан Элина Степанованың туган көне!
Элина, «Сәләт» исеменнән сине котлыйбыз, синең гел шундый елмаючан, кайнар йөрәкле, якты кеше булып калуыңны телибез. һәр көнең ачышлар һәм мәхәббәт белән тулы булсын! Әлеге атнаның герое - син!

Ильназ Сафиуллин
Ильназ Сафиуллин - текә артист һәм «Сәләт»нең якын дусты, 24 июнь көнне туган көнен бәйрәм итә! Без аның чын фанатлары һәм аны «Сәләт»тә күрергә һәрвакыт шатбыз. Әлеге антаның һичшиксез герое ул!

Ләйсән Сыраева
Әлеге атнаның 17 июнь көнендә, искиткеч кеше Ләйсән Сыраеваның туган көне! Без аны бик яратабыз. Бу антаның герое - ул!

Булат Камалов
Бүгенге көндә Булат биштән артык проект җитәкли! Чын герой!