Шәхес

Дамир Гарифуллин

«Сәләт-Биләр каласы 2018» сменасы өлкән әйдаманы

– Син Сәләт берләшмәсенә ничек килеп кердең?

– 7-нче сыйныфта укыганда сыйныф җитәкчем миңа сәләтле балалар лагере – «Сәләт» турында сөйләде һәм анда барып карарга тәкъдим итте.

– Сәләттә иң яраткан өч сменаң.

– «Сәләт-Раушан» – чөнки минем юлым шунда башланды. «Сәләт-Биләр каласы» – чөнки бу хәзер минем өем. «Фәнсар» – чөнки ул бөтен кешегә чиксез мәхәббәт, дустанә мөнәсәбәт булган бер гаилә.

– Ул вакыттагы Сәләт белән бүгенге Сәләтне чагыштыр әле.

– Мин беренче тапкыр сәлкеш булганнан соң күп нәрсәләр үзгәрде. Беренчедән, белем бирү программасының сыйфатын билгеләп үтәсем килә. Ул хәзер күпкә сыйфатлырак, дәресләрдә мәгълүматны күпкә кызыклырак итеп бирәләр. Икенчедән, Сәләт хәзер җәйге алан гына түгел, күпкә зуррак. Дөрес, элек тә кайбер проектлар ел дәвамында бара иде, тик алар хәзергегә караганда азрак һәм кечерәк масштаблы иде. Өченчедән, без хәзер Форум дип йөртә торган чара элек Фестиваль иде. Анда кешеләр дә әзрәк, белем бирү программасы да таррак иде. Аның каравы анда бик җылы атмосфера хөкем сөрде! Мин 2 Фестивальдә катнаша алуым белән бәхетле. Аларның ничек үтүен сүзләр белән генә аңлату кыен. Аңлау өчен, «Палатка, учак һәм гитара» җырын тыңлап карарга кирәк.

– Сәлкеш – ул...

– Сәлкеш – Сәләт принципларын хөрмәт итә һәм аларга тугры кала торган сәләтле бала.

– Әйдаман – ул...

– Әйдаман – балаларны яратучы һәм алар белән белемен, осталыгын, сәләтен бүлешергә әзер булган кеше.

– Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

– Алар Надир абый Курамшин белән Гөлнара апа иде (кызганыч, аның фамилиясен хәтерләмим).

– Ничек уйлыйсың, безгә нинди проектлар җитми?

– Дөресен генә әйткәндә, хәзер Сәләттә төрледән-төрле проектлар бихисап. Минемчә, берләшмәнең спорт лигасын булдырсаң начар булмас иде. Ялгышмасам, бер тапкыр Сәләтнең футбол буенча турниры узган иде, шахмат буенча турнир да ел саен уздырылып килә. Тик барыбер спорт җитеп бетми дип саныйм.

– Син Сәләттә нинди эш башкарасың?

– Мин «Сәләт-Биләр каласы 2018» аланының өлкән әйдаманы. Тагын «Сәләт-Эшмәкәр» аланына әйдаман булып та барачакмын. Ел дәвамында «Фәнсар» күчмә сессиясендә әйдаман булдым. Калган проектларда катнашырга, кызганыч, вакытым җитми.

– Сәләттән кала нинди кызыксынуларың бар?

– Мин программист булып эшлим. Python телендә скриптлар язам. Буш вакытымда дусларым белән очрашам, бергәләп өстәл уеннары уйныйбыз, яңалыклар белән уртаклашабыз. Мин әле Real Madrid командасы җанатары да, бу команданың бөтен матчларын карап барам. Илһам килгәндә, иҗат белән шөгыльләнәм: шигырь язып, рәсем ясаган булып карыйм. Тик болар барысы да гадәти эшчәнлегемне үзгәртеп аласы килүдән генә инде.

– Татарча иң яраткан сүзләрең яки фразаларың.

- Иң истә кала торган сүзләр – җыр сүзләре. Башка ике җырның юллары килә. Беренчесе «Сәләт-Гайрәт 2016» җырындагы сүзләр: «Сизәсеңме, без хәзер бәхетле?». Ә икенчесе Альберт Нурминскийның «Амин Асин Абез» җырыннан: «Кайчан да булса барысы бетәчәк һәм безнең урынга бүтән кешеләр киләчәк». Ә яраткан татар сүзләрем, мөгаен, «мәхәббәт», «дәрт», «мизгел»дер.

– Сәлкешләргә теләгең.

– Дөрес максатлар куярга һәм, бөтен авырлыкларны җиңеп, аларга ирешергә!

тулысынча укырга

Ләйсән Гобәйдуллина

«Сәләт-Батыр 2018» сменасы өлкән әйдаманы

– Син Сәләт берләшмәсенә ничек килеп кердең?

– Сәләткә мин беренче тапкыр кечкенә чагымда, 2008-нче елда килдем. «Сәләт-КИР» аланы иде ул (бүгенге «Сәләт-Санак»). Кызганыч, тик ул вакытта мин Сәләт берләшмәсе бирә торган мөмкинлекләрнең колачын аңлап бетерә алмаганмын. Мөмкин булса, тагын һәм тагын шул аланга әйләнеп кайтыр иде!

– Сәләттә иң яраткан өч сменаң.

– «Сәләт-КИР 2008», «Сәләт-Батыр 2013», «Сәләт-Батыр 2018»

– Ул вакыттагы Сәләт белән бүгенге Сәләтне чагыштыр әле.

– Мин беренче тапкыр Сәләткә аяк баскан көннән соң, берләшмә искиткеч зур үзгәрешләр кичерде. Бүген Сәләт берләшмәсе дөньяның төрле почмагында яшәүче балаларга, иҗади һәм интеллектуаль мөмкинлекләрен үстерү өчен, бик зур мөмкинлекләр бирә. Элегрәк аланнарда һәм төрле проектларда башлыча Татарстан балалары катнашса, хәзер география киңәйде һәм бу бик шатлыклы күренеш.

– Сәлкеш – ул...

– Ул – бәлки әле үзе дә белеп бетерми торган һәм Сәләт һичшиксез ачарга ярдәм итәчәк бихисап мөмкинлекләр һәм сәләтләр чишмәсе.

– Әйдаман – ул...

– Әйдаман – ул сәлкешкә үрнәк, алан дәвамында да, олы тормышка чыккач та балалар үрнәк итеп карый торган шәхес.

– Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

– Хәтерлим! Алар иң шәпләре иде – Алсу апа Гатауллина һәм Ләйсән апа Хафизова.

– Ничек уйлыйсың, безгә нинди проектлар җитми?

– Бүген безнең берләшмәдә балалар үзләрен төрле яклап ача һәм мөмкинлекләрен үстерә ала торган проектлар бихисап. Шуңа күрә нәрсә җитми икәнен әйтүе дә кыен. Спорт юнәлешенә күбрәк игътибар бирергә кирәктер, мөгаен.

– Син Сәләттә нинди эш башкарасың?

– Хәзер мин «Сәләт-Батыр» аланының өлкән әйдаманы.

– Сәләттән кала нинди кызыксынуларың бар?

– КФУның юридик факультетында укыйм. Университетымны бик яратам, аның студенты булуым белән горурланам. Укудан тыш кул эшләре белән шөгыльләнергә яратам, чигү, төрле тәмле ризыклар пешерү белән мавыгам.

– Татарча иң яраткан сүзләрең яки фразаларың.

- «Әни» – иң матур һәм җылы сүз! «Бернигә дә карамый, мәхәббәтсез яшәү ярамый!»

– Сәлкешләргә теләгең.

– Беркайчан да кулларыгызны төшермәгез, борыныгызны салындырмагыз! Сезнең кулларда шулкадәр мөмкинлек бар! Аларны кулланып калырга ашыгыгыз!

тулысынча укырга

Гүзәл Шәрипова

«Сәләт-Саба 2018» сменасы өлкән әйдаманы

– Син Сәләт берләшмәсенә ничек килеп кердең?

– Сәләт дөньясына 2011-нче елда дус кызым белән «Сәләт-Санак» аланына баргач килеп кердем. Шуннан соң бер генә җәйнең дә Сәләтсез үткәне юк.

– Сәләттә иң яраткан өч сменаң.

– Әлбәттә, һәр алан үзенчә шәп. Минем өчен беренче урында – «Сәләт-Саба», аны үзем өчен яңа яктан ачам. «Сәләт-Биләр каласы» «Сәләт-Имәнкәй» «Сәләт-Шәхес» шулай ук күңелемә бик якын.

– Ул вакыттагы Сәләт белән бүгенге Сәләтне чагыштыр әле.

– Элек Сәләт җылылык, аралашу урыны иде, җәйге аланнар эшчәнлегенә күбрәк игътибар бирелде, ә хәзер Сәләт – бик тиз үсә, замана тенденцияләре артыннан ияреп бара торган ел дәвамында эшләүче система. Элек булган якларына өстәп, хәзер Сәләттә белем бирү һәм шәхесне үстерү якларына да игътибар арта. Һәм, әлбәттә инде, масштаб бермә-бер үсте. Быел, мәсәлән, 6 форум булачак – бу да шуңа дәлил.

– Сәлкеш – ул...

– Сәләт дөньясы аның тирәсендә әйләнә торган шәхес. Бөтенесе дә сәлкешләрнең кызыксынуларын һәм омтылышларын күздә тотып эшләнә.

– Әйдаман – ул...

– Сәлкешнең үсеш юлында юл күрсәтүче һәм ярдәм итүче шәхес. Аның дустанә һәм игътибарлы мөнәсәбәте Сәләт дөньясына кереп китәргә, үзеңне анда яхшы хис итәргә булыша.

– Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

– Әлбәттә! Беренче әйдаманнарым Туран абый Гатауллин белән Венера апа Галимова иде.

– Ничек уйлыйсың, безгә нинди проектлар җитми?

– Ел дәвамында спорт рухын яшәтү мөмкинлеге булса, шәп булыр иде. Бу юнәлештә эшләргә буладыр дип уйлыйм.

– Син Сәләттә нинди эш башкарасың?

– Төп эшем һәрвакыт җәйге аланнар белән бәйле иде (әйдаман, методист). Ел дәвамында – җәйге сменаларга әзерләнү, җәен – әйдаман, көзен – нәтиҗәләр ясау, «Әйдаманнар ярышы»нда катнашучы йә куратор буларак катнашу.

– Сәләттән кала нинди кызыксынуларың бар?

– Хәзерге вакытта мин КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институтында «Бухгалтер хисабы, анализ һәм аудит» белгечлеге буенча бакалавриатны тәмамлыйм. Шул ук вакытта «Һөнәри коммуникация өлкәсендә тәрҗемәче» белгечлеген үзләштерәм, бөтен көчемне киләчәктә яхшы белгеч булуга һәм үз эшемне яратып башкаруга юнәлдерәм.

– Татарча иң яраткан сүзләрең яки фразаларың.

 - Мәхәббәт кешене матур итә. Онытылмаслык мизгелләр синнән тора. Яңа үрләргә омтыл!

– Сәлкешләргә теләгең.

Күбрәк яңа нәрсә белергә тырышыгыз, яхшыга омтылыгыз, һәрвакыт үзегезгә ышаныгыз һәм һәрвакыт елмаеп, һәр көннән ямь табып яшәгез!
тулысынча укырга

Алинә Лобанова

«Сәләт-Азнакай 2018» сменасы өлкән әйдаманы

– Син Сәләт берләшмәсенә ничек килеп кердең?

– Ансамбль белән конкурста җиңгәннән соң, Азнакай шәһәренең музыка мәктәбе безгә лагерьга юлламалар бүләк итте. Ул вакытта без әле кая барганыбызны да белми идек. Ләкин «Сәләт-Азнакай»га килүгә, иң яхшы сменага эләккәнебезне аңладык.

– Сәләттә иң яраткан өч сменаң.

– «Сәләт-Азнакай», «Фәнсар» мәктәбе, «Сәләт-Санак».

– Ул вакыттагы Сәләт белән бүгенге Сәләтне чагыштыр әле.

– 2011-нче ел белән бүгенге көнне чагыштырып карасак, Сәләт бик зур сикереш ясады. 2011-нче елда бер фестиваль генә уздырылса, хәзер халыкара дәрәҗәдәге форумнар оештырыла. Аудиториясе 5000 кешегә кадәр үсте. Технологияләр, яңа мөмкинлекләр барлыкка килгән саен балалар да үсә бара.

– Сәлкеш – ул...

– Бик күп сәләтләре булган һәм ул сәләтләрен үстерергә, башкалар белән дә уртаклашырга әзер булган кояш нуры.

– Әйдаман – ул...

– Сәлкешнең якын дусты – һәрвакыт ярдәм итә, юл күрсәтә, терәк була.

– Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

– Әлбәттә, хәтерлим. Ул кешеләрне онытып булмый – Ләйсән апа Сабитова белән Гөлнара апа Хәялиева.

– Ничек уйлыйсың, безгә нинди проектлар җитми?

– Бу сорауга җавап бирү кыен. Сәләттә хәзер бөтен өлкәне колачлый торган проектлар да бар.

– Син Сәләттә нинди эш башкарасың?

– Бу җәйдә «Сәләт-Азнакай» аланына өлкән әйдаман булып барам.

– Сәләттән кала нинди кызыксынуларың бар?

– Биим, баскетбол уйныйм, фотога төшерергә яратам.

– Татарча иң яраткан сүзләрең яки фразаларың.

– Тәхәллүс. Бу сүз сәлкеш вакытта ук күңелгә кереп калган иде. Аның үз сере бар.

– Сәлкешләргә теләгең.

– Син – бу җәйнең бәхетле тарихы! Һәр тарих мизгелләрдән тора. Сәләтнең иң яхшы сменаларында үз мизгелеңне тап! (Елмая)

тулысынча укырга

Рәзилә Садриева

«Сәләт-Эшмәкәр 2018» сменасы өлкән әйдаманы

- Сәләт оешмасына ничек килеп эләктең?

- 2011-нче елны апам «Сәләт-Раушан» аланына барырга тәкъдим иткән иде, ләкин, кызганыч, яшем аркасында анда бара алмадым. Ул елны «Сәләт-Биләр каласы» сменасына бардым һәм бер дә үкенмәдем.

- Сәләтнең 3 иң яраткан сменасы.

- «Сәләт-Эшмәкәр», «Сәләт-Тел», «Фәнсар» мәктәбе сменалары.

- Бүгенге һәм элекке Сәләтне чагыштырып нәрсә әйтә аласың?

- Сәләт инде күптәннән республика дәрәҗәсеннән үсте. Аны чынлыкта да үсеш өчен дөньякүләм мәйдан дип була. Оешма проектлары күп илләрдә тормышка ашырыла, ә менә Сәләт вәкилләре, гомумән, бөтен дөнья буйлап яши. Моннан чыгып, күп кенә кешенең Сәләт принциплары буенча яшәүне әйтеп була.

- Сәлкеш ул – ...

- Сәлкеш – Сәләткә яңа мөмкинлекләр артыннан барган шәхес.

- Әйдаман ул – ...

- Әйдаман ул – әни, әти, остаз һәм иң мөһиме, дус! Әлеге кешедән һәрвакыт максималь рәвештә ярдәм көче чыгып тора.

- Үзеңнең беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Хәтерлим. (Елмая). «Сәләт-Биләр каласы 2011» сменасының иң шәп әйдаманнары – Айгөл апа һәм Рәмзис абый.

- Синеңчә, безгә нинди проектлар җитми?

- Әлеге сорауга җавап бирергә кыенсынам. Оешмада барысы да бар шикелле.

- Безнең оешмада нәрсә белән шөгыльләнәсең?

- Бүгенге көнгә мин әйдаман, мәдәни өлкәдә оештыручы. Бу елны үземне шулай ук яңа рольдә – өлкән әйдаман ролендә сыныйм.

- Сәләттәге булган эшчәнлектән тыш, нәрсәләр белән шөгыльләнәсең?

- Бу елны университетны тәмамлыйм. Шуңа күрә әлегә укыйм, диплом эшен язам.

- Татар телендә булган иң яраткан сүзләрең яки гыйбарә.

- Кәеф ничек? Сәләттә мәхәббәт, Бу зур бәхет түгелме?

- Сәлкешләргә теләкләрең.

- Сәлкешләр, Сәләттә үткәргән һәр минутыгызның кадерен белегез. Сәләт сезгә көч, дәрт бирә, ә сез аңа әлеге көчне икеләтә кайтарасыз.
тулысынча укырга

Сабина Борһанова

«Сәләт-Тел» сменасы өлкән әйдаманы

- Сәләт оешмасына ничек килеп эләктең?

   - Югары сыйныфларда укучы кызлар ел саен Сәләт аланнарына барып, «Вконтакте» социаль челтәренә аннан фотосурәтләр урнаштыра иде. Ләкин, мин бу оешма турында берни дә белми идем. Шулай бер көнне Камилә Сөләйманова мине, аның белән бергә «Сәләт-Санак» аланына барырга чакырды. Бирегә 2012-нче елны барып кайттым һәм шуннан соң башка, «Сәләт-Шәхес» сменасына да әти-әнидән путевка алдырттым. (Елмая)

 - Сәләтнең 3 иң яраткан сменасы.

   - Барлык сменаларны да бик яратам! Аеруча, мин булганнарын. Тик, күңелгә иң ятканы – «Сәләт-Тел», чөнки бирегә мин беренче тапкыр әйдаман булып бардым.

- Бүгенге һәм элекке Сәләтне чагыштырып нәрсә әйтә аласың?

   - Беркемгә дә сер түгел, оешмабыз замана белән бер адымда бара, үзенә тагын да күбрәк сәләтле балалар җәлеп итә. Үзең әлеге оешмада бала ролендә булганда, шундый рәхәт! Барлык чараларны, уеннарны һ.б нәкъ менә синең өчен генә әзерлиләр! Ләкин, хәзер, башка вазыйфаны үтәгәндә, сиңа карата балаларның мәхәббәте белән бер нәрсәне дә чагыштырып булмый!

- Сәлкеш ул – ...

   - Сәлкеш ул – берүк вакытта укучы да, укытучы да! Чыннан! Балалар мине һәрвакытта да илһамландыра! Алар өчен барысын эшлисе килә!

- Әйдаман ул – ...

   - Әйдаман ул – үрнәк һәм әлбәттә, зур җаваплылык! Ул – берүк вакытта ата-ана да, дус та, абый, апа да, укытучы да.

   - Үзеңнең беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

   - Әлбәттә, хәтерлим. Алар бит беренче. (Елмая) Алсу апа Салаватова һәм Марат абый Исмәгыйлев. Минем өчен алар һәрвакытта да идеаль булып тоелды.

   - Синеңчә, безгә нинди проектлар җитми?

   - Бу сорауга шунда ук җавап биреп булмый. Минемчә, Сәләттә бөтен нәрсә дә бар!

- Безнең оешмада нәрсә белән шөгыльләнәсең?

   - Хәзерге вакытта мин «Сәләт-Олимп» сменасында. Җәй көнне «Сәләт-Тел» аланына өлкән әйдаман булып барам. Тагын берничә смена белән бәйле булачакмын, ләкин монысы, әлегә, сер булып торсын. (Елмая)

   - Сәләттәге булган эшчәнлектән тыш, нәрсәләр белән шөгыльләнәсең?

   - Дизайнер һөнәрен үзләштерәм, рәсемнәр ясыйм. ReQuizit дип аталган интеллектуаль уенның оештыручысы вазыйфасын үтим. СТЭМда да катнашырга яратам. Күптән түгел төрле конкурсларда катнаштык, алар арасында Студентлар язы.

- Татар телендә булган иң яраткан сүзләрең яки гыйбарә.

   - Иң яраткан сүзем «кызым», чөнки әти белән әни аны һәрвакытта да мәхәббәт хисе белән әйтәләр.

   - Сәлкешләргә теләкләрең.

   - Беркайчанда искиткеч булып калыр өчен мөмкинлекне ычкындырмагыз! Яратыгыз, рәхмәтләр әйтегез, изге гамәлләр кылыгыз! Моның барысы да сезгә яхшылык булып кире кайтачак! 

тулысынча укырга

Ләйсән Миңнулина

Татар телендә узучы «Безнең фикер» дискуссион клуб җитәкчесе

- Сәләт оешмасына ничек килеп эләктең?

- Сәләттә мин 2010-нчы елдан, һәм хәзерге вакытта «Безнең Фикер» проектының җитәкчесе вазыйфасын башкарам. Шул ук елдан башлап сәлкеш буларак төрле аланнарда булганым бар: иң беренче сменам – «Сәләт-Шәхес», соңыннан «Сәләт-Раушан», «Сәләт-Санак», «Сәләт-Тел».
Әйдаман булып «Болгар-Туган Тел» Форумына, «Сәләт-Осталар бистәсе» сменаларына барганым бар. Башка аланнарга да укытучы, кунак, дебатлар үткәрүче кунак булып баргаладым.

Оешмага, гомумән, ялгыш килеп эләктем. Җәй ахырында әнием гәҗиттә әлеге оешма турында язма укып, мине беренче тапкыр «Сәләт-Шәхес» аланына җибәрде.

- Сәләтнең 3 иң яраткан сменасы.

- Истә калганнары, әлбәттә, иң беренче сменаларым: сәлкеш буларак барган «Сәләт-Шәхес», әйдаман буларак барган «Сәләт-Осталар Бистәсе, укытучы ролендә барган «Сәләт-Яр Чаллы».

- Бүгенге һәм элекке Сәләтне чагыштырып нәрсә әйтә аласың?

- Әлеге мохиткә 2010-нче елд эләгеп, аның масштаблары шуның кадәр зур булганына кайвакыт ышанып бетә алмый идем. Сәләт Форумына барып кайткач, биредә шактый күп олимпиадниклар, сәләтле, иҗади балаларны күргәч, бөтенләй шаккаттым! Әлеге сәләтле балалар, яшьләр белән бер рәттә булу минем бик нык илһамландырды. Хәзер инде Сәләтнең масштаблары елдан-ел күбрәк артканын, һишчиксез, аңлыйм. Бу елны Биләрдә 6 Сәләт Форумының үтүе моңа турыдан-туры дәлил.

- Сәлкеш ул – ...

- Сәлкеш ул – дөнья үсешенә ярдәм итүче, җәмгыятьне яхшыртучы корал.

- Әйдаман ул – ...

- Әйдаман – әлеге корал белән эшләүче, аны игътибарда тотучы.

- Үзеңнең беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Әлбәттә, беренче әйдаманнарымны хәтерлим! Альбина апа Йосыпова һәм Айдар абый Галимуллин. Без хәзер дә аралашабыз, социаль челтәрләрдә бер-беребезне карап барабыз. (Елмая)

   - Синеңчә, безгә нинди проектлар җитми?

- Башымда «О, Сәләттә бу әйбер барлыкка килсә, шәп булыр иде» дигән фикер туа гына, оешмада аны шунда ук тормышка ашыралар. Кызык. Ләкин, бу чынлыкта да шулай. Җитди булсак, экология белән, гомумән, Сәләт Йорты белән бәйле фикерләр, идеяләр бар. Дөресен генә әйткәндә, Биләрдә булганда тортыклы үсешнең 17 максатлары белән илһамландым.

- Сәләттәге булган эшчәнлектән тыш, нәрсәләр белән шөгыльләнәсең?

- Сәләттән тыш, яшьләр дипломатиясе академиясенең БМО Клубы өлеше булам. Шунда ук балалар белән тыгыз эшчәнлек алып барам. Укуда да тикшеренү эшләре белән шөгыльләнәм.

Фән һәм кызыксынучанлык мине һәрвакытта да үзенең күп сораулары белән кызыксындырды. (Елмая)

- Татар телендә булган иң яраткан сүзләрең яки гыйбарә.

- Яратакан сүзләрем: Президентыбыз сүзләре: «Без булдырабыз!»
Директорым сүзләре (мәктәптән бирле хәтерлим): Безгә жиңгү кирәк! («Җиңү» сүзен ул һәрвакытта да Г хәрефе белән әйтә иде)


- Сәлкешләргә теләкләрең.

- Минем теләкләрем сәлкешләргә генә түгел, барлык проект, алан катнашучыларына юнәлтелгән булачак. Дуслар, үсеш өчен, башка ил вәкилләре белән аралашу өчен мөмкинлек булса, аны кулыгыздан ычкындырмагыз! Барлык проектларда катнашыгыз!

тулысынча укырга

Илнур Кашапов

«Сәләт-Саба 2018» сменасы директоры

- Сәләт оешмасына ничек килеп эләктең?

- 2008-нче елны беренче тапкыр бала буларак «Cәләт-Кол Шәриф оныклары» белән берлектә Биләрдә үтүче форумга килдем. Әлеге мохиткә эләккәч, шунда ук бу җирнең миңа бик якын икәнен, монда булырга теләгәнемне аңладым.

- Сәләтнең 3 иң яраткан сменасы.

- Иң яратканам сменаларым ул – «Сәләт-Чаллы», «Сәләт-Олимп» . Иң беренче тапкыр Яр Чаллыда үтүче «Cәләт-Кол Шәриф оныклары» сменасында булып кайткач, киләсе Сәләт тормышымны да Чаллы шәһәрендә үтүче сменаларда күрдем.

- Бүгенге һәм элекке Сәләтне чагыштырып нәрсә әйтә аласың?

- Күбесе күргәнчә, Сәләт замана белән бер адымда бара. Ләкин, шуңа да карамастан, ул хәзер дә үзендә гаилә җылылыгын һәм бердәмлек көчен саклый!

- Сәлкеш ул – ...

- Сәлкеш ул – без булдырырга теләгән яшьлек эталоны. Без аның өчен иҗат иткән һәм иҗат итәчәк берәмлек.

- Әйдаман ул – ...

- Әйдаман ул – аерым бер яшәү рәвеше. Сәлкешләр өчен чын үрнәк.

- Үзеңнең беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Әлбәттә, беренче әйдаманнарымны, хәтта, бер система булып эшли торган команданы хәтерлим. Аларның һәрберсе дә зур механизмның бер детале иде. Үземнең «Сәләт-Саба» командасында да шундый система, бердәм механизмны булдырасым килә.

- Синеңчә, безгә нинди проектлар җитми?

- Балаларның холыгын ныгыта алучы спорт проектлары җитми дип саныйм. Бу җәйне «Сәләт-Саба» сменасы әлеге юнәлештә башлангыч нокта булачагына ышанам.

- Сәләттәге булган эшчәнлектән тыш, нәрсәләр белән шөгыльләнәсең?

- Хәзерге вакытта  үз-үземне төрле яктан үстерү, эчке дөньямны баету белән шөгыльләнәм.

- Татар телендә булган иң яраткан сүзләрең яки гыйбарә.

- Тирә-якка караганда, бар кешеләр күргәнне күрсәң дә, үзеңчә уйла.

- Сәлкешләргә теләкләрең.

- Әгәр дә сез Сәләттә икән, димәк сез иң бәхетле балалар! Шуны белегез!

тулысынча укырга

Наилә Батталова

«Сәләт-Гайрәт 2018» сменасы директоры

- Сәләт оешмасына ничек килеп эләктең?

- Минем иң беренче сменам «Сәләт-Санак», 2012-нче ел. Әлеге оешмага кушылырга танышым Илдар абый Хәйруллин киңәш итте. Соңыннан, нәкъ менә ул беренче кулдашыма, икенче елга өлкән әйдаманыма һәм мәңгелеккә яхшы дустыма әверелде. (Елмая)

- Сәләтнең 3 иң яраткан сменасы.

- Әлбәттә, иң яраткан, якын иткән сменам «Сәләт-Гайрәт». Монда мин беренче тапкыр әйдаман, өлкән буларак үземне күрсәттем һәм җәен, ниһаять, директор булып барачакмын.

Икенчесе – «Сәләт-Шәхес». Чөнки биредә ШТК, кабатланмас «Йолдызлы» мохите, күп кызыклы шәхесләр. Шулай ук балачактан яратылган «Сәләт-Рухият» сменасын аерып әйтә алам.

- Бүгенге һәм элекке Сәләтне чагыштырып нәрсә әйтә аласың?

- Шәхсән минем өчен, Сәләт һәрвакытта да иҗат, үсеш, дәрт, үзенчәлекле мохит бердәмлеге. Еллар үткән саен, бу бердәмлек югалмый. Киресенчә, ныгая гына бара. Әлбәттә, оешмабыз гел үсә бара һәм бү үз чиратында, безне шатландыра, куандыра.

- Сәлкеш ул – ...

- Сәлкеш ул – алмаз. Кайберләре шунда ук ялтырый, бүтәннәренә остаз куллары һәм вакыт таләп ителә. Ләкин сәлкешнең балкый торган күзләрен, аңлаучы карашын күрмичә калу мөмкин түгел.

- Әйдаман ул – ...

- Әйдаман ул – илһамландыручы. Әйдәп баручы, аңлый, ярата, дәрте белән уртаклаша торган кеше. (Нәкъ менә шул остаз)

- Үзеңнең беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Әлбәттә! Мин, хәтта, үземнең беренче төркемемне дә хәтерлим – #алтынчытөркем ! Минем иң беренче әйдаманнарым – Алсу апа Сөләйманова һәм Марат абый Исмагыйлов. Алар – чиксез гайрәт, зур мәхәббәт һәм җылылык хисе кушылуы.

- Синеңчә, безгә нинди проектлар җитми?

- Белгәнебезчә, Сәләт зур адымнар белән алга таба атлый һәм биредә, һәрбер кеше дә үзенә якын булган юнәлешне таба ала. Шәхсән миңа, бик тә «Сәләт»нең ШТК лигасы ошый иде. Әлеге лигадан үзләрен республика дәрәҗәсендә һәм аннан читтә таныта торган кызыклы командалар тупланды. Шуңа күрә, әлеге проектның үсүен, үзенә яңа вәкилләр җәлеп итүен телим.

- Сәләттәге булган эшчәнлектән тыш, нәрсәләр белән шөгыльләнәсең?

- Хәзерге вакытта Рәсәй Дәүләт гадел хөкем университетын тәмамлыйм, җырлыйм, биим һәм ШТКда уйныйм.

- Татар телендә булган иң яраткан сүзләрең яки гыйбарә.

- Илһам, вәгъдә, гайрәт.

- Сәлкешләргә теләкләрең.

- Үзегезгә рәхәт булган мохиттән чыгырга курыкмагыз! Үзегезне һәрвакыт ниндидер яңа юнәлешләрдә сынап карагыз. Һәрбер мизгелнең кадәрен белеп, елмаеп яшәгез!

тулысынча укырга

Диләрә Кәримуллина

«TALKыш калеве» инглиз телендә узучы дискуссион клубының җитәкчесе

- Сәләт оешмасына ничек килеп эләктең?

- 2013-нче елда абыем Таһир Кәримуллин каникулларга «Сәләт-Раушан» аланына барды. Сменадан, ул бик илһамланган, яхшы хис-кичерешләргә бай булып кайтты. Мине бу бик тә кызыксындырды. Шуңа күрә, 2014-нче елда мин дә әлеге аланга барырга булдым. Һәм шуны әйтәсем килә – бер дә үкенмим! (Елмая)

- Сәләтнең 3 иң яраткан сменасы.

- «Сәләт-Раушан», «Сәләт-Раушан» һәм тагын бер тапкыр «Сәләт-Раушан». Минем башка бер аланда да булганым юк. (Көлә)

- Бүгенге һәм элекке Сәләтне чагыштырып нәрсә әйтә аласың?

- Сәләттә мин бары тик 4-нче генә ел. Шуңа күрә, элек оешманың нинди булганын, кызганычка, әйтә алмыйм. Ләкин, аның прогресс белән бер адымда барганын күрәм! Сәләтнең дөнья буйлап таралганын бик телим!

- Сәлкеш ул – ...

- Гамьсез кеше.

- Әйдаман ул – ...

- Нәтиҗәлек.

- Үзеңнең беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

 -  Әлбәттә! Роберт абый һәм Эльза апа. Ләкин, ул вакытта мин бик оялчан идем, һәм алар белән бик аз аралашуыма мин нык үкенәм. (Моңсуланды)

- Бүгенге көндә Сәләттә нәрсә белән шөгыльләнәсең?

- Хәзерге вакытта мин «TALKыш калеве» дип исемләнгән инглиз телендә узучы дискуссион клубының җитәкчесе вазыйфасын башкарам.

- Синеңчә, безгә нинди проектлар җитми?

- Сәләттә төрле илләр биюләре дәресләре барлыкка килсә, бик шәп булыр иде дип уйлыйм.

- Сәләттәге булган эшчәнлектән тыш, нәрсәләр белән шөгыльләнәсең?

- Әлеге оешмадагы эшчәнлектән тыш, үземне актив рәвештә студент тормышында күрсәтергә тырышам, факультетымда студентлар фәнни җәмгыяте җитәкчесе ролен башкарам. Төрле бәйгеләрдә дә катнашырга яратам.

- Татар телендә булган иң яраткан сүзләрең яки гыйбарә.

- Талкыш калеве, Сәләт, мәхәббәт.

- Сәлкешләргә теләкләрең.

- Барыгызга да үзегезне һәм үз урыныгызна табарга телим!

 

тулысынча укырга

Сәйдәш Камалиев

«Сәләт-Кандракүл 2018» сменасы директоры

- Сәләт оешмасына ничек килеп эләктең?

- Әбиемнең тырышлыгы белән 2006-нчы елда әлеге оешмага килдем. Ул вакытта миңа бары тик 13 яшь иде. Ул, минем Сәләтнең нинди дә булса бер аланына эләгеп, кызыклы, үзенчәлекле шәхесләр белән аралашуымны бик тә теләде.

- Сәләтнең 3 иң яраткан сменасы.

- Минем иң беренче сменам «Сәләт-Раушан 2006»; «Сәләт-Раушан 2009». Биредә, мин үземне 100% күрсәтеп, сары галстукка ия булдым. Соңыннан, «Сәләт-Кандракүл 2015». Әлеге аланда мин үземне җитәкче ролендә сынап карый алдым.

- Бүгенге һәм элекке Сәләтне чагыштырып нәрсә әйтә аласың?

- Сәләтне 2006-2008-нче һәм 2017-2018-нче елларда чагыштырсак, гомумән, атмосфера үзгәрмәде дияргә була: ул һаман да җылы, якты, позитив гайрәткә бай! Ләкин тәкъдим ителә торган мөмкинлекләргә күз салсак, коллосаль булган алга ыргылуны күзәтә алабыз. 2006-нчы елда без аланнарның санын 25 килеп җитәчәген аңламый да идек. Безнең вакытта алар бары тик 5-6 гына булды. Биләр форумының да җәйгә 6 тапкыр, ә катнашучыларның 500 түгел, ә 10 000 булачагын күз алдына да китермәдек! Ел дәвамында оешмада булу мөмкинлегенә берничек тә ышанып булмый иде. Чөнки ул вакытта интернет аның кадәр таралмаган, телефоннар бары тик кнопкалы. Сәләт Йорты да бүгенге көндәге кебек күп функцияләргә ия булмады. Шуңа күрә, смена ахырында күз яшьләреннән, чыннан да, «диңгез» җыела иде! (Елмая)

- Сәлкеш ул – ...

- Бик бәхетле кеше! Ләкин, кызганычка, ул күп очракта моны аңлап бетерми.

- Әйдаман ул – ...

- Сәлкешләрне бәхетле итүче, бу эштән ләззәт алучы.

- Үзеңнең беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Әйе, Йолдыз апа белән Гөлшана апа. Ул вакытта аларга 21 һәм 19 яшь иде. Бик шәп апалар! Мин һаман да әлеге сменаны искә төшерәм. Бу смена минем тормышым өчен искиткеч үзгәреш булды дисәм, бер дә ялгыш булмас.

- Бүгенге көндә Сәләттә нәрсә белән шөгыльләнәсең?

- Хәзерге вакытта үземнең шәп командам белән үзенчәлекле «Сәләт-Кандракүл» сменасына әзерлек алып барам.

- Синеңчә, безгә нинди проектлар җитми?

- Шәхсән мин, бию проекты кертеп җибәрер идем, чөнки үзем биергә бик нык яратам. Әлеге проектта зур мәгънә күрәм. Минемчә, ул Сәләтне яңа баскычка күтәрер иде. Үзебез өчен күп кенә яңа сәләтле кешеләрне ачып, рәхәтләнеп ләззәтләнер идек. (Елмая)

- Сәләттәге булган эшчәнлектән тыш, нәрсәләр белән шөгыльләнәсең?

- Һөнәрем геофизик- сейсморазведки буенча, кыр эшкәртүчесе булып эшлим. Чиксез республикабызның төрле өлкәләренә барып йөрим. Шулай ук спорт белән шөгыльләнүгә дә күп вакытымны юнәлтәм. Акробатика, сугышчан сәнгать (боевые искусства), jumpstyle бию төре белән кызыксынам. Баш миен дә тонуста тотырга онытмыйм. Моның өчен телләр өйрәнәм, математика, физика, сейсморазведкага, геологиягә багышланган китаплар укырга яратам.

- Татар телендә булган иң яраткан сүзләрең яки гыйбарә.

- Бүгенге көнгә иң яраткан гыйбарә – «Сәләт Кандракүл, без булдырабыз».

- Сәлкешләргә теләкләрең.

- Сәлкеш булганыгызга, тәкъдим ителгән мөмкинлекләр белән куллана алганыгызга шатланып яшәгез. Балачак бер тапкыр гына була, ләкин, барысын да дөрес эшләсәгез, шул 1 тапкыр да җитә. Шуны истә тотыгыз!

тулысынча укырга

Диләрә Хаева

«Сәмрух-2017» ел премиясенең «Ел клубы» номинациясендә җиңүче «Сәләт-Зәй» клубының рәисе

- Сәләт оешмасына ничек килеп эләктең?

- Минем олы абыем «Сәләт-Зәй» аланында башта сәлкеш булып ял итте, соңыннан әйдаман булып эшләде. Һәрбер сменадан кайтканнан соң, үзенең барлык хис-кичерешләре, булган барлык чаралар, Сәләт оешмасы турынды сөйли иде. Минем дә әлеге оешмага бик эләгәсе килә иде, ләкин, ул вакытта мин бик кечкенә идем. Ниһаять, 2015-нче елда бәхет миңа елмайды! Мине мәктәп активисты буларак Сәләт клублары семинарына чакырдылар. Әлеге семинардан соң, мин тулысынча Сәләт дөньясына кереп киттем.

- Сәләтнең 3 иң яраткан сменасы.

- Минем иң беренче ял иткән смена – «Сәләт-Раушан». Соңыннан, «Сәләт-Самара»да булдым. Ә инде иң яраткан – «Сәләт-Иске Казан».

- Бүгенге һәм элекке Сәләтне чагышытырып нәрсә әйтә аласың?

- Елдан-ел Сәләттәге тормыш үзенә бик кызыклы, үзенчәлекле форматлар табып яши. Биредә яңа аланнар, яңа шәһәрләр, шәхесләр белән танышулар, мөмкинлекләр барлыкка килә.

- Сәлкеш ул – ...

- Сәлкеш ул – гади бала түгел. Ул – һәрвакыт үзенең сәләте, үсеше өстендә эшли торган шәхес. Сәлкеш беркайчанда бер урында тормый, вакыт белән бер адымда бара, үзе өчен һәрвакыт ниндидер яңалыклар ача. Аның өчен дөнья – илһам ала торган мохит.

- Әйдаман ул – ...

- Әйдаман ул – баланың үсеше өчен һәрвакыт дөрес юл табарга ярдәм итүче, үзенең белемнәре белән уртаклашучы.

- Үзеңнең беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Әлбәттә! Минем беренче әйдаманнарым – Алия апа Әхмәтова һәм Таһир абый Кәримуллин. Алар бик сәләтле, позитив, эчкерсез һәм иң кайгыртучан кешеләр!

- Бүгенге көндә Сәләттә нәрсә белән шөгыльләнәсең?

- Сәләттә бүгенге көндә «Сәләт-Зәй» клубының рәисе вазыйфасын үтәп киләм. Әлеге клубны мин 2016-нчы елда оештырдым. Клуб белән актив рәвештә мәктәп базасында инде 2 ел дәвамында эшчәнлегебезне алып барабыз. Бу эш белән рәхәтләнеп шөгыльләнәм, ләкин, яраткан эшем белән саубуллашырга туры киләчәк, мин бу елны мәктәпне тәмамлыйм, шунысы кызганыч. Әле күптән түгел генә без «Сәмрух-2017» премиясенең «Ел клубы» номинациясендә җиңүче исеменә лаек булдык. Бу – безнең иң зур казанышыбыз!

- Синеңчә, безгә нинди проектлар җитми?

- Сәләттә шактый гына проектлар бар. Бу сорауга җавап бирергә авырсынам.

- Сәләттәге булган эшчәнлектән тыш, нәрсәләр белән шөгыльләнәсең?

- Минем тормышым бик эчтәлекле! 7 яшьтән башлап бию, ШТК белән кызыксынам, төрле шәһәр чараларында катнашам. Бер атна элек Зәй районы башлыгы алдында клубыбыз эшчәнлегенә багышланган доклад белән чыгыш ясадым.

- Татар телендә булган иң яраткан сүзләрең яки гыйбарә.

- «Без бердәм, без көчле, Сәләткә без рәхмәтле», «Тырышкан табар, ташка кадак кагар»!

- Сәлкешләргә теләкләрең.

- Куелган максатларыгызга һәрвакыт ирешегез! «Без булдырабыз» девизы белән яшәгез!

тулысынча укырга

Алсу Ганиева

«Сәләт-Осталар бистәсе 2018» аланы директоры, «Сәләт-Шәхес 2018» аланы өлкән әйдаманы.

- Сәләт оешмасына ничек килеп эләктең? 

- 155-нче номерлы татар гимназиясен тәмамладым. Беренче сыйныфлардан ук югары сыйныфларда укучылардан Сәләт оешмасы турында бик еш ишеттем. Ләкин, анда ничек кереп эләгәсен аңламый идем. Шулай итеп, мин 8-нче сыйныфта укыган чакта безгә очрашуга безнең мәктәпне тәмамлаган Эмиль Шайдуллинны чакыралар. Сыйныф сәгатен үткәргәннән соң, аның өстендә Сәләт символикасын күреп, оешма турында сораша башладык. Нәкъ менә аның ярдәме белән мин Сәләт дөньясы белән таныштым. Ә инде берничә ел үткәннән соң, Эмиль минем кулдашыма әйләнде. 

- Сәләтнең 3 иң яраткан сменасы. 

- Мин ял иткән, эшләгән сменалар да минем өчен бик кадерле! 

- Бүгенге һәм элекке Сәләтне чагышытырып нәрсә әйтә аласың? .
 
- Миңа калса, бүген мөмкинлекләр шактый күбрәк. Сәләт елдан-ел үсә. Биредә аланнар, проектлар, хәтта, форумнар саны да арта бара. Һәрбер кеше бу оешмада үзенә якын юлны сайлап, аның буенча атлый ала. 

- Сәлкеш ул – ... 

- Безнең киләчәк. 

- Айдаман ул – ... 

- Һәрвакыт ярдәмгә килүче дус, остаз. Нәкъ менә ул барлык көчләрне дөрес якка юнәлдерергә булышучы кеше. 

- Үзеңнең беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме? 

- Әлбәттә, хәтерлим! Минем беренче әйдаманнырым – ул да булса, минем күптәнге танышларым, безнең гимназияне тәмамлаган укучылар булды. Аларны күрергә генә түгел, бергә эшләп карарга да бик шат идем. Беренче әйдаманнарым миңа Сәләт дөньясына тулысынча кереп китәргә ярдәм иттеләр. 

- Бүгенге көндә Сәләттә нәрсә белән шөгыльләнәсең? 

- 2011-нче елдан башлап Сәләт Йортыннан китмичә генә яшим дияргә дә була. Барлык чараларда, проектларда катнашырга тырышам. Хәзерге вакытта ике җәйге алан программасы өстендә эшлим – «Осталар бистәсе» һәм «Шәхес» сменалары. 

- Синеңчә, безгә нинди проектлар җитеп бетми? 

- Сәләт зур адымнар белән алга атлый. Кайвакыт кайбер яңалыклар артыннан өлгереп тә булмый. (Көлә) Минемчә, биредә проектлар җитәрлек. Аларның сыйфаты өстендә тагын да көчлерәк эш алып барылса, бик шәп булыр иде! 

- Сәләттәге булган эшчәнлектән тыш, нәрсәләр белән шөгыльләнәсең? 

- Спорт, бию, кул эшләре, җәмәгать эшчәнлеге. 

- Татар телендә булган иң яраткан сүзләрең яки гыйбарә. 

- Аш булсын, бергә булсын! Бездә Алга дигән генә сүз бар! Афәрин! Дөресен генә әйткәндә, барлык татар сүзләре дә бик матур. Алар арасыннан аеруча – мин сине яратам, бәхет, чың күңелдән, матурым, кояшым дигән сүзләрне ишетү бик рәхәт. 

- Сәлкешләргә теләкләрең. 

- Беркайчанда үзегезне яңа өлкәләрдә сынарга курыкмагыз. Тормыштагы барлык мөмкинлекләр белән кулланырга ашыгыгыз. Сез – тормышыгызның хуҗалары. Барлык мизгелләрдән дә ләззәт алыгыз.
тулысынча укырга

Арман Костанян

«Сәләт-Тел 2018» аланы директоры

- Сәләт оешмасына ничек килеп эләктең? 
- 2014-нче елда сменалар башланыр алдыннан «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова мине «Сәләт-Раушан» га хореограф буларак чакырды. Әлеге аланда булган җылы мохит мине үзенә шунда ук гашыйк итте. Шул елдан башлап мин Сәләт дөньясында яшим. Ниһаять, бу елны «Сәләт-Тел 2018» аланының директор вазыйфасын башкарам. 
- Сәләтнең 3 иң яраткан сменасы.
- Сәләттә булган вакыт эчендә мин бары тик «Сәләт-Раушан» да гына булганым бар. Нәкъ менә аны иң яратканы дип әйтер идем. Ләкин шул ук вакытта, хәзер күңелемә «Сәләт-Тел» аланы һәм «Сәләт-Олимп» мәктәбе дә бик якын. 
- Бүгенге һәм элекке Сәләтне чагышытырып нәрсә әйтә аласың?
- Кызганычка каршы, мин әлеге оешмада бары тик 4 кенә ел булу сәбәпле, элек булган һәм бүгенге Сәләтне берничек тә чагыштыра алмыйм. 2000-нче елларда аның нинди булуын мин бары тик күз алдына гына китерә алам. 
- Сәлкеш ул – … 
- Ул – чыннан да бик сәләтле бала. Сәлкеш, гади аланга баручы гади баладан шактый аерылып тора. Минем фикеремчә, Сәләттә портфолио буенча үтә торган бәйге, безгә сәләтле балаларны күбрәк тупларга, аларны онытмаска ярдәм итә. 
- Әйдаман ул – ...
- Сәлкешнең «өченче әти-әнисе». (Көлә) Ул – сәлкешне үз баласын кебек саклаучы, яклаучы, үстерүче дип саныйм. 
- Бүгенге көндә Сәләттә нәрсә белән шөгыльләнәсең?
- Хәзерге вакытта «Сәләт-Тел 2018» аланының директоры һәм «Сәләт-Олимп» мәктәбенең ярдәмчесе вазыйфаларын башкарам. 
- Синеңчә, безгә нинди проектлар җитеп бетми?
- Әлбәттә, Сәләттә төрле проектлар шактый күп. Ләкин, минемчә, биредә бию һәм КВН коллективлары барлыкка килсә, бик шәп булыр иде. 
- Сәләттәге булган эшчәнлектән тыш, нәрсәләр белән шөгыльләнәсең? 
- Сәләттән тыш Иннополис лицеенда математика фәнен укытам, ТНВ телеканалында чыга торган «В сети» тапшыруының авторы һәм алып баручысы, КХТИның 1 курс магистратурасында белем алам һәм шулай ук видеоблогер булып та саналам. YouTube сайтында үземнең «Арман-гурман» дип исемләнгән каналым бар. 
- Сәлкешләргә теләкләрең.
- Сәлкешләр, сезгә максималь рәвештә продуктив булуыгызны телим. Җәйге аланнарда гына түгел, тормышта да шундый булып калыгыз. Ә менә инде сменаларда сезне, барлык мәгълүматны «йотып баручы» «губка» форматында күрергә бик шат булыр идем. Иң мөһиме, күренекле кеше булып үсегез! 

тулысынча укырга

Руфат Кыямов

«Сәләт-Рухият 2018» сменасы директоры

- Сәләт оешмасына ничек килеп эләктең?
- Сәләткә 2010-нчы елда килеп эләктем. Иң беренче тапкыр «Сәләт-Кол Шәриф оныклары» аланына барырга мөмкинлек туды. Бирегә мине мәктәптә һәм башка юнәлешләрдә актив булганым өчен чакырдылар. 
- Сәләтнең 3 иң яраткан сменасы.
- Хәзерге вакытта минем өчен алар: «Сәләт-Кол Шәриф оныклары», «Сәләт-Рухият», «Сәләт-Саба». 
- Бүгенге һәм элекке Сәләтне чагышытырып нәрсә әйтә аласың? 
- Әлбәттә, бик күп әйбер үзгәрде. Мисал итеп алан һәм форумнарның санын китереп була (25 һәм 6). Бу елны алар рекорд дәрәҗәсенә килеп җитте дияргә дә мөмкин. Шәхсән минем фикеремчә, хәзерге вакытта балаларга безгә караганда мөмкинлекләр күбрәк бирелә. Бу, әлбәттә, оешманың зур адымнар белән алга баруын күрсәтә.
- Сәлкеш ул – …
- Минем өчен ул – кояш нуры. 
- Әйдаман ул ... 
- Абстракт яктан карасак, ул – кояш нурына җирдә урын табырга ярдәм итүче, дөрес юл күрсәтүче. 
- Үзеңнең беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?
- Әлбәттә! Беренче әйдаманымның исеме Кайрат. Бәлки, ул Сәләттә бик танылмаган да, ләкин аланда ул бик мөһим роль уйный иде. Күбесенә ул чын үрнәк булып торды дияргә була. Моның өчен аңа аерым рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. 
- Бүгенге көндә Сәләттә нәрсә белән шөгыльләнәсең?
- Хәзерге вакытта «Сәләт-Рухият 2018» сменасының директор вазыйфасын алып торам, җәйгә әзерлекләр белән янып йөрим. Шул ук вакытта Р.Бикмуллин исемендәге музыкаль-шигърият фестиваленең башкарма директоры булып саналам. 
- Синеңчә, безгә нинди проектлар җитеп бетми?
- Без барыбыз да оешманың актив рәвештә үсеп баруын, үзе белән күп кенә мөмкинлекләр алып килгәнен һәрвакытта күз алдында тотабыз. Ләкин камилликкә омтылуның чиге юк! Миңа калса, хәзерге вакытта биредә спорт юнәлешенә игътибар бирелми. Спорт чаралары кабаттан оешма эшчәнлегенә кертелсә, әлеге юнәлеш белән кызыксынучы балалар саны да артыр иде. 
- Сәләттәге булган эшчәнлектән тыш, нәрсәләр белән шөгыльләнәсең?
- Мин төрле яклап үсергә, иҗтимагый эшләр белән шөгыльләнергә яратам. Зур тырышлык белән Казан Федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында студентларның төрле юнәлешләр буенча үсеше белән мавыгам. Студентлар советының җитәкчесе, профсоюз оешмасының рәисе вазыйфаларын үтәп киләм. Дөресен әйткәндә, студентларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен якларга яратам. Шулай ук яраткан шөгыльләрнең берсе – студентлар куя торган концертларга режиссура ягыннан ярдәм итү. Һәм күбесе беләдер, ШТКда уйнау минем иң яраткан шөгылем. Кабаттан әлеге уенга кайтырга, сәхнәгә менергә җыенам. 
- Татар телендә булган иң яраткан сүзләрең яки гыйбарә.
- «Хәрәкәттә-бәрәкәт!» Тормышымның девизы: «Һәрвакытта кеше булып кал!» 
- Сәлкешләргә теләкләрең.
- Сәлкешләргә күңелдә һәрвакытта да бала булып калуын, дөньяга, әйләнә-тирәгә ачык күзләр белән карауны теләр идем! Бернинди мөмкинлекне дә кулыгыздан ычкындырмагыз! Тәвәккәл булыгыз!

тулысынча укырга

Камилә Һадиева

«Сәләт-Буа (Гайрәт) 2018» сменасы директоры

- Сәләт оешмасына ничек килеп эләктең? 

- Иң беренче булып 2009-нчы елда «Сәләт-Санак» аланына барырга мөмкинлек туды. Һәм менә инде 8-нче ел рәттән Сәләт мохитенә күмелеп яшим. 

- Сәләтнең 3 иң яраткан сменасы. 

- Барысын да яратам! (Көлә) Минемчә, һәрбер смена үзенчәлекле. Шуңа күрә бары тик берничәне генә сайларга бик кыен. Сәләттә яратмаган, ошамаган сменалар берничек тә була алмый! (Көлә) 

- Бүгенге һәм элекке Сәләтне чагышытырып нәрсә әйтә аласың? 

- Төп-төгәл шуны әйтә алам, Сәләт үскән саен, аның кешеләре дә арттан калышмыйча үсә бара. Биредә иҗади яшьләрнең үсешенә төрле мөмкинлекләр каралган: форумнар, яңа сменалар һәм проектлар. 

- Сәлкеш ул - ... 

- Иҗади бала. 

- Әйдаман ул - ... 

- Бер үк вакытта абый да, апа да, әти-әни дә. Бу кеше сәлкешләрне үстерә, тәрбия һәм яңа белемнәр бирә. 

- Үзеңнең беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме? 

- Әлбәттә! Беренче әйдаманнарым Риназ абый белән Алмира апа иде. Бүгенге көндә дә алар белән бик яхшы мөнәсәбәтләрдә. Күрешкән саен, әйдаманнарыма Сәләткә карата мәхәббәт уяткан өчен рәхмәтләремне әйтәм. Чөнки, нәкъ менә алар ярдәме белән мин һаман да бу мохиттә. 

- Бүгенгә көндә Сәләттә нәрсә белән шөгыльләнәсең? 

- Хәзерге вакытта «Гайрәт» сменасына әзерлек алып барам, кайбер чараларда һәм «Сәмрух» премиясендә катнашам. 

- Синеңчә, безгә нинди проектлар җитеп бетми? 

- Сәләт белем бирү мәктәбе һәм шулай ук Сәләт университеты! 

- Сәләттәге булган эшчәнлектән тыш, нәрсәләр белән шөгыльләнәсең? 

- Хәзерге вакытта рус теле укытучысы белемен алыр өчен магистратураның беренче курсында укыйм, эшлим һәм, әлбәттә, төрле яклап үсергә тырышам. 

- Татар телендә булган иң яраткан сүзләрең яки гыйбарә. 

- Хөррият, омтылыш, сизгер, дәгъвә. Әлеге дүрт сүз – «Гайрәт» сменасының төркем исемнәре. 

- Сәлкешләргә теләкләрең. 

- Сәлкешләргә бары тик бер урында тормаска һәм һәрвакыт елмаеп яшәргә теләр идем.

тулысынча укырга

Фәрид Садриев

«Сәләт-Бөгелмә 2018» аланының директоры

- Фәрид, ничек син Сәләт хәрәкәтенә кушылдың?

- Мин Сәләткә 2012-нче елда килдем. Әти-әнием мине «Сәләт-Санак» сменасына җибәрде.

- Синең Сәләттә 3 иң яраткан сменаң.

- «Бөгелмә», «Тел» һәм «Фәнсар» мәктәбе сессиясе. 

- Сәләтне үткән һәм бүгенге Сәләт белән чагыштыр әле.

 - Элек Сәләт күбрәк ябык, атмосфералы хәрәкәт иде. Хәзер инде ул яңадан-яңа проектлар ача, үсә, югарыга күтәрелә.

 - Сәлкеш – ул… 

- Үзенең мөмкинлекләре чикләреннән читтә яшәргә лаеклы кеше.

 - Әйдаман – ул... 

- Дөрес юлга юнәлтүче, күп кенә кешеләрнең үзенең гамәлләре белән дөньяларын үзгәртүче. 

- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Әлбәттә. Бик яхшы кешеләр – Аделя апа Гарипова һәм Булат абый Нәҗипов.

- Син хәзер Сәләттә нәрсә белән шөгыльләнәсең?

- Без, балаларның күңелләрендә истә кала торган шәп смена өстендә эшлибез.

Синеңчә, безгә тагын нинди проектлар җитми?

 - Сәләт һәбербер илдә булсын иде, чөнки илләр яңалыкларга өйрәтәләр.

 - Сәләт эшчәнлегеннән тыш, нәрсә белән шөгыльләнәсең?

- 4-нче курсны тәмамлыйм, диплом язам, футбол уйныйм, тормышның һәр мизгеленнән рәхәтлек табып яшим.

- Татар телендә иң яраткан сүзләрең, гыйбарәләр.

 - Миңа «тырышкан табар, ташка кадак кагар» дигән әйтем бик ошый.

- Сәлкешләргә теләкләрең.

- Сәләт – мөмкинлекләр мохите икәнен аңларга кирәк, ә мөмкинлекләр кешеләрдә – чиксез. Фантазиягезне эшкә җигегез, уйлагыз, уйлап табыгыз, хыялларыгызны тормышка ашырыгыз!

тулысынча укырга

Ләйсән Сабитова

«Sanak-lab» уку-укыту лабораториясенең җитәкчесе

-         Ләйсән, Сәләткә ничек килеп эләктең?

-         Мәктәп елларында математикадан олимпиадада катнаштым, шунда Сәләт турында ишеттем. Беренче тапкыр «Сәләт-Раушан 2006» аланына эләктем.

-         Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

-         Әйе, әлбәттә. Люция апа белән Альбина апа. Люция апа Закирҗанова бүген дә Сәләт проектларында катнаша әле: төрле психологик тренинглар, дәресләр үткәрә.

-         Сары галстугың бармы соң?

-         Юк, мин бик тыйнак сәлкеш идем. Беренче тапкыр әйдаман булгач, балаларның мәхәббәтен тойдым, алар өчен үсәсе, үзгәрәсе килде. Үзем дә балаларны бик яраттым: болар барысы да мине бүгенге халәтемә китерде. 3 ел әйдаман булдым, 2 тапкыр өлкән әйдаман, аннары директор дәрәҗәсенә күтәрелдем. Эшләргә теләү һәм балаларны ярату миңа ачылырга ярдәм итте. Әйдаман булгач син тыныч һәм тыйнак кына булып кала алмыйсың, бу исемне горур йөртү кирәк.

-         Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.

-         Авыр бу. Беренче тапкыр әйдаман булу хисләрен әйтеп-аңлатып бетерү мөмкин түгел. «Сәләт-Раушан 2006» мин булган иң кызу сменаларның берсе булды. «Санак 2016» да хис-кичерешләр дәрәҗәсе буенча шушы сменага тиң. Чагыштырырга авыр: элек бала күзлегеннән чыгып карасам, хәзер җаваплы директор буларак күзәтәм.

-         Берләшмәдәге татар теле дәрәҗәсен ничек бәялисең?

-         Ул гел хәрәкәттә. Берләшмәдәге татар теле дәрәҗәсе һәрвакыт «мөһим» статусында булды. Еллар белән аның әһәмияте тагын да үсә бара.

-         Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?

-         Әле күптән түгел генә «Сәләт-Бәләкәч» җитми иде. Иң кечкенә катнашучылар өчен мондый проект бик кирәк. Ул миңа бик ошый, аның аша Сәләткә иң кече яшьтән эләгеп була.

-         Сәлкешләргә теләкләрең?

-         Елмаегыз, гел үсештә, хәрәкәттә булыгыз, максатларыгызга ирешегез. Сәләтне яратыгыз! 

тулысынча укырга

Миләүшә Сафина

Сәләт ветераны, «Бикафест2017» фестивалендә «Автор-башкаручы» номинациясендә 1-нче урын

Сәләткә ничек килеп кердең? Сөйләп үт әле.

- Сәләт белән мин 2005-нче елда таныштым. Шуннан соң бер ел узгач «Сәләт-Раушан» сменасына сәлкеш булып килдем. Берничә ел «Әйдаманнар мәктәбе» проектында актив катнаштым, шуннан 2 ел рәттән «Сәләт-Рухият»кә әйдаман булып бардым. Сәләт тарихында вокал дәресләре алып барган кызчык буларак та беләләрдер мине күпләре. 2009-нчы елда «Selet Prague School» проектында катнаштым.

- Сәләтнең өч яраткан сменасы.

- Минем өчен «Сәләт-Рухият» иң якыны!

Сары галстугың бармы?

- Бар. 2006-нчы елда алдым.

Бүгенге көндә Сәләттә ниләр белән шөгыльләнәсең.

- Инде 8 ел Сәләт белән аралашканым булмады, үземнең теләгем белән китмәдем, тормыш үзе хәл итте. Ләкин Сәләтне, андагы дусларымны гел сагынып яшәдем һәм менә бүген  Р.Бикмуллин фестивале аша Сәләткэ яңа адымымны ясадым. Киләчәктә Сәләт проектларында катнашырга теләгем бик зур.

- Сәләткә нинди проектлар җитми дип уйлыйсың?

- Балалар өчен «Сәләт-Бәләкәч» проекты бар икәнен беләм. Минем теләгем -  мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен киләчәктә бер юнәлеш башлап җибәрсәләр, рәхәтләнеп катнашыр идем.  

- Сәләттән тыш нәрсә белән шөгыльләнәсең?

- Соңгы елларны мин тормышымны кызым Мәрьямгә багышладым, тормыш авырлыкларына бирешмим. Хәзер әкренләп эшли дә башладым инде, аллага шөкер, иҗат мәктәбендә вокал укытам, яңадан сәхнәгә кайтырга тырышам, кыскасы, иҗат белән шөгыльләнәм, яңа җырлар өстендә эшлим, «Яңа дәвер» музыкаль проектында катнашам.

- Татар телендә иң яраткан сүзләрең, бәлки җөмләләрең.

- «Минем матур кызым». Көнгә 50 тапкыр кабатлыйм.

- Сәлкешләргә теләкләрең.

- Сәләттә булган вакытыгызны максималь рәвештә файдалы итеп уздырырга өйрәнегез. Курыкмагыз, оялмагыз. Минем тормышымда да Сәләт бар дип сөенеп яшәгез.

тулысынча укырга

Роман Стрельников

Сәләт проектларында катнашучы


- Сәләткә кайчан һәм ничек килеп кердең, сөйләп үт әле.

- Бер дә уйламаганда булды ул.  2015-нче елда Резеда апа Сафина (без аның белән КВНда уйнаган идек) «Сәләт-Тел» аланына әйдаман булып барырга тәкъдим итте. Мин шунда ук аның фикерен хуплап ризалаштым, чөнки Сәләт турында бик күп ишеткәнем булды. Кызганыч, ул елны «Тел»гә бара алмадым,  ләкин  «Болгар-Туган тел 2015»  форумына Руслан Закиров командасына эләктем

- Сәләтнең өч яраткан сменасы.

- Әлбәттә, «Сәләт- Шәхес», 2015-2017-нче елларда катнаштым, һәр елны яңалык һәм үзенчәлек бар бу сменада.  КВН күңелемә якын булгач, «Шәхес» тә якын. «Сәләт-Азнакай» сменасын шулай ук бу рәтләргә кертә алам. Бу сменада кеше аз, ләкин без бертуган кебек якын. «Сәләт-Санак 2016» исә мине оештыручы  ролендә сынап карады.  Серемне ачам: «Фәнсар»да шәп, ләкин «Звездный»да рәхәтрәк! (Көлә)

- Узган еллардагы Сәләт белән бүгенгесен чагыштырып кара әле.

- Мин КВН уеннары фанаты, ләкин күп кешедән хәзерге КВН инде ул элеккеге түгел дигән сүзләр ишетәм. Сәләт турында мондый сүзләр йөрми. Чөнки монда һәркем үзен яңа яктан ача ала.

- Сәлкеш – ул…

- Сәлкеш –  үз алдында бик күп мөмкинлекләр ача торган  шәхес.

- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Альбина апа Кадирова һәм Альбина апа Мирмиева. Нәкъ менә алар минем әйдаманлык карьерамда ярдәм кулын суздылар, мин аларга рәхмәтле.

- Әйдаман – ул…

- Әйдаман ул  – караңгыда яктыртып торучы шәм. Әйдаман алдында бик күп җаваплылык тора. Ул сәлкеш өчен дә, сәлкешнең сәләтен ачу өчен дә җаваплы. Әйдаман – үрнәк булырдай шәхес.  Әйдаман вәгъдәсе һәрвакыт үтәлергә тиеш. Өченчедән, әйдаман – гаиләнең бер әгъзасы.  

- Бүгенге көндә Сәләттә ниләр белән шөгыльләнәсең. 

- 2018-нче елның кызу җәенә әзерләнәм.

- Сәләткә нинди проектлар җитми дип уйлыйсың?

- Сәләт КВН лигасы җитми.

- Сәләттән тыш нәрсә белән шөгыльләнәсең?

- КВН уйныйм, укыйм һәм эшлим. Тәүлектә 30 сәгать булсын иде дип хыялланып яшим.

Уңышларың турында да сөйләп узсаң ... 

- КФУның КВН лигасында катнашып өч тапкыр финалист булдым, «Республика» лигасында ярымфиналга чыктым, шахмат уены буенча күп кенә казанышларым бар.


- Татар телендә иң яраткан сүзләрең, бәлки җөмләләрең.

- «Шәхес» сменасында еш кабатлана торган сүз: «канәгатьләндерү». (Көлә) Ә болай Абдулла Алиш иҗатын яратам

- Сәлкешләргә теләкләрең.

- Дус була белегез, дуслыкны саклый  белегез. Сәләтегезне күрсәтергә һәм ачарга оялмагыз. Һәр кеше – шәхес, шуңа ышаныгыз һәм үз өстегездә эшләгез. Сәләт сезгә ярдәм итәчәк!

 

 

 

тулысынча укырга