Шәхес

Алия Мирмиева

«Сәләт-Буа (Гайрәт) 2017» аланы директоры

Сәләткә ничек килеп эләктең? Шул тарихны бәян ит әле, Алия.

- Университетта Сәләт активисты Альбина апагыз Кадирова белән бер төркемдә укыдык. Ул миндә Сәләткә дә, КВНга да мәхәббәт тәрбияләде.

Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.

- Сәләт бик тиз үсә. Элек Сәләт ул аерым дәүләт дигән мәзәкләр йөри иде. Хәзер бу чынбарлыкка әверелә башлады. (Көлә) Балаларым шушы дәүләттә яшәвен тәләр идем.

Сары галстугың бармы соң?

- Эх, ни кызганыч, сәлкеш була алмадым шул. Тик минем 2-нче һәм 3-нче дәрәҗәм, шәмәхә футболкам бар.

Берләшмәдәге татар теле дәрәҗәсен ничек бәялисең? Ә башка телләрнекен?

- Смена директоры буларак, татар телен белмәгән балалар да аны өйрәнергә тырышканын беләм. Әти-әниләр әйтүенчә, өйдә балалары татар телендә аралашсын өчен алар күп көч куя. Ә биредә аралашу бер-берсенә үрелеп татар телендә бара.

Синеңчә, берләшмәгә нинди проектлар җитми?

- Элек кечкенә балалар өчен проект юк иде. Хәзер «Бәләкәч» эшләп килә.  Ул балаларда кече яшьтән татар теленә, мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияли. Үз радиобыз, ТВ, газетабыз булса да начар булмас.

Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- Укытучы булып эшлим. Сәяхәт итәргә тырышам.

Сәлкешләргә теләкләрең?

- Олыгаерга ашыкмагыз! Вакыт бик тиз уза, иң матур сәлкешлек чорының кадерен белегез! 

тулысынча укырга

Булат Гайнетдинов

«Сәләт-Яр Чаллы 2017» аланы директоры

-         Булат, Сәләткә ничек килеп эләктең? Шул тарихны сөйләп уз әле.

-         2011-нче ел иде ул. Татарча КВН уйный идем, гомумән, КВН белән кызыксына идем. Шунда Сәләт турында ишеттем һәм «Сәләт-Рухият» аланында ял иттем.

-         Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.

-         Сәләт кичә һәм бүген – үзара нык аерылалар. Биләрдәге чишмә ягына алып чыгучы күперне генә алыйк. Шаярам, КВНчы бит мин! (Көлә) Гаилә мохите сакланып калды. Миңа калса, бу иң мөһиме.

-         Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

-         Әйе. Минем беренче әйдаманнарым Алинә апа Садриева һәм Самат абый Юзеев. Икенче елны Сәләткә килгәч тә әйдаманым тагын Алинә апа булды. Тик кулдашы гына үзгәргән иде: Самат абыйны Илһам абый Ибраһимов алыштырды. Шушы елны тулысынча ачыла алдым. Әйдаманнарыма моның өчен чиксез рәхмәтлемен!

-         Сары галстугың бармы соң?

-         Бар, икенче елны алдым, «Сәләт-Рухият»тә. Күрәсең, шул галстук артыннан кире кайтканмын. (Көлә)

-         Сәләттәге татар теле дәрәҗәсен ничек бәялисең?

-         Югары. Үзем дә татар телен әйбәт беләм. Туган телем бит ул!

-         Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?

-         Җитә. Елдан-ел яңа проектлар барлыкка килеп тора. Артларыннан өлгерә алмыйм хәтта.

-         Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

-         Укыйм. Быел КФУны тәмамлыйм. Мин – булачак икътисадчы. Эшлим. Буш вакытымда иҗади яктан үсәргә тырышам.

-         Сәлкешләргә теләкләрең?

-         Сәлкешләр! Вакытыгызны юкка әрәм итмәгез. Күңелегезгә ошаган эш белән шөгыльләнегез. Ә Сәләт сезгә һәрчак ярдәмгә килер! 

тулысынча укырга

Айнур Сабиров

«Сәләт-Эшмәкәр 2017» аланы директоры

-         Айнур, Сәләткә ничек килеп эләктең?

-         Сәләткә мине дусларым алып килде. Алар гел бик шәп җәйге лагерь турында сөйләп кызыктыралар иде. 2011-нче елда чакырсалар да, 2012-дә генә Сәләткә барып җитә алдым. «Сәләт-Раушан» аланын сайладым.

-         Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.

-         Алай озак вакыт үтмәде әле, шуңа чагыштырырга авыр. 2012-нче елдагы сәлкешләр бүгенге көндә үзләре әйдаман, проект җитәкчеләре. Моны күрү бик куанычлы. Сәләт бер урында тормый, вакыт белән бергә атлый.

-         Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

-         Әйе: Эльмира Гараева һәм Рафаэль Шамилов.

-         Сары галстугың бармы соң?

-         Әйе. Беренче сменада ук алдым.

-         Сәләттәге татар теле дәрәҗәсен ничек бәялисең?

-         Югары, әлбәттә. Тик камиллеккә чикләр юк икәнен онытмыйк.

-         Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?

-         Бүген берләшмәдә кызыклы проектлар бик күп. Миңа барысы да җитә. Булганыннын бик кәнәгатьмен.

-         Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

-         КФУда, 3-нче курста укыйм, мин – булачак табиб. Үз өлкәмдә югары квалификацияле белгеч буласым килә.

-         Сәлкешләргә теләкләрең?

-         Яулаган үрләрегездә тукталып калмагыз, куйган максатларыгызга ирешегез!

  

тулысынча укырга

Язнур Фатыйхов

«Сәләт-Болгар 2017» аланы директоры

- Язнур, Сәләткә ничек килеп эләктең?

- Кызганычка каршы, миңа сәлкеш булу бәхете елмаймады. Сәләттә беренче адымнарымны 2009-нчы елның «Әйдаманнар мәктәбе»ннән башладым. Безне Арча педагогия көллиятеннән тәҗрибә, белем тупларга юлладылар. Беренче тапкыр әйдаман буларак үземне «Сәләт-Тел» аланында сынадым. Бу алан белән бик күп кызыклы һәм истәлекле вакыйгалар бәйли. Смена башланыр алдыннан миңа 17 яшь кенә иде, ә смена вакытында 18 тулды. Балаларның шаккатканы истә. (Көлә)  

- Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.

- Беренче күргән Сәләт минем өчен яңа бертөрле ачыш иде, аерым бер дөнья булып тоелды. Сәләттәге мәхәббәт, жылылык, яктылыкка, шул атмосферага сокланып таң калдым. Бик күп дуслар таптым Сәләт дөньясында. Шуның өчен бик рәхмәтлемен.

Бүгенге Сәләт баланы шәхес буларак формалаштыра, әйдәп баручы лидерлар тәрбияли. Бик күп юнәлешләр буенча эш алып барыла. Үзен үстерергә, сынап карарга, ныгырга теләүчеләр өчен бар мөмкинлекләр дә бар. Теләк кенә кирәк.

-Сары галстугың бармы соң?

-Сары галстугым юк. 3-нче, 2-нче дәрәҗәдәге Сәләт билгеләренә ия булдым.

- Сәләттәге татартеле дәрәҗәсен ничек бәялисең? Ә чит телләрнекен?

- Сәләттә татар теле дәрәҗәсе югары. Һәм бу бик куанычлы хәл. Татар телен өйрәнергә, үстерергә теләүчеләр өчен дә мөмкинлекләр булдырылган. Башка телләргә килгәндә, яшьләрнең кызыксынуы югары һәм бу бик унай күренеш.

- Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?

- Бүгенге көндә Сәләттә проектлар саны бик күп. Булган проектларны камилләштереп, яңартып, яна форматта тәкъдим итсәң генә.

- Сәләтән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- Әллә ни бн шөгыльләнмим. Эшлим. Элек шигырьләр яза идем, жырларга яратам.

- Сәлкешләргә теләкләрең?

- Тормышның һәр мизгеленнән ләззәт алып яшәгез. Алга куелган максатларыгызны тормышка ашырып, үзегезгә яңалык эзләп, биек үрләр яулап алга атлагыз. 

тулысынча укырга

Тимур Назаров

«Сәләт-Азнакай», «Сәләт-Самара» клублары кураторы, «Болгар-Туган тел 2017» аланының 2 сменасында да техник директор, «Сәләт-Самара 2017», «Иске Казан 2017» аланнарының өлкән әйдаманы

Тимур, Сәләткә ничек килеп эләктең?

- Беренче тапкыр берләшмә турында 2011-нче елда ишеттем, тик 2014-нче елда гына Сәләтлеләр сафына кушыла алдым. Күп кенә олимпиадаларда катнашып җиңү яуладым, шуннан соң мине «Сәләт-Раушан» аланына чакырдылар. «Раушан» – миңа нигез салырга ярдәм иткән смена. Әлеге 18 көннең кызулыгын мин беркайчан да онытмам. Һава торышының монда катнашы юк, хис-кичерешләр кызулыгы иде ул. Бу минем сәлкеш ролендә беренче һәм соңгы сменам булды.

Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.

- Хм, авыр сорау. Чагыштыру дигән нәрсә болай да җиңел түгел ул. Берләшмәдә мин 3 кенә ел әле, бу бик аз вакыт аралыгы. Шунысын беләм: без барыбыз да дөрес юнәлештә барабыз. Уртак максатыбыз, низамәтләребез бар.

Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Әлбәттә! Рәсүл абый Вәлиев һәм Алия апа Әхмәтҗанова. Бүген дә алар белән элемтәне өзмәскә тырышам. Сменабызның күңелле мизгелләрен искә алабыз. Алия апа безнең өчен икенче әни була белде, ул – иң ягымлы әйдаманнарның берсе. Һәрвакыт янәшәбездә булды, назын кызганмады, хәлләребезне гел белешеп торды. Ә Рәсүл абый бик җитди кеше. Кирәкле вакытта кырыс, тиеш урында мактый белде. Алар минем өчен бүген дә чын әйдаман үрнәге. Аларга охшарга тырышам.

Берләшмәдәге татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисең?

- Татар телен Сәләттә өйрәнә башлаганнарны күреп чын күңелдән сокланам. Үзе дә үсә, башкаларны да үсешкә омтылдыра. Андый мисаллар шактый. Гел күзәтеп йөрим, сөенәм.

Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- Әлегә «FairPlay» мини-футбол лигасын оештыруда катнашам, Сәләт кысаларында да шундый чемпионат булдырасым килә. FIFA17 буенча да шундый чемпионат оештырсаң шәп булыр иде. Теләүчеләр дә күптер, миңа калса. Кызык өчен инстаграмда дустым белән @timur.aydar  аккаунтын булдырдык, тормышыбыздагы кызыклы вакыйгаларны төшереп шунда кертәбез.

Сәлкешләргә теләкләрең?

- Сменалардан ләззәт алыгыз! Сәләт берләшмәсе мохитендә ел дәвамында булыгыз! Моның өчен Сәләт йорты,  Сәләт клублары бар. Үз районыгызда да Сәләт клубы ачыгыз. Безнең белән булыгыз!

тулысынча укырга

Эльвира Галимова

«Сәләт-Рухият 2017» аланы директоры

Эльвира, Сәләткә ничек килеп эләктең?

- 2011-нче елда республикакүләм олимпиадада катнаштым. Биредә «Сәләт-Марафон» проекты кысаларында Сәләтнең актив, максатчан яшьләре җәйге аланнар турында сөйләделәр. Мин бу оешма турында,  аеруча  Биләрдәге форум турында ТНВ каналыннан күп ишеткән идем инде. Бик кызыксам да алмаслар дип курыктым. Олимпиадада катнашучылар арасында Илһам Ибраһимов та бар иде, ул мине «Сәләт-Рухият» аланы белән якыннан таныштырды. Аның киңәшләре белән мин шушы аланны сайладым да. Бүгенге көнгә кадәр ике әйберне аңлый алмыйм: ник иртәрәк барырга уйламаганмын һәм Сәләтне ничек лагерь дип атый алганмын. (Көлә) Аның форматы да икенче бит! Балачагымда мин бик күп лагерьләрдә булырга өлгердем, тик Сәләткә килгәч кенә үземнекен таптым. Биредә мин үз өемдә шикелле.

Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.

- Сәләтне безнең һәрберебез белән чагыштырып була. Һәркөнне көзгегә күз салгач, без зур үзгәрешләр күрмибез. Тик моңа карап кына үсми, үзгәрми тормыйбыз. Фотосурәтләрне барлаганда да шушы үсеш юлын уйлап елмаябыз. Сәләт тә шулай. Аның үсеше, чыннан да, бик зур бит. Бүгенге көндә дә ул шушы юлда әле: безгә һәрдаим яңа офыклар ачып тора. Тик аның рухы, мохите һаман шул ук.

Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

-  Әйе, әлбәттә! Аделина Нуруллина һәм Данил Шәймуллин. Шәмчекләрне дә, «Березка» базасын, гитаралы җырларны да хәтерлим. (Көлә)

Сары галстугың бармы соң?

- Әйе. 2012-нче елда «Сәләт-Рухият»тә алдым. Шатлыгымны әйтеп-аңлатып бетергесез иде.

Берләшмәдәге татар теле дәрәҗәсен ничек бәялисең? Ә чит телләрнекен?

- Сәләттәге кебек күпләп татар телендә иркен сөйләшүче яшьләрне  тагын кайда очратырга була микән? Башка милләт балалары да бик теләп татарча өйрәнә. Ә чит телләргә килгәндә һәр Сәләт активисты 3-тән артык тел беләдер, минемчә. Бу инде үзенә күрә бер тенденция, чөнки күп телләр белү – модада.

Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?

- Миңа калса, чит илдә яхшылап урнашырга кирәк. «Сәләт-Австралия», «Сәләт-Прага» яки «Сәләт-Монреаль» проектларын ел саен уздырыла торган итсәк яхшы булыр иде.

Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- КГАСУда укыйм, диплом язам, киләчәккә планнар корам. Экстрим, сәяхәтләр яратам. Китап укыйм, тәмле әйберләр пешерәм.

Сәлкешләргә теләкләрең?

- Үзегезгә ышаныгыз, бирешмәгез, бер мөмкинчелекне дә кулдан ычкындырмагыз. Бу кагыйдә һәр очракта да эшли. Тормышыгызның һәр секундыннан, һәр кешесеннән ләззәт алып яшәгез. Ә Сәләт сезгә бәхетле мизгелләр бүләк итәр!  

тулысынча укырга

Тимур Фәтхулов

«Сәләт-Тел 2017» аланы директоры

- Сәләткә килеп эләгү тарихын сөйләп уз әле.

- 2005-нче елда әни мине җәйге лагерьгә җибәрергә уйлады. Миннән олырак абый-апаларым, туганнарым төрле статусларда Сәләт сменаларында булганнар иде инде. Шуңа да Сәләтне сайлады. Минем генә барасы килмәде, киреләндем. Моңарчы җәйге лагерьләрдә булганым да юк иде. Тик ахыр чиктә ризалаштым. Сәләт дөньясы белән дуслыгым шулай башланды.

- Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.

- Сәләт вакыт белән бергә атлый. Без югары технологияләр чорында яшибез, Сәләт бу планда да калышмый. Татарстаныбыз да әйдәп баручы республикалардан бит. Ә биредәге яшьләр – Татарстанның киләчәге.

- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Әйе, әлбәттә: Нурбәк абый Батулла һәм Диләрә апа Сөләйманова.

- Сары галстугың бармы?

- Әйе. Беренче барган елны ук «Сәләт-Раушан»да алдым.

- Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?

- Авыр сорау. Шәхсән мин «Сәләт-Аршан» сменасын кайтарыр идем. Миңа калса, Сәләткә диңгез яры буендагы смена кирәктер. Андый аланның үзенә күрә бер рәхәтлеге, җиңеллеге бар. Тимур абый Сөләйманов белән дә бу хакта сөйләштем әле. Үзем дә рәхәтләнеп тагын бер кат «Сәләт-Аршан»га барып кайтыр идем.

- Сәләттәге татар теле дәрәҗәсен ничек бәялисең? Ә чит телләрнекен?

- Камиллекнең чиге юк диләрме әле? Безнең балалар бик сәләтле бит, татар һәм инглиз телләренең дәрәҗәләре бер тирәдә дияр идем хәтта. Әйдаманлык чорымда авылда яшәүче балаларның татар теле дәрәҗәсенә гел шакката идем. Бүген дә татар телен авылдан өйрәнергә кирәк дип саныйм.

- Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- Төрле иҗтимагый һәм яшьләр проектларында катнашам. Түземсезлек белән «Сәләт-Тел 2017» сменасын көтәм. Тәҗрибә туплар өчен чит илгә барып кайтасым килә. Гомумән алганда, мин ирекле, тормыштан ләззәт алып яшим.

- Сәлкешләргә теләкләрең?

- Кадерле сәлкеш! Берәр кайчан син дә әйдаман булырга теләк белдерерсең. Үзеңең сәлкешең өчен бар яклап та үрнәк бул! Аның тормышка карашлары синеке төсле булачак, еллар узгач аңарда үзеңнең күңел көзгесен күрерсең.  

тулысынча укырга

Сабир Галимуллин

«Сәләт-Самара» клубы рәисе

- Сабир, Сәләткә килеп эләгү тарихын сөйләп уз әле.

- 2014-нче елда мәктәбебезгә Татарстан Республикасының Болгар музей-тыюлыгында «Болгар-Туган тел» форумы үтәчәге хакында мәгълүмат килде.  Җәйгә планнар кормаган идем әле, урыннар саны да чикле иде, мәктәбебез активисты булгач безгә шунда барырга тәкъдим ясадылар. Башта нәрсә икәнен бөтенләй белмәдек. Тик форумның 3-4 көне җитә калды, мин бүтән Сәләттән аерылмаячагымны аңладым. Сәләттәге мохит әйтеп-бетергесез рәхәт юит ул.

- Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.

- Уйлап карасаң, 2014-нче елдан әллә ни күп вакыт та узмаган кебек. Тик аерма күзгә күренерлек. Берләшмәбез яшь буын арасында танылганнан-таныла бара. Мин моны проектларның сыйфаты яхшы булудан, аудитория белән эшли белүдән һәм мавыктыргыч чаралар төрлелегеннән күрәм. Чыннан да, Сәләт бүгенге көндә яшьләр арасында брендка әверелде.

- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Әйе, Илсөяр апа Нуретдинова һәм Фәнил абый Хәсәнов. Алар бүлешкән энергиянең көче бүгенгә кадәр йөрәгемдә. Чын мәгънәсендә илһамландыручыларым булдылар, актив тормыш позицияле булуның ни икәнен аңлаттылар.

- Сары галстугың бармы соң?

- Әйе, бар, «Сәләт-Балтач» аланында тапшырдылар. Мин аны Сәләттәге беренче казанышым дип саныйм.

- Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- Сәләттән тыш иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнәм, Самара татарлары тормышында актив катнашам. Өлкәбезнең «Туган тел» татар җәмгыятенең әгъзасы булып торам, мәктәп эшләрендә  үз өлешемне кертеп, КВН уйныйм. Озын сүзнең кыскасы, күңелемә ләззәт бирерлек шөгыльләрем байтак. Тәҗрибә тупларга ярдәм итүче, яңа мөмкинлекләр ачучы чаралардан читтә калмаска тырышам.

- Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?

- Авыр сорау бу. Проектлар саны болай да бик күп, төрле юнәлешләрне колачлыйлар. Миңа калса, инновацион, яңа форматлы ресторан гына җитми. (Көлә) Моның белән яшьләр эшләре базары тулысынча Сәләт кулында булыр иде.  

- Сәләттәге татар теле дәрәҗәсен ничек бәйлисең?

- Күбесе татарча яхшы сөйләшә. Әле безнең арада башка милләт вәкилләре, чит төбәкләрдән килгән катнашучылар булуын да онытмаска кирәк. Камиллекнең чиге юк, өйрәнүне, алга баруны туктатмыйбыз.

- Сәлкешләргә теләкләрең?

- Бернидән дә курыкмагыз! Курку хисе кешене бер урында туктатып тора, ачылырга ирек бирми. Үзегезгә ышаныгыз! Сезнең барысы да шәп килеп чыгачак!   

тулысынча укырга

Илүсә Шиһапова

«Сәләт-Югары Тегермәнлек» клубы рәисе

-         Илүсә, Сәләткә ничек килеп эләктең?

-         2012-нче елда Болгарга экскурсиягә киттем. Шунда сары футболкалардагы балаларны күреп сораштырдым. Кайтып Сәләт турында интернеттан укыдым. Тик Сәләтлеләр сафына эләгү өчен тагын 2 ел көтәргә туры килде, Сәләткә 7-нче сыйныфтан соң гына алалар бит. 2014-нче елда мин дә Сәләт гаиләсенә кушылдым.

-         Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.

-         Шушы 3 ел эчендә Сәләт бик нык үзгәрде. Әлеге үзгәрешләр «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәге ачылганнан соң аеруча да сизелде. Аланнар саны да артты, гаризалар калдыру системасы да күпкә җиңеләйтелде. Проектлар саны да үсә, алар белән бергә Сәләт тә үсә. Сәлкешләрнең мөмкинләре дә артканнан арта бара. Сәләттә хыялыңны тормышка ашырасы бик җиңел.

-         Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

-         Минем беренче аланым – «Сәләт-Санак». Беренче әйдаманнарымны, әлбәттә, хәтерлим: Равил абый белән Резедә апа. Бүген дә Сәләттә гел очрашып торабыз. Равил абый КВН уйный, аның чыгышларын бик яратып карыйм.

-         Сары галстугың бармы соң?

-         Кызганычка каршы, сары галстугым әлегә юк. Аның турында һәр сәлкеш хыялланадыр.

-         Сәләттәге татар теле дәрәҗәсен ничек бәялисең? Ә чит телләрнекен?

-         Сәләттәге татар теле дәрәҗәсе әйдаманнардан тора, минемчә. Шуңа да төрле аланда татар телен белү төрлечә. Әйдаман – сәлкеш өчен үрнәк шәхес, аның мисалында сәлкеш татар телен камилләштерергә омтыла. Ә гомумиләштереп әйткәндә, Сәләттәге татар теленең сыйфаты әйбәт. Миңа калса, Сәләт – яшьләр арасында татар телен популярлаштыручы бердәнбер оешма.

-         Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?

-         Миңа калса, Сәләткә хореография белән бәйле проектлар җитми. Мәсәлән, «БикаФест»та җырчы да, композитор да үзен күрсәтә ала, ә биюче юк. Үзем бию белән шөгыльләнгәч бу сорауне күңелемә бик якын алдым.

-         Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

-         Сәләт берләшмәсеннән соң «Дуслык» берлегендә дә рәис булып торам.

-         Сәлкешләргә теләкләрең?

-         Сәләттә сине тәнкыйтьләүче булмас. Шуңа да куркып калмаска кирәк! Сиңа монда һәркем ярдәм итәргә әзер. Үсәргә тырышыгыз, ә Сәләт сезгә ярдәм кулын сузар! 

тулысынча укырга

Альбина Кадирова

«Сәмрух 2016» ел премиясенең «Ел директоры» номинациясе җиңүчесе

- Альбина, син Сәләткә ничек килеп эләктең? 

- Мин бу тарихны бик күп тапкырлар сөйләдем инде, тик ничә сөйләсәм дә туйдырмый. 2007-нче елда Бөгелмәдә «Сәләт-Бөгелмә» аланы уздырырга уйладылар. Нибары бер төркем олимпиада җиңүчеләрен җыйдылар да, смена оештырып куйдылар. Минем башта бер дә барасым килмәгән иде, тик әнигә каршы торып булмады. Ул елны без Биләрдә узучы Сәләт фестиваленә делегация буларак кына бардык, ә инде 2008-нче елда «Сәләт-Бөгелмә»нең рәсми ачылу тантанасы узды. 

- Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр. 

- Чагыштырырга авыр, дөресен генә әйткәндә. Чөнки элек мин бала идем, күп нәрсә минем өчен яңалык булган, дөньяга карашым да сабыйларныкы. Әйдаманнар сәлкеш өчен кумир, үрнәк кешеләр. Үземне әйдаман ролендә күз алдына да китерә алмый идем! Директор булуны әйтеп тә торасы юк. Сәләт үсә, алга бара. Минем сеңлемә 9 яшь, ул инде Форумда да булып өлгерде. Балаларны үстерергә ярдәм итүче мондый мохит булуы шатландыра. Тормыш, вакыт алга барса да, Сәләтнең низамәтләре үзгәрешсез кала. 

- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме? 

- Әйе: Иршад абый һәм Айназ апа. Аларның шәмчекләренең рәхәтлеген әйтеп-аңлатып бетергесез! Иршад абый гитарада уйнаса, Айназ апа безгә акыллы фикерләрен җиткерде. 

- Сары галстугың бармы соң? 

- Бар, 2008-нче елда алдым. 

- Сәләттәге татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисең? 

- Калганнарныкы ничектер, минеке көннән-көн үсә. Шуңа да югары дәрәҗәдә дип бәялим.

- Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең? 

- Сәләттән тыш тормышыма вакыт бик аз кала. Бу Сәләттә эшләвем белән бәйледер. Магистратураны тәмамлыйм. Хәтта икене. (Көлә) Буш вакытымда рәсем ясарга, чигәргә яратам. 

- Сәлкешләргә теләкләрең? 

- Инстаграмда кызык кына бер хештег бар: #вдыхаясчастьекаждуюминуту дип атала ул. Менә шуны телим мин сезгә! Һәр минутыгыз бәхетле үтсен! Тормышыгыздан ләззәт алып яшәгез!

тулысынча укырга

Гүзәл Гайнанова

«Сәмрух 2016» ел премиясендә Сәләтнең махсус стипендиясе лауреаты

-         Гүзәл, Сәләткә эләгү тарихын сөйләп уз әле.

-         Сәләткә мин очраклы рәвештә генә килеп эләктем дисәм дә ялгыш булмас. Классташ кызым «Сәләт-Рухият» турында ишеткән һәм шул аланга мине дә гариза тутырырга мәҗбүр итте. Нәтиҗәдә мине алдылар, ә аны юк. Башта бармаска уйлаган идем, тик язмышымны сынап карыйсым килде.

-         Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.

-         Быел Сәләт дөньясы белән танышуыма 5 ел була. Бу вакыт аралыгында Сәләт зур үзгәрешләр кичерде. Тик бу әле соңгы нокта түгел, берләшмәбез тагын да зуррак үрләр яулый ала. Шунысын төгәл әйтә алам: елдан-ел Сәләт үсә, үзгәрә һәм зуррак уңышларга ирешә.

-         Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

-         Хәтерләмичә! Шуңа да беренче әйдаманнар бит алар: Алинә апа Садриева һәм Илһам абый Ибраһимов. Әйдаманнарымның берсендә соңыннан 3 тапкыр сәлкеш булдым әле. (Көлә)

-         Сары галстугың бармы соң?

-         Бар. Соңгы тапкыр сәлкеш булганда «Сәләт-Рухият»тә алдым.

-         Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

-         Бүгенге көндә төп игътибарны һәм вакытымны укуга бирәм. Быел университетны тәмамлыйм, шуңа да бар уйларым имтиханнар һәм диплом турында. Шулай ук инглиз телен өйрәнәм.

-         Сәләттәге татар теле дәрәҗәсен ничек бәялисең? Ә башка чит телләрнекен?

-         Үземнең шәхси үрнәгемдә инандым: Сәләттә татар телендә сөйләшәсе килеп тора. Бу, минемчә, күп нәрсә турында сөйли.

-         Синеңчә Сәләткә нинди проектлар җитми?

-         Барлык проектлар да җитә. Һәр кеше биредә күңеленә ошаган юнәлешне таба алачак.

-         Сәлкешләргә теләкләрең?

Олыгаерга ашыкмагыз. Сәлкеш булу – иң шәп роль һәм мөмкинлекләрнең берсе.
тулысынча укырга

Фәннур Шәйхетдинов

«Сәмрух 2016»  ел премиясенең «Ел әйдаманы» номинациясе җиңүчесе

- Сәләткә эләгү тарихын сөйләп уз әле.

-  Сәләткә мин 2010-нчы елда килеп эләктем. Апам – Гөлчәчәк – «Раушан»да ул елны журналистика укыткан иде, кайтты да, миңа Сәләтнең бөтен үзенчәлекләрен сөйләп бирде. Əлбәттә, ул аңа кадәр дә белгән Сәләт хакында, ә менә миңа бик кызык булды. Шул ук елны «Сәләт-Шәхес» аланына юл тоттым. Киттем дә, һаман кайтканым юк Сәләттән. (Көлә) Бик рәхмәтлемен апама! Əле дә хәтерлим «Рәхмәт әйтерсең» әле дигәнен.

- Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр. 

- Беренче күргән Сәләт хәзерге Сәләттән нык аерыла. Гомумән алганда, Сәләт бик нык үсте! Хәзер нинди генә проектлар юк, һәрбер проектта күпме кеше катнаша бит! Сәләтне хәзер дөньяның төрле почмакларында беләләр. Геометрик прогрессиядә үсә Сәләтебез! Тагын 7 елдан соң «Сәләт-Ай» аланына гаризалар кабул ителә дисәләр дә аптырамам.

- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме? 

- Беренче әйдаманнарымны төнлә уятып сорасалар да әйтеп бирә алам. Яраткан Ленар абый Сираҗиев белән Алисә апа Шәкүрова. Иң беренче әйдаманнары һәр сәлкешнең күңелендә аерым урын алып тора шул. Белмим, мине хәтерлиләр микән, әмма минем өчен алар иң-иңнәре!

- Сары галстугың бармы? 

- Сары галстугым бар. 2011-нче елда алдым. Минем өчен бу Сәләт дөньясында тагын бер баскычка күтәрелү булып торды.

- Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең? 

- Сәләттән тыш мин бик күп нәрсә белән шөгыльләнәм. Футбол уйнарга һәм карарга, театрга йөрергә, төрле темаларга бәхәс алып барырга, көлергә, фильмнар карарга, уемдагы идеяләрне чынга ашырырга, онытылып барган татар җырларын тыңларга, сәясәт турында фикер алышырга яратам. Кечкенәдән балыкка йөрим. Бу минем иң яраткан шөгылем. Бу тормышта үземне төрледән-төрле юнәлешләрдә сынап карыйсым килә.


- Сәләттә татар теле дәрәҗәсен ничек бәялисең? Ә башка телләрнекен? 

- Сәләт татар телле мохит дибез. Татар телен мин монда 8/10 дип бәяләр идем. Нигә 10 түгел дисезме? Моңа яшьләрнең үзара аралашуы комачаулый. Сәләттән тыш дөньясы гел рус телендә үтә торганнарга, әлбәттә, кинәт кенә татар теленә күчү кыен. 

- Синеңчә Сәләткә нинди проектлар җитми?

- Сәләт татар дөньясын саклап калырлык мохитләрнең берсе. Киләчәктә Сәләтнең үзенең мәктәбе, университеты, театры, телевидениесе һәм башка төрледән-төрле кызыклы проектлары һичшиксез булачак. Барлык хыялларны чынга ашырыр өчен мөмкинлекләр бик күп. Алар үзебездә  – Сәләттә.

- Сәлкешләргә теләкләрең? 

- Сәлкешләргә теләгем шул. Курыкмагыз! Һәрьяклап ачылыгыз! Үзегезне тагын да үстерегез! Сәләттә барысын да нәкъ менә сезнең өчен оештыралар, барысын да максималь дәрәҗәдә алырга, Сәләтнең бөтен рәхәтен татырга тырышыгыз. Күпмедер вакыт узгач, соң булырга мөмкин. 

 

тулысынча укырга

Айгөл Шакирова

«Сәмрух 2016»  ел премиясенең «Ел сәлкеше» номинациясе җиңүчесе

- Сәләткә эләгү тарихын сөйләп уз әле.

- 2012-нче елның май кичендә миңа мәктәптәге беренче укытучым шалтыратты. Төрле ярышларда катнашып, призлы урыннар яулаучы, актив балалар өчен  Сәләт  лагере барлыгын әйтте һәм миңа барырга тәкъдим итте. Үземне сынап карап, гариза тутырырга булдым. Менә шулай башланды да миңа очар канатлар куйган Сәләт мохите белән танышу.

- Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.

- Беренче күргән Сәләт ул - дуслык, белем һәм иҗат мохите. Килү белән үземә яңа мөмкинлекләр ачтым, ана телебезне үстерү - безнең бурычыбыз икәнлегенә инандым. Хәзерге вакытта Сәләт үсә, мөмкинлекләрен киңәйтә, һәм, минемчә, татар милләтенең якты киләчәге өчен зур тырышлык куя.

- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме? 

-  Әлбәттә! «Сәләт- Биләр каласы » аланы әйдаманнары -Айгөл апа Закирова һәм Ильшат абый Исмәгыйлев. Минем Сәләт дөньясы белән кызыксынуымда аларның өлеше зур, шуның өчен зур рәхмәт аларга!

- Сары галстугың бармы соң? 

- Юк, сары галстугым юк. Аны алырга теләгем бар,  ләкин «Ел сәлкеше» исеменә ия булу минем өчен зур горурлык һәм сары галстукка караганда мөхимрәк.

- Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең? 

- Мин Казан Федераль Университеты IT-лицееның 11-нче сыйныфында белем алам һәм бүгенге көндә имтиханнарга әзерләнү белән мәшгуль. Ләкин буш вакытымда иҗат белән шөгыльләнергә яратам: биим, жырлыйм.

- Сәләттә татар теле дәрәҗәсен ничек бәялисең? Ә башка телләрнекен? 

- Сәләттә татар теле дәрәҗәсе бик югары. Ул тагын да үсә, киңәя һәм балалар аның никадәр бай, матур булуы турында тагын да күбрәк белә. Ләкин шул ук вакытта рус, инглиз телләре дә еш кулланыла, чөнки сәләтле балалар төрле яктан үсәргә тиеш.

- Синеңчә Сәләткә нинди проектлар җитми?

- Бүгенге көндә Сәләт сәлкешләренә күп мөмкинлекләр бирә. Минемчә, Сәләткә сәнгать мәктәбе җитми. Анда ел дәвамында балалар җыр, бию, рәсем ясау һәм башка шөгыльләр белән мавыга алырлар иде.

- Сәлкешләргә теләкләрең?

- Сәлкеш булган мизгелләрнең һәрберсенең кадерен белегез. Оялып, куркып тормагыз, үзегезне һәряклап ачыгыз. Бергәләп яраткан Сәләтебезне, туган телебезне ныгыту, үстерү өстендә эшлик!

тулысынча укырга

Алисә Җамалиева

Сәләт ветераны

- Алисә, Сәләткә ничек килеп эләктең?

- Сәләткә мин беренче тапкыр 2007-нче елда олимпиадада җиңгәч сессиягә килдем. Авыл мәктәбендә укучы гади авыл баласы идем. Шуңа Сәләт турында «Тамчы шоу», «Яшьләр тукталышы» кебек тапшырулардан гына ишеткән булды. Әлбәттә, сессиягә чакыру алгач бик сөендем. Ә менә сессиянең үзенә килгәч куркып калдым. Монда барлык балалар, укучылар шундый акыллы, ниндидер сөрәннәр кабатлап йөриләр, зур кешеләргә очрашулар вакытында катлаулы сораулар бирәләр, барысыннан да төрле идеяләр ташып тора. Бу минем өчен шаккаткыч хәл иде. Шуңа сессиянең беренче ике көнендә миңа бик авыр булды. «Моннан соң башка Сәләткә бармыйм, миңа монда бик оят!» дип, әнигә шалтыратканымны әле дә хәтерлим. Тик шул вакытта Сәләттәге мохит, әйдаманнарның көчлелеге, мәктәп балалары арасындагы Сәләт президентының (ул вакытта Рамазан иде) дөрес эшчәнлек алып баруы миндә үз-үземдә ышаныч уятты, Сәләткә тулысынча алып кереп китте һәм сессиянең азагында мин аланнарга да, калган сессияләргә дә йөриячәкмен дип сүз биреп, Сәләткә гашыйк булып кайтып киттем. 

- Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.

- Мин беренче күргән Сәләт хәзергесе кебек әллә ни зур түгел иде. Барысы да бер-берсен белә иде. Хәзер исә Сәләт шул кадәр зурайды. Без яшәгән, укыган урыннар бик гади иде, ә хәзер барлык яшәү, уку шартлары күпкә яхшырды. Проектлар саны искиткеч күп! Элегрәк «Мин Сәләттә булдым!», дигәч, «Ә нәрсә соң ул?» дип сорыйлар иде. Ә хәзер исә: «О, мин дә Сәләттә булдым бит! Минем дустым Сәләттән!»  дигән җавап ишетәсең.

- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Әйе. Беренче әйдаманнарым Айсылу апа Рәхмәтуллина һәм Әнвәр Туйкин иде. 

- Сары галстугың бармы?

- Бар, беренче елны ук «Сәләт-Раушан» аланында бирделәр. 

- Сәләттәге татар теле дәрәҗәсен ничек бәялисең?

- Сәләттәге тел дәрәҗәсенә тел-теш тидерерлек түгел, минемчә. Берара урыслашу көчәя дигән фикер туып алган иде, тик ул тиз онытылды. Бүген татар теленә игътибар бик зур, тагын да ныграк үстерделәр. Шәхсән үзем Сәләткә килгән саен авыз тутырып татарча сөйләшәм, мине һәрвакыт аңлыйлар, минем белән дә татарча сөйләшәләр.

- Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?

- Минемчә, бүген Сәләттә бар да җитеш, бар да бар. Айга менү проекты гына юк кебек. (Көлә) Кем белә, бәлки бу да инде уйда бардыр.

- Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- «Татар радиосы»нда эшлим, бүгенге көндә декрет ялында. Раяна исемле кыз үстерәбез. Аны да Сәләт дөньясы, «Сәләт-Бәләкәч» клубы белән таныштырырга телим. Ял белән беррәттән эшне дә алып барырга тырышам: «Музыкаль каймак» тапшыруының телевизион версиясен алып барам, сценарийлар язам. Әле күптән түгел генә кафе ачу бизнесы белән дә шөгыльләнә башладым.

- Сәлкешләргә теләкләрең?

- Сәләткә очрашуларга килгән, зур үрләргә ирешкән абый-апалар тормыш тәҗрибәләреннән чыгып гел матур, акыллы теләкләр телиләр. Шуларны куен дәфтәренә язып барыгыз, гел истә тотыгыз. Ә миннән теләк: укырга, эшләргә, матур итеп яшәргә!

 

тулысынча укырга

Алимә Сәләхетдинова

Сәләт ветераны

- Алимә, Сәләткә ничек килеп эләктең?

-  Сәләткә беренче курста укыганда эләктем, «Изге чишмә» аланына. Ни кызганыч, сәлкеш булу бәхете миңа эләкмәде.

- Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.

- Сәләт үзгәрде. Элеккеге hәм хәзерге Сәләтне чыгыштырып та булмый кебек. Әмма hәркайсының үз кыйммәте бар, минемчә. Элеккеге ташып торган энтузиазм, романтика, идеяләр, хәзерге вакытта техник мөмкинчелекләр, шартлар, хөкүмәт тарафыннан ярдәм күрсәтүләре белән берләштерелгән, тагын да көчлеләнгән. Әле алда тагын ниләр көтәдер! Ләкин мин ышанам, барысы да яхшы булачак. 

- «Изге чишмә»дәге беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Алар безнең аланнарыбызның директорлары иде, минем йөрәктә гел укытучыларым, әйдаманнарым, үрнәк алучыларым – Булат абый Хәкимов, Рөстәм абый Мусин.

- Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- Ирем белән 3 бала үстерәбез, сәяхәт итәргә бик яратабыз, илләр гизәбез. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләдем. Казанда татар телендә бишектән үстерү юнәлешен үстерергә тырыштык. Канадага күчкәч тә татар балаларына дәресләр оештырдым. Хәзерге вакытта үзем дә укучы мин – көллияттә француз телен өйрәнәм.

- Сәләттәге татар теле дәрәҗәсен ничек бәялисең? Ә башка чит телләрнекен?

- Соңгы елларны минем фестивальда (хәзер Сәләт Форумы) булганым юк, шуңа да бәяләргә авыррак. Шәхсән үземә Сәләт тормышымда татар телле дөнья бирде. Гомумән әйткәндә, берләшмә татар телен популярлаштыруда зур роль уйный. Алга таба шушы юнәлештә эшләп, игътибарны югалтмавыгызны теләп калам.

- Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?

- Һәрбер проект үз вакыты, көче, ихтыяҗы белән туа. Сәләттә бик көчле фәнни проектлар туачак дип ышанам.

- Сәлкешләргә теләкләрең?

- Сәлкешләргә гел актив булырга, hәр көннәрен продуктив үткәрергә, хыялланырга киңәш итәр идем. 

тулысынча укырга

Диләрә Сабитова

Сәләт активисты

- Диләрә, Сәләткә ничек килеп эләктең? 
- Үземнең төрле өлкәләрдәге казанышларым ярдәмендә. 2007-нче ел иде ул. 
- Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр. 
- Бу чагыштыру мөмкин түгелдер, миңа калса. Сәләт безне шатландырып көннән-көн үсә. 
- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме? 
- Әлбәттә, беренче әйдаманнарны, беренче сменаңны онытып булмый ул. Минем беренче әйдаманым – Элина апа Степанова. 
- Сары галстугың бармы? 
- Әйе, 2010-нчы елда, «Рухият»тә алдым. 
- Берләшмәбездәге татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисең? Ә чит телләрнекен? 
- Татар, рус, инглиз телләренең дәрәҗәсе бездә югары. 
- Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми? 
- Минемчә, хәзерге вакытта Сәләткә бар да җитә. Булганнарының сыйфатын саклап, тагын да үстерергә кирәк. 
- Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең? 
- Эшемне, сәяхәт итәргә яратам, спорт чараларында катнашам, балаларга инглиз теле өйрәтәм. 
- Сәлкешләргә теләкләрең? 
- Үсегез, ачылыгыз, бернидән дә курыкмагыз!
тулысынча укырга

Диләрә Хәлитова

«Биләр каласы 2016» өлкән әйдаманы

-         Диләрә, Сәләткә килү тарихын сөйлә әле.

-         Алексеевск районының Балалар иҗаты үзәгендә ирешкән уңышларым өчен Сәләткә чакырдылар. «Биләр каласы» аланы да минем туган районымда урнашкан, шуңа да шушы аланга килдем.

-         Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.

-         Минем Сәләткә килгәнемә әллә ни озак түгел әле. Тик шулай да аның үсеш динамикасын сизми мөмкин түгел. Берләшмәбез, заманча терминнар белән әйтсәк, модернизация юлыннан атлый. Соңгы елларда өстәмә белем бирү ысуллары тагын да артты: Сәләт Форумындагы файдалы уку-укыту программасы, кызыклы проектлар, һ.б.

-         Сәләттәге татар теле дәрәҗәсен ничек бәялисең? Ә башка телләрнекен?

-         Елдан-ел татар теле дәрәҗәсе артканнан-арта бара. Рус телле балалар да Сәләт дөньясына ашкыналар, бу бик күңелле күренеш. Бездә татар телен өйрәнергә теләгән кешегә ишекләр ачык бит. Ә Сәләткә килгәнсең икән, аны өйрәнми мөмкин түгел: барлык программа, дәресләр, чаралар татар телендә. Әйдаманнар да сөйләм телен үстерә, үзара гел татарча аралашабыз. Тик бер татар телендә генә туктап калмыйбыз: «Чит телне дә яхшы бел», - ди халык гыйбарәсе. Сәләт – өч телле мохит.

-         Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?

-         Миңа калса, «Үз кулларың белән» исемле проект турында уйларга кирәк.

-         Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

-         Сәләттән тыш иҗат белән шөгыльләнәм. Быел Казан федераль университетын тәмамлыйм, дипломлы «педагог-хореограф» булам. Иҗат студиясендә балаларны биергә өйрәтәм. Эштән, укудан бушаган арада агачка татар орнаментларын төшерәм.

-         Сәлкешләргә теләкләрең?

-         Сәлкешләр! Сменадан ләззәт алыгыз: барлык чараларда катнашыгыз, һәр мизгелне кызыклы итегез. Шул очракта, хатирәләрне барлаганда, йөзегездә елмаю туар. Сәләт тормышта этәргеч булып тора, ул сиңа иң кирәкле сыйфатларны тәрбияләргә сәләтле. Сменаның уңышлы булуы сезнең үзегездән тора.

тулысынча укырга

Руслан Закиров

Сәләт активисты, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясе солисты

Руслан, Сәләткә килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле.

- 2007-нче ел иде ул. Әни Сәләт аланнары турында каяндыр ишеткән, мине шунда җибәрмәкче булды. Безгә «Сәләт-Раушан» аланын тәкъдим иттеләр, тик әни  «Лаеш монда гына бит ул» дип ризалашмады. Шулай итеп «Сәләт-Биләр каласы»на киттем.

Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Әйе, әлбәттә: Гөлнара Шакирова һәм Гөлназ Фәсхетдинова.

Сары галстугың бармы?

- Әйе. Беренче елда ук алдым. Икенче сары галстукны миңа Марс Шакиров тапшырмакчы иде. Кызык вакыйга булды ул: «Сәләт-Раушан»ның турытаягы бара, аңа сары галстук тапшырдылар. Ул аны миңа суза,  «Руслан аңа лаеграк!» – ди. Мин алмадым. (Көлә)

Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.

- Оешмабыз бу вакыт аралыгында бик үсте. Зурайды, көче дә артты, Татарстанның татар телендә аралашучы һәм татар телен өйрәнергә теләүче яшьләре тормышының аерылыгысыз өлешенә әверелде. Сәләтнең проектлар саны да артканнан-арта бара. Берләшмәбез белән бик горурланам!

Сәләттәге татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисең? Ә калган телләрнекен?

- Сәләттәге татар теле дәрәҗәсе бар татар дөньясы алдында визит карточкасы булып тора. Халыкара форумнарыбызга да төрле илләрдән делегатлар җыела. Аланнарда башҗитәкләр һәм әйдаманнар 99,9% сәлкешләр татарча сөйләшерлек итеп тырышканнарын ишетеп кенә түгел, күреп тә беләм. Татарча белмәгәннәре аны өйрәнергә омтыла.

Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?

- Сәләттә проектлар бик күп, юнәлешләре дә төрле. Нәрсә җитмәгәнен дә тиз генә әйтеп бирә алмассың. Үз оркестрыбыз юк әлегә. (Көлә) Сәләтнең барлык юнәлешләрендә үземне сынап кына калмадым, үземне таптым дип тә әйтә алам.

Сәлкешләргә теләкләрең?

- Сәләт тормышында актив катнашыгыз! Сәлкеш тормышының кадерен белегез! 

тулысынча укырга

Ислам Вәлиев

Сәләт активисты

Ислам, Сәләткә килеп эләгү тарихын сөйләп уз әле.

- 2006-нчы елда «Сәләт-Раушан» аланында ял иттем. Шуннан башлап Сәләтсез узган җәем булмады да. Соңгы елларда Биләрдәге Сәләт Форумында катнашам.

Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.

- Сәләт бик нык үзгәрде: төзелеше дә, кешеләре дә башка. Безнең мондый матур Сәләт йортыбыз юк иде. КВН уйный башлаганда Нариманов урамындагы офиска йөри идек. Анда нибары 3 бүлмә иде. Шул бүлмәләрнең берсендә, микродулкынлы мич, суыткыч арасында мәзәкләр яза идек. Бүген мөмкинлекләр бик күп,  зур, якты Сәләт йорты гына да ни тора! Бүгенге сәлкешләргә карап ак көнләшү белән көнләшәм.

Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- 2006-нчы елда мин инглиз төркеменә эләктем, әйдаманнар чит тел укытучылары иде. 2007-нче елда әйдаманнарым Тюльпан апа Миңһаҗева һәм Роберт абый Миңнегулов иде.

Сары галстугың бармы соң?

- Әйе, «Раушан 2007»-дә бирделәр.

Сәләттәге татар теле дәрәҗәсен ничек бәялисең? Ә башка телләрнекен?

- Сәләттәге балалар татарча аралаша. 10 баллык шкаладан санасаң 7-не куеп була. Камилләшергә җирлек бар әле. Рус теле 9/10, инглиз – 6/10, португал теле –  2/10. (Көлә)

Синеңчә, берләшмәбезгә нинди проектлар җитми?

- Проектлар бик күп, җавап бирергә дә кыенсынам хәтта. Элек Сәләт йортында «Фәрхәд һәм Фәрхәт» иҗади дуэты эшли иде, миңа калса, менә шуны торгызырга кирәк. (Көлә)

Сәлкешләргә теләкләрең?

- Барлык проектларда да катнашыгыз. Безнең чорда җәйге аланнар, «Фәнсар» мәктәбенең көзге-язгы сессияләре, Бикмуллин фестивале гына бар иде. Бүген Сәләт йорты төрле остаханәләрдән, чаралардан кайнап тора.  Җәйге аланнарга барыгыз, форумда катнашыгыз. Сәләт форумы – барлык Сәләт хәрәкәтенең йөрәге ул. Һәм әлбәттә күбрәк җиләк-җимеш ашагыз, су эчегез. (Көлә)

тулысынча укырга

Йолдыз Миңнуллина

Сәләт проектларында актив катнашучы, Сәләт ветераны

-         Йолдыз, Сәләткә килеп эләгү тарихын сөйләп уз әле.

-         Сәләткә мине республикакүләм олимпиадада җиңгәч чакырдылар. 2000-нче ел, татар теленнән олимпиада иде ул: мин 2-нче урынны алырга тиеш идем. Тик Гүзәл Усманова ярдәме белән (бер сорауга җавапны миңа ул әйтеп җибәрде) беренчелекне яуладым.

-         Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.

-         Бүген Сәләттә күпкә уңайлырак: барлык шартлар да тудырылган. Элек авыр булган икән дип уйламагыз, ул чорның да үз романтикасы бар иде. Биләргә барып җиткәч автобустан төшүләр – иң романтик мизгел булып хәтеремдә калган. Ул вакытта автобуслар аланга ук кермиләр, Изге чишмә буенда калдырып китәләр иде. Алан белән күпер буенча озын бер саф булып тезелеп басып, кулдан-кулга күчереп әйберләрне урнаштыра идек: матраслар үтеп китә, палаткалар... Әле ул чакта заманча палаткалар түгел! Тик барыбер рәхәт иде.

-         Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

-         Хәтерлим: Рөстәм абый Мусин һәм Гөлназ апа Бәдретдинова. Бүген Гөлназ апа Актанышта, «Бүләк» лагерендә эшли, Рөстәм абый белән күптән аралашкан юк.

-         Сары галстугың бармы соң?

-         Әйе. 2001-нче ел, «Сәләт-Раушан»да бирделәр.

-         Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

-         Мин – журналист, шагыйрә. Иҗат белән шөгыльләнәм.

-         Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?

-         Җитә, алар бик күп бит. Сыйфат ягын контрольдә тотарга кирәк. Гомумән, Сәләттә һәр кеше үзе аерым бер проект кебек.

-         Татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисең?

-         «Камиллекнең чиге юк» дип җавап бирер идем. Татар телен өйрәнүгә барлык мөмкинлекләр дә бар.

-         Сәлкешләргә теләкләрең?

-         Бәхетле булыгыз!

тулысынча укырга