«СӘЛӘТ» җәйге ялларга әзер

«СӘЛӘТ» җәйге ялларга әзер 14.04.2017 «Сәләт» республиканың барлык районнарына үтеп керде. Азнакай, Буа, Бөгелмә, Чаллы, Биектау районнарында быел да кызыклы сөрәннәр яңгыраячак. Алексеевск районындагы «Фәнсар» үзәгендә исә ел дәвамында дүртәр смена үткәрелә: «Сәләт-Осталар бистәсе», «Сәләт-Биләр каласы», «Сәләт-Санак», «Сәләт-Имәнкәй». Бу җәйдә «Сәләт» аланнарында 25 профильле сменалар эшләячәк, аларда 15 меңгә якын бала ял итәчәк.
«Шәхри Казан»

Исемлеккә күчү