СИНЕҢ ЙОЛДЫЗЛЫ СӘГАТЕҢ: СӘЛӘТ ЧАКЫРА!

СИНЕҢ ЙОЛДЫЗЛЫ СӘГАТЕҢ: СӘЛӘТ ЧАКЫРА! 13.03.2020

Мәкаләләр, шигырьләр, чәчмә әсәрләр... Иҗат җимешләрең һаман компьютер папкасында сакланамы? Әдәби геройларыңны һәм темаларыңны башкалар да белергә тиеш бит инде! «Сәләт» оештыра торган «Сәләткә нур булган йолдызлар» бәйгесе яшь язучы, драматург һәм шагыйрьләрнең кабат үзенә дәшә! Катнашасың, шулай бит?!

СИНЕҢ «ЙОЛДЫЗЛЫ» СӘГАТЕҢ!

«Сәләт» оешмасы һәр язны әдәби бәйгегә багышлый! Флүс Латыйфи исемендәге IX «Сәләткә нур булган йолдызлар» бәйгесе менә инде тугыз ел рәттән татар телендә иҗат итә торган укучыларны барлый. Бу гади генә бәйге түгел, ә үзенчәлекле иҗади лаборатория. Монда синең әсәреңне анализлап кына калмыйлар, алга таба иҗат итәргә юнәлеш бирәләр. 

Кем катнаша?

Конкурста мәктәп укучылары да, студентлар да – катнаша ала. Нигезләмәдә язылганча, бәйгегә 11 яшьтән алып, 22 яшькәчә иҗат итә торган сәләтлеләр җәлеп ителә. Каләм тибрәтүче яшьләр шигърият, чәчмә әсәр, драматургия, балалар әдәбияты һәм публицистика номинацияләрендә көч сынаша. Финалга узган иҗатчылар «Сәләт йорты»нда башка конкурсантлар белән таныша алачак. Әсәрләр жюри әгъзалары тарафыннан бәяләнәчәк. Җиңүчеләрне дипломнар һәм бүләкләр көтә. Оештыручыларның син җибәргән язмаларны мәгълүмат чараларында чыгарырга хокукы бар. Шуңа күрә «Ялкын»ның битләренә дә эләгеп була әле!

Катнашыр өчен нишләргә кирәк?

Иң беренче итеп selet.biz сайтында гариза калдырырга кирәк. Берничә номинациядә көчеңны сынап карарга да була. Гариза җибәргәч, иҗади эшләрне selet.nur@gmail.com адресына юлларга кирәк. Аларны 1 апрельгә кадәр кабул итәләр. Әсәрләреңне Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, шагыйрьләр, язучылар, журналистлар тикшерәчәк. Финалга үтәсең икән, 17 апрель көнне сине Казанның Островский, 23 урамы буенча «йолдызлы сәгатеңә» көтәчәкләр!

Нигезләмә:

https://clck.ru/MSu6F



Исемлеккә күчү