«Сәмрух сынын алырга һәркем лаеклы» кире кайтырга

 «Каждый участник достоин получить статуэтку «Сәмрух»
Еллык эшкә нәтиҗә һәм көтеп алынган тантана! 17 февральдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында VII «Сәмрух» Республикакүләм Ел премиясе тапшырылды.

7 ел дәвамында әлеге чарада 400дән артык кеше катнашты, 40 җиңүче билгеләнде! Быел исә сайлап алу этапларына 102 гариза кабул ителде, финалга 70 кыз һәм егет узды. 

Кичәне «Сәләт» яшьләр үзәге җитәкчесе Айгөл Габдрахманова сәламләү сүзләре белән башлап җибәрде: 

«Сәмрух сынын алырга һәркем лаеклы. Октябрьдән бирле катнашучыларыбыз әзерләнә, көч сынаша. Алга таба да бергә булсак, безнең белән Сәләтебез дә үсүен дәвам итәр. Нәкъ менә әйдаман, башҗитәкләребез, яраткан остазларыбыз ярдәме белән хәрәкәтебез киңәя, яңа үрләргә күтәрелә». 

Сәләтне бәйрәме белән котларга бик күп министрлык, ведомство вәкилләре килде. Сәхнәгә чыгып сүз әйтүчеләр һәм җиңүчеләргә премияләр тапшыручылар арасында ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, ТР Дәүләт Советының алтынчы чакырылыш депутаты, «Бердәм Россия яшьләр гвардиясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Марат Бариев, ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, ТР Спорт министры урынбасары Алмаз Миңголов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова бар иде.

«Сәләттә 18 мең кеше дип әйтәбез, ләкин шул меңләгән аудиториядә һәрбер катнашучы — аерым шәхес. Сәлкеш кенә түгел, сәхнәдә «Бәләкәч» тә, «Асылташ» та, әйдаман да, башҗитәк тә, остазлар да. Бу — бик матур күренеш! Сәләтнең көче — буыннар арасындагы бәйләнештә, — дигән фикердә Яшьләр эшләре министры. — Сәләт һәрвакыт хәрәкәттә. Чөнки ул җанлы, ул тере! Сәләт ул – без! Ел саен яңа проектлар, яңа шартлар булдырыла. Президенттан һәм аның командасыннан зур ярдәм күрсәтелә». 

Бу үсеш, үзгәреш «Сәмрух» Ел премиясендә дә чагыла. Узган ел ул 13 номинациядә тапшырылган булса, быел исемлеккә яңа «Ел проекты» номинациясе өстәлде. Сәләттә бер елдан артык эшләп килүче проектлар үз эшчәнлеге белән таныштыра, 
нәтиҗәләре белән бүлешә алды. Шулай ук тантанада ел дәвамында Сәләт хәрәкәтендә актив катнашкан сәлкешләр, башҗитәкләр, остазлар һәм партнерлар махсус номинацияләрдә аерым билгеләнде. 

VII «Сәмрух» Ел премиясе җиңүчеләре:

«Ел сәлкеше» — Алсу Вәлиева
«Ел әйдаманы» — Лилия Гатина
«Ел өлкән әйдаманы» — Айгөл Шакирова 
«Ел директоры» — Айгөл Вәлиуллина
«Ел клубы» — «Сәләт-Осиново»
«Ел кулдашлары» — Илнара Фәхриева, Ринат Камаев («Сәләт-Шәхес»)
«Ел аланы» – «Сәләт-Азнакай»
«Форум башҗитәге» – Булат Чепеков
«Сәләт җырлый» – «Ут кабыза Галәм» («Сәләт-Галәм» аланы җыры)
«Ел инициативасы» – «Яшь йөрәкләр» театр лабораториясе
«Ел остазы» – Диләрә Шакирова
«Ел партнерлары» — «Азон» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм аның директоры Рөстәм Юнысов һәм «ТАИФ» компанияләр төркеме генераль директорының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Гүзәлия Сафина

Сәләт үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен Алина Лобанова һәм Алмаз Яруллин Сәләт стипендиясенә лаек булды.
 
Җиңүчеләргә «Сәмрух» сыны, диплом, партнерлардан кыйммәтле бүләкләр белән беррәттән акчалата премия дә тапшырыла. Аны сәләтлеләр үзләре fund.selet.biz платформасында туплый. Быел күмәк көч белән 500 мең сумнан артык акча җыелды.