Һөнәрләр Биләр Форум гаризалар кабул итә! кире кайтырга

Һөнәрләр Биләр Форум принимает заявки!

17 - 23 июль көннәрендә Биләр тарихи-археологик музей тыюлыгы территориясендә узачак XIV Халыкара яшьләр уку-укыту форумының икенче сменасы – Һөнәрләр Биләр Форумга гаризалар кабул итү кампаниясенә старт бирелде!

2018 елдан башлап, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән уздырылучы сменаның программасы үз эченә заманча белем бирү форматларын, мәдәни чараларны, спорт ярышларын һәм ТР һәм РФ экспертлары белән тематик лабораторияләрне ала.

Бу елның уникаль яңалыгы: смена программасы балалар, яшьләр һәм аларның остазларының өч юнәлеш буенча: иҗат, медиа, мәгълүмати технологияләр юнәлешләрендә – потенциалын ачыклау, гамәлгә ашыру һәм үстерү өчен уникаль мәйданчык буларак оештырылачак!


Укучылар өчен иртә һөнәри әзерлек һәм һөнәри юнәлеш бирү программалары уку-укыту чараларының гамәли юнәлешле яңа форматларыннан гыйбарәт: лекцияләр, остаханәләр, тренинглар, иҗади очрашулар, катнашучылар өчен дә, аларның җитәкчеләре өчен дә Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләренең әйдәп баручы экспертларыннан лабораторияләр.

Форумда конкурс нигезендә сайлап алынган балалар яисә 2025 елга эшчәнлек турында килешүләре булган төбәк «Сәләт» клублары һәм «Сәләт» класслары лидерлары катнаша ала. Катнашучыларның яше: 12-18 яшь. Гаризалар 25 июньгә кадәр кабул ителә.

Һөнәрләр Биләр Форумның тәртибе һәм шартлары турында тулырак нигезләмәдә танышырга мөмкин.

Гаризаңны җибәр һәм җәеңне Сәләттә үткәр!