«Сәләт» форумы катнашучыларына гомерлек һөнәрләрен сайларга ярдәм итә кире кайтырга

Форум «Сәләт» помогает участникам выбрать дело жизни

Форумның беренче сменасы инде артта калды, әмма истәлекләре һаман да җанны җылыта. Катнашучылар өчен бик бай программа әзерләнгән. Бары тик уку-укыту программасы кысаларында гына беренче сменада 114 сессия узды - бу лекцияләр, остаханәләр, дәресләр. Алар барысы да заманча һөнәрләргә багышланган, анда белгечләр үз тәҗрибәләре белән уртаклаша һәм балаларга тормыш һөнәрләрен сайларга ярдәм итә.

Спикер һәм аның эшчәнлеге белән илһамланып, үз һөнәрен сайлаган һәм югары уку йортына кергән катнашучылар да бар.

«Татар радиосы» радиостанциясе («Сәләт» форумының партнеры) диджее һәм «Ялкын» журналы хәбәрчесе Илүзә Касыймова да шундыйлар рәтеннән. 2018 елда ул форумга катнашучы сыйфатында килгән. 2022 елда инде үзе форум катнашучыларына эш тәҗрибәсен сөйләде.

 

Илүзә, Сәләт дөньясы белән ничек танышуың турында сөйлә.

Мин форумга беренче тапкыр 2018 елда килдем, миңа ул вакытта 18 яшь иде. Мин бер фестивальдә беренче урын алдым һәм бүләк сыйфатында мине «Сәләт» форумына җибәрделәр. Башта мин шикләнеп тордым, тик аннары барырга кирәк дигән карарга килдем. Өстәвенә, бу мин катнашучы сыйфатында бара алган соңгы ел иде.

Форумга килгәч, беренче тәэсирләрең нинди иде?

Килеп төшкәч, мин кайда булуымны, гомумән, аңламадым. Ләкин тора-бара төшенә, ияләшә башладым. Миңа «Татар радиосы» алып баручы Назлыгөл Сөнгатованың остаханәсе аеруча нык йогынты ясады, анда ул радиотапшырулар алып баручы һөнәре турында сөйләде. Ул ничек, дөрес итеп, эфирлар алып барырга, ничек һәм нәрсә сөйләргә кирәклеген аңлатты. Аннары без үзебез эфир өчен текст язып карадык, аны укыдык, ә ул безнең хаталарны төзәтте, безне дөрес итеп укырга өйрәтте.

Әле дә хәтеремдә, ул вакытта мин остаханә һәм спикер белән шундый илһамландым ки, хәтта форумнан соң радио алып баручысы һәм журналист булу өчен журфакка керергә карар кылдым. Хәзер без Назлыгөл белән бергә радиостанциядә эшлибез.

Бу синең балачак хыялың идеме?

Юк, балачакта мин кибеттә сатарга яки әнием һәм әбием эзләре буенча укытучы булырга хыяллана идем. Әмма радио безнең гаиләнең мөһим бер өлеше иде. Мәсәлән, әнием белән ашарга әзерләгәндә, без һәрвакыт радио, шул исәптән «Татар Радиосы»н да кабыза идек. Без аны тыңлаган чакта: «Минем дә эфирда яңгырыйсым килә», - дип уйлый идем.

Синең балачакта радионы эчтән күргәнең, студиядә булганың бар идеме?

16 яшемдә әнием мине Арчада урнашкан «Нур» балалар телерадиостудиясенә алып барды. Баштан миңа анда уңайсыз иде, тик аннан ияләштем һәм миңа ошады. Аннары мин хәтта төрле конкурсларда һәм фестивальләрдә катнаша башладым һәм бу юнәлештә үсәргә мөмкин дип уйладым. Хәзер мин әниемә шушы юлны күрсәткәне өчен бик рәхмәтлемен.

Сез хәзер Назлыгөл белән коллегалар. Остаханәнең сиңа ничек тәэсир иткәнен беләме ул?

Әйе, радиога эшкә урнашкач, мин аңа бу вакыйга турында сөйләдем. Ул мине белми иде һәм чын күңелдән гаҗәпләнде. Әмма миңа үзем юлымны табарга ярдәм итә алуына бик шатланды.

Радиога эшләргә килүең турында сөйлә әле.

Бу минем беренче эш тәҗрибәм иде. Мин кастингка килдем, без төрле темаларга бик күп сөйләштек, аннары текст укып карадык. Шуннан соң миңа: «Без сезгә шалтыратырбыз», - диделәр.

Мөгаен, миңа шалтыратмаслар, дигән фикер белән мин өйгә кайтып киттем. Ләкин кайтып җитәргә өлгермәдем, телефон шалтырады һәм миңа: «Бүген кич белән килеп, аппаратура белән эшләп кара», - диделәр. Мин бик шатландым!

Диджей өчен дөрес сөйләшә белү генә түгел, ә аппаратура белән эшләү дә бик мөһим - техник яктан барысын да өйрәнергә кирәк.

Икенче көнне минем стажировкам һәм сынау вакытым башланды, шуннан соң мин зур коллективка эләктем. Беренче тапкыр эфирга 2021 елның 30 мартында чыктым.

Әниең синең эфирларыңны тыңлыймы?

Тыңлый. Ул гына түгел, бөтен туганнарым да. Кайвакыт, сәбәбе булса, тәнкыйтлиләр дә әле. Ә нигездә горурланалар гына.

Быел син форумга радио алып баручысы сыйфатында килдең. Ничек сиңа монда?

Мин форумга радио алып баручысы сыйфатында килүемә чиксез шатмын. ​​Узган ел мин монда шулай ук диджей сыйфатында килгән идем. Минем форумга катнашучы буларак кына түгел, әйдаман яки оештыручы буларак килергә дә хыялым бар иде. Ләкин мин монда эфирлар алып барачагымны күз алдыма да китерә алмадым.

Син шулай ук ​​катнашучылар өчен остаханә дә уздырдың. Нәрсәләр хис итәсең?

Хисләр искиткеч. Моннан берничә ел элек шундый ук остаханәне Назлыгөл үткәргән иде. Ул мине илһамландырды, мин радиога эләктем һәм хәзер инде үзем балалар өчен дәресләр үткәрәм. Мин дә шулай ук ​​кемнедер илһамландыра алганмындыр дип бик өметләнәм.

Кем белә, бәлки 4 елдан соң монда бүген минем остаханәдә булган балалар чыгыш ясар.

Остаханәдә ниләр булды?

Мин аларга үземнең тәҗрибәм, журналист һөнәре һәм бүгенге көндә журналистиканың роле турында сөйләдем, дикцияне камилләштерү өчен артикуляцион гимнастика күрсәттем.

Аннан соң балалар күп сораулар бирделәр. Мәсәлән, ничек журфакка керергә, моның өчен нишләргә, эфир вакытында көтелмәгән хәлләр килеп чыккан очракта нишләргә кирәклеге турында киңәшләр сорадылар.

Берәр бала аеруча исеңә кереп калдымы?

Барлык балалар да бик кызыксынучан иде, ләкин Әмирхан исемле бер җирән чәчле малай мине гаҗәпләндерде. Баксаң, ул безнең радиостанцияне күптән тыңлый икән, бөтен программарны һәм радиотапшыруларны яттан өйрәнгән. Бик күңелле булды. Остаханәдән соң без истәлеккә фото ясадык.