«Остаз» проектының катнашучылары исемлеге әзер! ← кире кайтырга

Бу елны Биләр дәүләт тарихи – археологик музей-тыюлыгы территориясендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов кушуы буенча үткәрелә торган «Сәләт» XIV Халыкара яшьләр мәгариф форумының «Сәләт Биләр Форум» сменасының бер өлеше буларак 9 июль - 12 июль көннәрендә «Остаз» проекты үз эшен алып барачак.
Проектның 3 нче этабында («Форумда катнашу этабы») экспертлардан остаханәләр, тренинглар, проект төркемнәрендә эшләү, түгәрәк өстәл, интеллектуаль һәм иҗади чараларны үз эченә алган «Остаз» проектының мәгариф һәм мәдәни программалары көтелә.
Катнашучылар экспертлардан файдалы мәгълүмат һәм киңәшләр алачак, үз сәләтләрен күрсәтәчәк, уку һәм мәдәни чараларда катнашып, осталыкларын арттырачак. Шулай ук проект аларга башка катнашучылар һәм белгечләр белән эшлекле һәм мәдәни дуслык мөнәсәбәтләре урнаштырырга, тәҗрибәләре белән бүлешергә һәм киләчәктә үсү өчен этәргеч алырга ярдәм итәчәк.
«Остаз» проекты – ул:
· һөнәри һәм шәхси үсеш;
· хезмәттәшләр белән тәҗрибә уртаклашу;
· экспертлардан уникаль белем һәм киңәшләр алу;
· бай уку-укыту һәм мәдәни программа;
· программаны узу турында сертификат алу.
«Остаз» проекты катнашучыларының исемнәре билгеләнде! Котлыйбыз, уңышлы һәм продуктив эшчәнлек теләп калабыз сезгә! Тулырак мәгълүмат белән нигезләмәдә таныша алсыз.