Алтынчы смена Россия мәктәп укучылары хәрәкәте белән берлектә узачак кире кайтырга

Шестая смена пройдет совместно с Российским движением школьников

29 июль – 2 август көннәрендә Биләр музей-тыюлыгында Х Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының алтынчы сменасы үтәчәк. LEADERS BILER FORUM Россия мәктәп укучылары хәрәкәте белән берлектә оештырыла.

Смена кысаларында «Экотренд» бөтенроссия сменасы узачак. Федераль дәрәҗәдәге чарада илнең 20 төбәгеннән килгән 1200 активист катнаша. Актерлык осталыгыннан башлап SMM  нигезләренә кадәр – укучылар өчен төрле җәмәгать оешмалары вәкилләре һәм белгечләрдән мастер-класслар оештырылачак.

Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең проектлар авторлары балаларга һөнәр сайларга, максатлар куярга ярдәм итүче кызыклы программалар әзерли. 

«Сәләт» Россия мәктәп укучылары хәрәкәте белән берлектә инде дүртенче ел рәттән эшли. Быел Татарстанга әлеге оешманың экология юнәлеше вәкилләре киләчәк. 300 яшь эколог дөньякүләм проблемаларны чишү юлларын эзли һәм табигать белән гармониядә яшәргә өйрәнә.

Сменада «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль турниры узачак. Аны уенның телевизион версиясе белгече Ольга Быкова алып барачак.

Теләге булган һәркем өйдән чыкмыйча гына да Сәләт мохитен татый алачак. «SeletLive» дип аталган уникаль проект форум яңалыклары белән онлайн-режимда таныштыра. Турыдан-туры трансляцияләрне Сәләтнең YouTube Инстаграм һәм ВКонтактедагы рәсми аккаунтларында карарга була.

Сменаның рәсми ачылышы 30 июльдә булачак. Чарада Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков, Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең башкарма директоры Ирина Плещева, Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов катнашуы көтелә.