«Болгар — Туган тел» аланында ял итәчәк сәлкешләр исемнәре билгеле! ← кире кайтырга

Төбәкара «Болгар–Туган тел» аланы – татар телен, мәдәниятен һәм тарихын өйрәнүгә багышланган, төрле төбәкләрдән килүче йөзләгән сәләтле балаларны берләштерүче, аларның татар телле мохиттә милли традицияләребезне үзләштерү максатын күз алдында тотучы уникаль лагерь.
Алан эшчәнлеге «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы»н гамәлгә ашыру кысаларында оештырыла. Смена Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, «Сәләт» яшьләр үзәге һәм Татарстан төбәк «Сәләт» яшьләр фонды ярдәме белән үткәрелә.
«Болгар–Туган тел» аланы 2014 нче елда барлыкка килә һәм 11 ел дәвамында Татарстан Республикасының төрле районнарыннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килүче 400 дән артык сәләтле балаларны берләштерә. Проектның максаты – яшьләрнең игътибарын татар телен өйрәнүгә җәлеп итү. Әлеге максатка ирешү өчен яңа мәгълүмати һәм методик эшләнмәләр кулланыла, татар мәдәнияте традицияләре үзләштерелә, актив позицияле сәләтле шәхес тәрбияләүдә инновацияле алымнар кулланыла.
Смена төрле тематик блокларга бүленгән мәдәни һәм белем бирү чараларыннан төзелә: тарих, татар теле, милли бию, вокал дәресләрен һәм кул эшләре остаханәләрен үз эченә ала. Аланның заманча мәдәни һәм уку-укыту программасы татар телендә алып барыла, балаларны кызыксындыру максатыннан төрле заманча трендлар, инновацион ысуллар кулланыла.
Быел «Болгар–Туган тел» аланы Биләр җирлегендә (Татарстан Республикасы Алексеевск районы Биләр авылында) 29 июнь – 5 июль көннәрендә узачак.
Быел әлеге сменада катнашачак сәлкешләрнең исемлеге әзер.