«Сәләт» клублары өчен ХVI гамәли семинар кире кайтырга

ХVI семинар Клубов «Сәләт»

6 нчы октябрьдән 9 нчы октябрьгә кадәр Биләрдә «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә «Сәләт» төбәк Клубларының ХVI гамәли семинары булып узды.

Семинарда 15 «Сәләт» клубы:

-      «Сәләт–Яшел Үзән» клубы

-      «Сәләт-Осиново» клубы

-      «Сәгъдиев исемендәге Сәләт-Буа» клубы

-      «Сәләт–Буа» клубы

-      «Сәләт-Алабуга Адымнар» клубы

-      «Сәләт-Бөгелмә» клубы

-      «Сәләт-Самара» клубы

-      «Сәләт-Арыслан» клубы

-      «Сәләт-Азнакай» клубы

-      «Сәләт-Казан Адымнар» клубы

-      «Сәләт-Тюменяк» клубы

-      «Сәләт-Әлки» клубы

-      «Сәләт-Минзәлә» клубы

-      «Сәләт–Аксубай» клубы

-      «Сәләт-Яр Чаллы Адымнар» кураторлары, әгъзалары һәм рәисләре катнашты.

Әлеге семинарның максаты - «Сәләт» клубларының системалы эшчәнлеген оештыру. Аның дәвамында «Сәләт» клублары өчен стратегик планлаштыру һәм нәтиҗәле эшчәнлек алып бару буенча уку-укыту программасы оештырылды. Программа кысаларында катнашучылар өчен төрле остаханәләр һәм тренинглар уздырылды, анда алар социаль челтәрләр алып бару, чаралар оештыру серләрен, юл картасын тормышка ашыру һәм башка файдалы белемнәр үзләштерделәр.

ХVI семинарның үзенчәлекле билгесе булып төбәк Клубларның педагог-җитәкчеләре өчен параллель программа оештырылуы тора.

Шулай ук семинарда «Сәләт» проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры урынбасары Аяз Ханафин белән очрашу оештырылды. Семинар кысаларында катнашучылар алдагы уку елына эш планнарын булдырдылар һәм аларны тәкъдим иттеләр.