Май турында кыскача! кире кайтырга

Коротко о мае!

Язның иң назлы, кояшлы һәм җылы ае бик продуктив һәм күңелле узды, чөнки «Сәләтле җәй - 2025» үз эшчәнлегенең кульминацион ноктасына якынлаша.

·         «Сәләтле җәй» мәктәпләрдә кунакта

Сәләт белән җылы очрашулар дәвам итте! «Мирас»,  «Олимп» һәм «Осталар бистәсе» аланнары командалары «Адымнар – Алабуга» һәм «Адымнар – Түбән Кама» полилингваль мәктәпләре укучылары белән күңелле очрашулар оештырдылар һәм аларга «Сәләтле җәй», аның үзенчәлекләре, җәен биредә ял итү мөкинлеге турында сөйләделәр!

·         ИХО илләренең XI Казан яшь эшмәкәрләр форумы

13 - 18 май көннәрендә Казанда XVI Халыкара икътисадый «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» форумы кысаларында ИХО илләренең XI Казан яшь эшмәкәрләр форумы узды. Халыкара икътисадый форум чараларында 96 ил һәм Россиянең 82 төбәге вәкилләре катнашты, эшлекле программада форумның 8,5 мең кунагы катнашты. 2025 елда XI Казан яшь эшмәкәрләр форумының төп темасы булып ерак территорияләрдә (кече шәһәрләрдә һәм авыл җирләрендә) эшмәкәрлек билгеләнде.

·         «Мирах» интеллектуаль клубының «Финал уены» турниры

18 май көнне Сәләт йортында югары интеллект, креативлык, уйчан карашлар, бердәмлек хисләре, җиңү шатлыгы хөкем сөрде, чөнки биредә «Мирах» интеллектуаль клубының финал турниры узды. Катнашучылар әлеге чарада активлык күрсәтте, ә җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле бүләкләргә ия булды.

·         «Һөнәрләр Биләр Форум» гаризалар кабул итә!

17 - 23 июль көннәрендә Биләр тарихи-археологик музей тыюлыгы территориясендә узачак XIV Халыкара яшьләр уку-укыту форумының икенче сменасы – Һөнәрләр Биләр Форумга гаризалар кабул итү кампаниясенә старт бирелде! Бу елның уникаль яңалыгы: смена программасы балалар, яшьләр һәм аларның остазларының өч юнәлеш буенча: иҗат, медиа, мәгълүмати технологияләр юнәлешләрендә – потенциалын ачыклау, гамәлгә ашыру һәм үстерү өчен уникаль мәйданчык буларак оештырылачак! Тулырак: https://selet.tatar/tat/news/-n-rl-r-bil-r-forum-prinimaet-zayavki/

·         «Остаз» проектына кушыл!

Бу елны Биләр дәүләт тарихи – археологик музей-тыюлыгы территориясендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов кушуы буенча үткәрелә торган «Сәләт» XIV Халыкара яшьләр мәгариф форумының «Сәләт Биләр Форум» сменасының бер өлеше буларак 9 июль - 12 июль көннәрендә «Остаз» проекты үз эшен алып барачак. «Остаз» проектының төп максаты – мәгариф өлкәсендә педагогларның һәм идарәчеләрнең һөнәри һәм шәхси үстерү һәм тәҗрибә уртаклашу өчен, республика мәгарифе өчен актуаль мәсьәләләрне чишү өчен инновацион чишелешләр эзләү, мәгариф өлкәсендә татар телен саклап калу һәм тарату мәйданчыгын булдыру. Тулырак: https://selet.tatar/tat/news/proekt-ostaz-ploshchadka-znaniy-i-opyta/

·         «Алмагач» Сәләт мәктәбендә 2024/2025 уку елы төгәлләнүгә багышланган тантана

Уку елына нәтиҗәләр, шәҗәрәләр күргәзмәсе, 4 саф укучыларына башлангыч мәктәпне тәмамлау турында таныклык тапшыру, иң актив укытучыларны һәм гаиләләрне бүләкләү – «Алмагач» Сәләт мәктәбендә 2024/2025 уку елы төгәлләнүгә багышланган зур тантана узды!

·         «D’art» хор студиясенең язгы концерты

«D’art» хор студиясе концертның һәр тамашачысына сихри музыка дәрьясына чумарга мөмкинлек бирде. Биредә танылган һәм барыбыз яратып өлгергән музыкаль композицияләр башкарылды, хор студиясенең җитәкчесе Аделя Махмутовага һәм хор катнашучыларына рәхмәт сүзләре һәм дәррәү алкышлар яңгырады.

·         «Алмагач бакчасы» һәм «Олимп» сменалары старт алды

«Сәләтле җәй - 2025» кампаниясенең беренче сменалары башланып китте! «Сәләт-Батыр» базасында «Алмагач бакчасы» сәлкешләре татар теле һәм мәдәниятен өйрәнә, ә «Фәнсар» базасында «Олимп» аланы сәлкешләре фәнни белемнәрен ныгыта. Мавыктыргыч уку-укыту программасы, заманча иҗади чаралар, инде яратып өлгергән әйдаманнар һәм якын дуслар мохите, һичшиксез, сәлкешләрнең кәефен күтәрә!

Каникулларыңның онытылмаслык булуын теләсәң, син дә Сәләтле җәйгә рәхим ит!