«Сәләт» форумында «Сәләт» һәм «Адымнар» хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар кире кайтырга

На форуме «Сәләт» обсудили сотрудничество «Сәләт» и «Адымнар»

«Сәләт» XI Халыкара яшьләр уку-укыту форумы кысаларында Биләрдә Сәләт һәм «Адымнар - белем һәм татулыкка юл» Полилингваль комплексы хезмәттәшлегенә багышланган түгәрәк өстәл узды.

Чарада онлайн-форматта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, «Сәләт» проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов, ачылачак ике «Адымнар» мәктәбе директорлары Илшат Яруллин (Әлмәт) һәм Артур Галиәхмәтов (Түбән Кама) кушылды.

Офлайн-форматта «Адымнар-Казан» директоры Айдар Шәмсетдинов, «Адымнар-Алабуга» директоры Надир Курамшин, «Адымнар-Чаллы» директоры урынбасары Инзилә Гәрәева, «Сәләт» фонды генераль директоры Элина Насыйбуллина, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры урынбасары Игорь Смирнов, «Сәләт» уку-укыту һәм мәгариф технологияләре үзәге җитәкчесе Диләрә Якубова катнашты.

Очрашуда «Адымнар» мәктәпләре базасындагы «Сәләт» класслары һәм клублары эшенә йомгак ясалды, шулай ук хәзерге вакытта эшләп килүче мәктәпләр һәм яңа уку елында Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрендә ачылачак мәктәпләр өчен планнар кыралды. Киләсе елда «Сәләт-Адымнар» сыйныфларының гомуми саны 10га җитәчәк, Сәләт клублары үз эшчәнлекләрен алып барачак.