Беренче җәйге «Сәләт» аланнарында 200 гә якын бала ял итте! кире кайтырга

На первых летних сменах «Сәләт» приняли участие около 200 детей!

«Сәләтле җәй - 2025» ял итү кампаниясе старт алды! Җәй әле башланды гына, әмма беренче «Сәләт» аланнары инде 200 балага файдалы һәм күңелле ял итү мөмкинлеген бирде. 26 майдан башлап 1 июньгә кадәр «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә «Олимп» аланы сәлкешләре, ә «Сәләт-Батыр» яшьләр иҗтимагый үзәгендә «Алмагач бакчасы» сәлкешләре ял итте.

«Олимп» аланы – олимпиадаларга әзерлек буенча җәйге профильле Сәләт аланы. Сменада 7 яшьтән алып 15 яшькә кадәр балалар катнашты, сәлкешләрнең шәхес буларак үсешенә юнәлдерелгән сыйфатларын: креативлык, иҗтимагый активлык, коммуникатив күнекмәләр һәм позитив фикерләүне үстерү төп максат итеп куелды.

Сменаның юнәлешенә бәйле рәвештә, уку-укыту программасы кысаларында рус теле, математика, инглиз теле, әйләнә-тирә дөнья, татар теле дәресләре уздырылды. Мәктәптә алган белемнәрне ныгыту өчен яхшы мөмкинлек булды бу! Уку-укыту программасы белән беррәттән, сменада мәдәни программа һәм спорт чаралары да оештырылды, балалар күңелле һәм актив ял итте, онытылмаслык хатирәләр туплады.

«Алмагач бакчасы» – татар телен һәм мәдәниятен өйрәнүгә юнәлдерелгән җәйге профильле Сәләт аланы. Аланның төп максаты – татар телендә актив аралашу мохитендә балаларда татар мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә, тарихына хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү. Шулай ук, уку-укыту программасын уңышлы үреп бару максаты белән махсус уйланылган риваятькә нигезләнеп, аланның командасы тарафыннан үзенчәлекле концепция дә булдырылды. Балалар чын татар авылында ял иткәндәй, татар милли уеннарын уйнап, татар мәдәнияте һәм тарихы өлкәсендәге белемнәрен үстерде.

Аланның юнәлеше кысаларында катнашучылар өчен интерактив-уен форматында дәресләр, остаханәләр узды. Дәресләрдән тыш, балалар кызыклы мәдәни-иҗади программада катнашты: көн дәвамында саф һавада спорт һәм татар халык уеннары, интерактив, мавыктыргыч милли кичке чаралар һәм кызыклы очрашулар оештырылды.

Әлеге сменалар балаларда гына түгел, хәтта аларның әти-әниләрендә дә бары тик уңай тәэсирләр калдырды. «Сәләтле җәй - 2025» кампаниясе үз эшчәнлеген дәвам итә. Бу җәйне тагын 21 җәйге смена һәм Биләр Форум көтелә. Сәләтле җәйгә кушылырга әле дә мөмкин, катнашу шартлары һәм гариза җибәрү мөмкинлекләре белән тулырак Сәләтнең рәсми сайтында танышырга мөмкин. Җәеңне син дә безнең белән Сәләттә үткәрә аласың!