«Остаз» проекты — белем һәм тәҗрибә мәйданы! кире кайтырга

Проект «Остаз» — площадка знаний и опыта!

Уникаль яңалык! Бу елны Биләр дәүләт тарихи – археологик музей-тыюлыгы территориясендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов кушуы буенча үткәрелә торган «Сәләт» XIV Халыкара яшьләр мәгариф форумының «Сәләт Биләр Форум» сменасының бер өлеше буларак 9 июль - 12 июль көннәрендә «Остаз» проекты үз эшен алып барачак.

«Остаз» проектының төп максаты – мәгариф өлкәсендә педагогларның һәм идарәчеләрнең һөнәри һәм шәхси үстерү һәм тәҗрибә уртаклашу өчен, республика мәгарифе өчен актуаль мәсьәләләрне чишү өчен инновацион чишелешләр эзләү, мәгариф өлкәсендә татар телен саклап калу һәм тарату мәйданчыгын булдыру.

Катнашучылар экспертлардан файдалы мәгълүмат һәм киңәшләр алачак, үз сәләтләрен күрсәтәчәк, уку һәм мәдәни чараларда катнашып, осталыкларын арттырачак. Шулай ук проект аларга башка катнашучылар һәм белгечләр белән эшлекле һәм мәдәни дуслык мөнәсәбәтләре урнаштырырга, тәҗрибәләре белән бүлешергә һәм киләчәктә үсү өчен этәргеч алырга ярдәм итәчәк.

Проект 3 этапта уздырылачак:

1 нче этап – «Катнашучылардан гаризалар кабул итү»: 2025 елның 26 нчы маеннан 20 нче июненә кадәр. Гаризалар http://biler.selet.biz/ru сайтында билгеләнгән формада кабул ителә. Гаризада видеоязма булырга тиеш.

2 нче этап – «Читтән торып сайлап алу этабы»: 2025 елның 21 нче июненнән 26 нчы июненә кадәр. Проектта катнашучыларны конкурс буенча сайлап алу эксперт комиссиясе тарафыннан гариза, анда күрсәтелгән казанышлар һәм видеоматериаллар нигезендә үткәрелә.

3 нче этап – «Форумда катнашу этабы»: 2025 елның 9 нчы июленнән 12 нче июленә кадәр. Экспертлардан остаханәләр, тренинглар, проект төркемнәрендә эшләү, түгәрәк өстәл, интеллектуаль һәм иҗади чараларны үз эченә алган «Остаз» проектының мәгариф һәм мәдәни программаларында катнашу.

Йомгаклар буенча катнашучыларга программа узу турында академик сәгатьләр саны күрсәтелгән сертификат биреләчәк.

Проект «Сәләт» Татарстан төбәк яшьләр фонды тарафыннан Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы белән берлектә оештырыла.

Тулырак катнашу шартлары белән нигезләмәдә танышырга мөмкин. Гариза җибәрү өчен сылтама.