РӘДИС КӘБИРОВ: «МИНЕМ ӨЧЕН СӘЛӘТ – ЭНЕРГИЯ ЧЫГАНАГЫ УЛ» кире кайтырга

РАДИС КАБИРОВ: «СӘЛӘТ – ЭТО МОЙ ЛИЧНЫЙ ИСТОЧНИК ЭНЕРГИИ»

Бер аланнан башланып киткән Сәләт 27 ел эчендә илгә йөзләгән фән галимнәре, сәнгать эшлеклеләре бүләк итте. «Бу – безнең Сәләт кешесе!» дип горурланырлык шәхесләр күп. Алар арасында Әлмәт дәүләт нефть институтының физика һәм химия кафедрасы доценты, «Сәләт-Рухият» аланының остазы Рәдис абый Кәбиров та бар. Ул Сәләтнең чишмә башында торучыларның берсе. 1995 нче елдан бирле биредә.

– Cәләт мине таптымы яисә мин Сәләтнеме икәнен хәзер төгәл генә әйтә дә алмыйм. Ул вакытта Әлмәттә мантыйк (логика) фәнен укыта идем. Газетада Сәләт конкурс игълан иткәнен күрдем: аланга балалар туплыйлар иде. Конкурс мәсьәләләрен үзебезнең мәктәп укучыларына эшләттем дә, нәтиҗәләрен күрсәтелгән адрес буенча җибәрдем. Җавап булыр дип өмет итмәгән дә идем. Бервакыт Җәүдәт Сөләймановтан хат килеп төште: конкурста җиңүче бала белән бергә мине дә Сәләттә дәресләр алып барырга чакыра! Менә шулай башланып китте инде! Әлегәчә Сәләт белән бер юнәлештә карап, бергә атлавыбызны дәвам итәбез.

– Сез «Сәләт-Рухият» аланының алыштыргысыз остазы да. Ә ике дистә елдан артык вакыт эчендә Сәләт ничек үзгәрде?

– Элеккеге белән чагыштырганда сан һәм сыйфат үзгәрешләре ачык күренеп тора. Кайчандыр 65 бала катнашкан бер аланнан башланган Сәләт хәзер меңләгән сәлкешне бергә җыя. Элек җәенә нибары бер смена гына уза иде. Хәзер төрле юнәлешләрдә егермедән артык алан үткәрелә. Спорт, туризм, тарих, иҗат дисеңме – барысы да бар. Теләк булса, мөмкинлекләр табыла. Сәләттә сәлкешләр үз юлын эзли. Кайсы юнәлешне сайларга икәнлеген белмәгән очракта да, төрле аланнарга барып карарга, сәләтеңне табарга, үзеңне төрле юнәлешләрдә сынап карарга була. Сәләт үзеңне башкаларга күрсәтү генә түгел, төрле яклап өйрәнү мөмкинлеге дә бирә. Мәсәлән, элек мантыйк белән һич кенә дә кызыксынмаган сәлкешләр дә дәресләремнән соң килеп рәхмәт әйтәләр. Шулай логика фәненә мәхәббәт уяна, балаларның шөгыльләре арта.

– Биләр җиренә кайту сездә нинди хисләр уята?

– Мин үзем әлеге форумны Нурихан Фәттахның «Сызгыра торган уклар» романындагы өзек белән чагыштырырга яратам. Безнең борынгы бабалар да төрле кабиләләре белән җыелып, үзара фикерләшеп, уртак мәсьәләләрне хәл итә, алга таба планнар кора торган булган. Биләргә килгән саен романдагы шул мизгелне күз алдына китерәм. Монда да төрле юнәлештә үтә торган аланнар бер-берсен күреп, аралашып, ярышып, чын дуслар булып аерылышалар. Сәләтнең төп максаты да шул! Балаларны дуслаштыру, берләштерү! Мине дә Биләргә чакырганнарына һәм Сәләт белән бергә була алуыма сөенеп кайтам.

– Сезнең өчен Сәләт – ул?

– Шатлык! Бер сүз белән генә әйткәндә, шулай дияр идем. Елмаеп торган балаларны, әйдаманнарны күреп, үзең дә яшәрәсең. Кәефләр күтәрелә! Минем өчен Сәләт – энергия чыганагы ул!