Шахмат турниры – җиңү рухы, зиһен көче һәм дуслык бәйрәме! ← кире кайтырга

20 апрель көнне Сәләт йортында Әдип Әлмир кубогына XI шахмат турнирының йомгаклау этабы узды.
Турнир тарихы ерак гасырларга тоташкан шахмат уенының бүгенге югары технологияләр заманында да популярлыгын югалтмавын исбатлый. 11 ел дәвамында шушы проект кысаларында Сәләт мохитендә шахмат уенын популярлаштыру, шахмат уйнауны активлаштыру, яшьләр арасында бу уенга кызыксыну уяту, шахмат казанышларын пропагандалау, уенны гадәткә кертү, күбрәк яшьләрне җәлеп итү, актив, сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм туплау юнәлешләрендә күләмле эш алып барылды.
Оештыручылар быелгы турнирны да онлайн-платформада башлап җибәрде. 12 нче апрель көнне lichess.org платформасында ярышның онлайн этабы үтте. 56 яшь шахматчы сайлап алу узды. 20 нче апрельдә 50 финалист инде чын шахмат тактасы артында көндәшләре белән күзгә-күз очрашты.
Һәр йөрешне төптән уйларга, үзеңнең генә түгел, көндәшеңнең дә адымын алдан фаразларга кирәк. Вакыт турында да онытырга ярамый - моны яшь шахматчылар яхшы белә. Шуңа да уен чын мәгънәсендә кызу барды!
Турнир ФИДА шахмат уеннары кагыйдәләре буенча үткәрелде. Ярышлар ике төркемдә үткәрелде:
– I төркем – һәвәскәр уенчылар (разрядсыз);
– II төркем – разряды булган уенчылар (1-3 разрядлы). Нәтиҗәдә һәвәскәрләр һәм разрядлары булган уенчылар арасыннан өчәр призер билгеләнде:
I төркем:
I урын – Раида Марданова,
II урын – Кәрим Халитов,
III урын – Рәүил Карамов;
II төркем:
I урын – Самир Гомәров,
II урын – Аслан Хамидуллин,
III урын – Әмир Абдуллин.
Турнир призерларына истәлекле бүләкләр тапшырылды, ә җиңүчеләр Әдип Әлмир кубогына ия булды. Барлык призерларны котлыйбыз һәм киләчәктә тагын да зуррак җиңүләр телибез! Ярышта үз көчен сынап караган һәр катнашучыга рәхмәтебезне белдерәбез! Афәрин!