Һөнәрләр Биләр Форум сине көтә! кире кайтырга

Тебя ждет Һөнәрләр Биләр Форум!

18 - 24 июль көннәрендә Биләр тарихи-археологик музей тыюлыгы территориясендә XIV Халыкара яшьләр уку-укыту форумының икенче сменасы – Һөнәрләр Биләр Форум узачак!

Бу елның уникаль яңалыгы: смена программасы балалар, яшьләр һәм аларның остазларының өч юнәлеш буенча: иҗат, медиа, мәгълүмати технологияләр юнәлешләрендә – потенциалын ачыклау, гамәлгә ашыру һәм үстерү өчен уникаль мәйданчык буларак оештырылачак!

«Иҗат» юнәлеше кысаларында 3 лаборатория - «Бию», «Театр» һәм «Музыка» эшләячәк, аларда катнашучылар тәҗрибәле остазлары белән бергә татар телендә уникаль иҗади продуктлар булдырачак һәм аларны форумның гала-концертында тәкъдим итәчәк.

«Медиа» юнәлеше кысаларында 2 лаборатория - «Видео» һәм «Нейрочелтәрләр» эшләячәк. «Видео» лабораториясендә медиа-индустриянең әйдәп баручы экспертлары җитәкчелегендә катнашучылар социаль челтәрләр, блоглар, туры эфирлар, шоулар, репортажлар һәм кыска форматлар өчен контент булдырачаклар, ә «Нейрочелтәр» лабораториясендә - нейрочелтәр технологияләрен һәм ясалма фәһем сервисларын кулланып аудио, видео һәм сурәтләр булдырачаклар.

«Мәгълүмати технологияләр» юнәлеше кысаларында 2 лаборатория - «Программалаштыру» һәм «Робототехника» эшләячәк, аларда катнашучылар фикердәшләре һәм тәҗрибәле остазлары белән берлектә үзләренең уникаль һәм инновацион ИТ-продукт - сайтлар, ботлар, механикалаштырылган җайланмаларны төзи алачак. Катнашучыларның эш нәтиҗәләре форум мәйданчыгындагы күргәзмәдә күрсәтеләчәк.

Форумның уку-укыту программасы кысаларында алдынгы, дәрәҗәле экспертлар белән очрашулар узачак, гамәли иҗат, милли колоритлы дизайн буенча остаханәләр үткәреләчәк, шулай ук «ЭкоСәләт» махсус проекты мәйданчыгы эшләячәк.

Форумда конкурс нигезендә сайлап алынган балалар яисә 2025 елга эшчәнлек турында килешүләре булган төбәк «Сәләт» клублары һәм «Сәләт» класслары лидерлары катнашачак. Конкурсны уңышлы узган смена катнашучылары исемлеген тәкъдим итәбез.

Һөнәрләр Биләр Форумның тәртибе һәм шартлары турында тулырак нигезләмәдә танышырга мөмкин.

Форумда очрашканга кадәр!