XIV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы сине көтә! кире кайтырга

Тебя ждет XIV Международный молодежный образовательный форум «Сәләт»!

8 июльдән 1 августка кадәр Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә XIV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы узачак. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырылучы яшьләр проекты быел Татарстан Республикасы районнарыннан, Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән 9 000 сәләтле баланы, остазларны, ватандашларны берләштерәчәк.

Форум кысаларында төрле юнәлешләр һәм профильләр буенча 3 смена үтәчәк. Уку-укыту, мәдәни һәм спорт программалары уздырылу планлаштырыла. Татарстанның һәм Россиянең алдынгы белгечләре, музыкантлары, артистлары үз тәҗрибәләрен форум катнашучыларына җиткерәчәк.

Форум СӘЛӘТ БИЛӘР ФОРУМ (Сәләт/ Selet) сменасы белән 8 июльдә ачылачак. Ул, гадәттәгечә, Сәләтнең җәйге профильле сменаларына сайлап алуны үткән сәләтле балаларны һәм яшьләрне берләштерәчәк. Смена профильле аланнарның тематикалары: фән, иҗат һәм сәнгать, спорт белән бәйле тематик лабораторияләр форматында гамәлгә ашырылачак. СӘЛӘТ БИЛӘР ФОРУМ кысаларында остаханәләр, ачык очрашулар, воркшоплар, республиканың һәм илнең әйдәп баручы белгечләре белән интерактив очрашулар планлаштырылган. Форумның беренче сменасы традицион рәвештә «Сәләт җыены» форматында үткәрелә. Сменаның бер көнендә форум территориясендә җәйге профильле аланнарда катнашучылардан тыш, Сәләт гаиләләре: Сәләт «Алмагач» мәктәбе укучылары, «Бәләкәч» клубы катнашучылары, берләшмә активистлары гаиләләре дә җыела. Алар иҗади, интеллектуаль һәм спорт мәйданчыкларында Сәләт берләшмәсенең төрле буын катнашучыларының үзара бәйләнешенә юнәлдерелгән «Асыл гаилә җыены» программасында катнашалар. Сменаның үткәрелү вакыты: 8 июль – 14 июль.

Икенче смена ҺӨНӘРЛӘР БИЛӘР ФОРУМ (Ремесла / Junior skills) - балаларның, яшьләрнең һәм аларның остазларының өч юнәлеш: иҗат, медиа, мәгълүмати технологияләр буенча потенциалларын ачыклау, тормышка ашыру һәм үстерү өчен уникаль мәйданчык. Сменаның төп идеясе – мәктәп укучыларына хәзерге заман һәм киләчәк һөнәрләрен үзләштерү өчен яңа мөмкинлекләр тудыру. Укучылар өчен иртә һөнәри әзерлек һәм һөнәри юнәлеш бирү программалары уку-укыту чараларының гамәли юнәлешле яңа форматларыннан гыйбарәт: лекцияләр, остаханәләр, тренинглар, иҗади очрашулар, катнашучылар өчен дә, аларның җитәкчеләре өчен дә Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләренең әйдәп баручы экспертларыннан лабораторияләр. Сменаның үткәрелү вакыты: 17 июль – 23 июль.

Форумны йомгаклаучы АЛДЫНГЫЛАР БИЛӘР ФОРУМ (Первые / Forward) cменасы «Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте белән берлектә оештырылачак. Сменада 800 активист бала катнашачак. Программа кысаларында укучыларны төрле иҗтимагый оешма вәкилләреннән, төрле өлкәләрдән килгән профессионаллардан 12 юнәлеш: мәгариф, фән, хезмәт һәм һөнәр, мәдәният, иреклелек, патриотизм, спорт, сәламәт яшәү рәвеше, медиа һәм коммуникацияләр, дипломатия, экология, туризм буенча уку-укыту остаханәләре көтә. Төп максат - катнашучыларның хыяллану һәм хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итәчәк «Игелекле гамәлләр» эшләү күнекмәләрен үстерү. Игелекле гамәл - билгеле бер социаль проблеманы хәл итүгә яки билгеле бер төркем кешеләрнең, табигатьнең/тирә-юньнең яшәү шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән социаль әһәмиятле инициатива. Сменаның үткәрелү вакыты: 26 июль – 1 август.

Форумда укытучылар һәм иҗат коллективлары җитәкчеләре өчен «Остаз» уку-укыту программасы оештырылачак. Проект кысаларында баланың шәхесен үстерү, тату коллектив булдыру һәм аны үстерү темаларына багышланган сессияләр һәм остаханәләр узачак.

Форумда «Җанлы Сәләт» (SeletLive) туры эфирлар студиясе оештырылачак. Һәр теләгән кеше, өеннән чыкмый гына да, форумның онытылмаслык мохитенә чума һәм Биләр территориясендә барган вакыйгаларны күзәтә алачак. Трансляцияләр форумның ВКонтакте һәм RuTube рәсми аккаунтларында алып барылачак.

«Сәләтле Җәй» ял итү кампаниясенә әзерлекле кадрлар җәлеп ителәчәк. Сәләт бу эшне ел әйләнәсе алып бара: «Әйдаманнар мәктәбе», «Башҗитәкләр мәктәбе» һәм «Укытучылар мәктәбе» оештырылды.

Форум сменалары катнашучылары: «Сәләт — Адымнар» сыйныфлары укучылары, «Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте лидерлары, төбәк «Сәләт» клублары лидерлары, Татарстан Республикасының мәктәп һәм район активистлары, башка төбәкләрдә үткән фән олимпиадалары һәм конференцияләрнең призлы урын ияләре.

Гариза җибәрү һәм тулырак мәгълүмат белән танышу өчен БИЛӘР ФОРУМ рәсми сайтына рәхим итегез!