«Сәләт» форумында Россия мәктәп укучылары хәрәкәте проектлары турында сөйләштеләр кире кайтырга

В Билярске на форуме «Сәләт» обсудили проекты Российского движения школьников

«Сәләт» форумы кысаларында узучы Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең Бөтенроссия «Экотренд» сменасында пленар утырыш узды. Чарада Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең актуаль проектлары һәм алга таба үсеше турында сөйләделәр. Очрашуда Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һәм Россия мәктәп укучылары хәрәкәте башкарма директоры Ирина Плещева катнашты. Спикерлар Россия мәктәп укучылары хәрәкәте проектлары турында фикер алышты. 

Интеллектуаль, патриотик, иҗади – гомумән алганда, хәзерге вакытта мәктәп укучылары өчен 12 төрле проект тормышка ашырыла, алар тормышның барлык өлкәләренә дә кагыла. «Бу проектлар балалар өчен, аларны шәхес буларак үстерү өчен, киләчәктә алар күңелләренә хуш килерлек һөнәр яки хобби сайлау мөмкинлеге бирә», – дип билгеләп үтте Олег Машковцев.

Быел иҗади юнәлешкә аерым игътибар бирелә. Тиздән Казанда ачык һавада тулы бер музей барлыкка киләчәк. «Мәдәни код» проекты Татарстан башкаласында Россиянең һәм дөньяның иң яхшы рәссамнарын җыячак. Алар биналарның фасадларын бизәячәк, диварларда тулы бер картиналар иҗат итәчәк.

Шулай ук быел Россия мәктәп укучылары хәрәкәте яңа – РДШ Киберлигасы дип аталган проектны гамәлгә ашыра. Киберспорт мәктәп укучылары арасында популярлык казанган юнәлеш. Прект инде уңышлы гына эшләп килә, узган елны җиңүчеләргә бүләккә уен приставкалары тапшырылган. 

«Уен финалы алдыннан без балалардан мәктәптә алган билгеләре, аларның иҗтимагый эшчәнлеге турында сөйләүләрен сорыйбыз. Ягъни, аларны онлайн дөньядан офлайнга чакырабыз. Шулай итеп, компьютер уеннары уйнаган малайлар һәм кызлар әкренләп безнең хәрәкәткә кушыла башлады, инде бер зур гаиләгә әверелдек, - ди Ирина Плещева. – Быел киберлигага башка илләрне җәлеп итәргә һәм халыкара дәрәҗәдәге ярыш оештырырга тырышачакбыз».

Яшьләр арасында популярлык казанган проектлар белән бергә Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең фән һәм медиа кебек классик юнәлешләре дә гамәлдә. Гражданлык активлыгына да зур игътибар бирелә. Эзләнүләр алып бару, Россия тарихын, туган якны өйрәнү, мәктәп музейларын булдыру һәм үстерү, экологиягә кагылышлы проектлар бар. 

Узган ел Россия мәктәп укучылары хәрәкәте шеф-пешекче Константин Ивлев белән бергә «Шеф в школе» дигән яңа уртак проект башлап җибәргән. Аның бурычы – балаларны, ата-аналарны, мәктәп җитәкчеләрен һәм эксперт җәмәгатьчелеген бер мәйданчыкта берләштерү, белем йортларындагы ашханәләр эшчәнлегенә тулысынча яңа караш булдыру.