Биләрдә «Сәләт» форумының өченче сменасы ачылды кире кайтырга

В Билярске открылась третья смена форума «Сәләт»

Биләрдә XI Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының өченче сменасы – Cоциаль күнекмәләр Биләр Форумның (Социальные навыки/Soft Skills) ачылыш тантанасы узды.

Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов мөрәҗәгать итте. «Иң зур көч – ул сез үзегез. Үзегезнең сәләтләрегезне, үзегезне күрсәтегез. Биредә белем алырга омтылучы шулкадәр бала җыелуына мин бик шат», - дип мөрәҗәгать итте ул сменада катнашучыларга.

Шулай ук ул былтыр форумга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килеүен искә төшерде. Катнашучылар белән очрашу вакытында ул, озакламый Кырымда балалар һәм яшьләр өчен яңа лагерь барлыкка киләчәк, дип вәгъдә иткән иде. Бу көннәрдә Кырымда Кара диңгездә яңа «Сәләт-Ак Барс» базасында беренче смена бара.

«Сәләт үсә, сез дә аның белән бергә яңа максатларга ирешү һәм үсеш өчен яңа мөмкинлекләр аласыз», - дип ассызыклады Тимур Сөләйманов.

Ул шулай ук быел Казан Ислам хезмәттәшлеге оешмасы яшьләре башкаласы статусы алуын искә төшерде һәм сәхнәгә Мозамбик республикасы президентының яшьләр сәясәте мәсьәләләре буенча киңәшчесе Дарио Камалны чакырды.

«Без Африкада, Казан - Россиянең иң матур шәһәрләренең берсе, дип саныйбыз. Кызганыч, мин монда нибары ике тапкыр гына булдым, ләкин бүген яңадан килүемә бик шатмын. Минем өчен Сәләт - уникаль тәҗрибә», - дип сөйләде Дарио Камал.

«Сәләт» форумының өченче сменасы 16 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Катнашучылар - Сәләтнең җәйге профильле аланнарына конкурс рәвешендә сайлап алынган сәләтле яшьләр. Смена Сәләт оешмасының еллык эш нәтиҗәләре буенча кульминацион ноктасы булып тора.

Һәр көн уку-укыту программасы һәм уеннар, спорт ярышлары һәм мәдәни кичәләр белән үрелеп барачак. Смена кысаларында «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль турниры узачак, уенның алып баручысы булып, иң әйбәт уенчыларның берсе, ике тапкыр «иң яхшы уенчы» исеме иясе - Ким Галачян чыгыш ясаячак.

 

 

Быел уку-укыту сессияләре Soft Skills - һөнәри даирәдә киләчәктә уңышка ирешү өчен кирәкле мөһим социаль күнекмәләргә багышланган. Смена кысаларында остаханәләрне Татарстанның әйдәп баручы галимнәре, белгечләре һәм бизнес-тренерлары үткәрәчәк.

Алар арасында: WorldSkills Татарстан хәрәкәте психологы Эльвина Бабаева, формаль булмаган белем бирү тренеры, Soft Skills амбассадоры Анастасия Беломытцева, бизнес-тренер Елена Лучкина, коуч һәм бизнес-тренер Динә Арзамасцева һәм башкалар.

Тел һәм тарих форумның төп темалары булачак. Смена дәверендә катнашучылар Биләр җиренең тарихын һәм татар телен өйрәнәчәк.

13 июльдә Биләрдә узучы форумда берничә буында Сәләт белән бәйләнгән гаиләләр җыелачак. Аларны «Асыл гаилә» проекты берләштерәчәк. Аның максаты - Сәләт гаиләләренең үзара хезмәттәшлеге өчен мәйданчык булдыру, «Асылташ» мәктәбеннән һәм «Бәләкәч» клубыннан килгән балаларны форум тирәлеге белән таныштыру, шулай ук катнашучыларның төрле яклап үсүе өчен шартлар тудыру.

Моннан тыш, смена вакытында «Җанлы Сәләт» (SeletLive) турыдан-туры эфирлар студиясе үз эшен дәвам итәчәк. Трансляцияләр Сәләтнең ВКонтакте һәм YouTube рәсми аккаунтларында алып барылачак. Эфирның алып баручысы тарих фәннәре кандидаты, «Сәләт» оешмасы активисты Илсур Нәфыйков булачак.