IT БИЛӘР ФОРУМ тәмам! кире кайтырга

В Билярске завершилась IT-смена форума «Сәләт»

Биләрдә X Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының бишенче сменасы – IT БИЛӘР ФОРУМ тәмамланды. 

Смена дәвамында катнашучылар өчен IT өлкәсендә эшләүче алдынгы белгечләрдән кызыклы дәресләр, «Что? Где? Когда?» проектының Бәллүр ябалак иясе Денис Галиәкбәров белән интеллектуаль уен оештырылды һәм «Сәләт» форумының беренче NFT-токены сатып алынды.   

Форум катнашучылары – төбәк Сәләт клублары лидерлары, Татарстан Республикасының мәктәп яки район активистлары, башка төбәкләрдә үткән фән олимпиадалары һәм конференцияләрнең призлы урын ияләре яки Сәләтнең профильле сменаларына сайлап алу этабын узган укучылар иде.

Алар өчен мәгълүматны нәтиҗәле эзләү һәм эшкәртүнең актуаль инструментларына, инновацияле продуктларны тормышка ашыру һәм ясалма интеллект тудыруга багышланган профильле остаханәләр һәм уку-укыту мәйданчыклары эшләде.

Уку-укыту программасы кысаларында 2D-платформер булдыру, читтән торып эшләү, өстәмә чынбарлыклы кушымталар ясауның заманча технологияләре, киберспорт, аудиторияне анализлау һәм башка бик күп юнәлешләр буенча дәресләр үтте. 

Программалаштыру өчен инструментлар саны көн саен арта, аларны куллану җиңеләя бара дип саный форум спикерлары.

«Программалаштыру нигезләрен белмәгән кешегә бу өлкә бик катлаулы булып тоелырга мөмкин. Әмма аны һәркем аңлый ала. Бу һөнәрне эш барышында үзләштерү тагын да җайлырак. Программалаштыруны хәзерге заманда кирәкле төп күнекмәләрнең берсе дип саныйм, чөнки дөнья бик зур тизлек белән үзгәрә, күп әйбер автоматлаша. Шуңа да IT өлкәсендә эшләүчеләр саны никадәр күп булса, шулкадәр әйбәтрәк. Кая гына барма, шәп белгечләргә һәрвакыт ихтыяҗ бар», – ди «ОЗОН» мәгълүмат системаларын уйлап табучы Дмитрий Холодов.

Смена барышында спорт ярышлары һәм мәдәни чаралар да узды. «Нәрсә? Кайда?  Кайчан?» интеллектуаль турниры үтте. Аны проектның телевизион версиясенең Бәллүр ябалак иясе Денис Галиәкбәров алып барды.

«Биредә шундый ихлас, ягымлы кешеләр җыелган. Бу мохитнең бер өлеше икәнлегеңне тою – зур бәхет! Монда балалар дәрес һәм остаханәләрнең дә, башка чараларның да тәмен тоя беләләр!» – ди Денис Галиәкбәров.

Сәләт заман белән бергә атлый һәм интернет киңлекләрендәге актуаль трендларны күзәтеп бара. Opensea.io платформасында Х Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумына багышланган NFT-токен форматындагы криптоартлар дөнья күрде. 

Хәзер opensea.io сайтында бер генә криптоарт, чөнки тәүгесе инде сатылды. Гомумән, алар сменалар саны кадәр, ягъни алтау булачак. Калган дүртесе инде якын арада дөнья күрәчәк. 

«Шәп рәссамнарыбыз, мәгълүмати технологияләр белән кызыксынучы яшьләребез, ресурсларыбыз бар. Нигә әле үзебезне бу өлкәдә сынап карамаска? Сәләт криптоартлары проекты нәкъ менә шушы фикердән башланып китте дә» – дип сөйли идея авторларының берсе Алмаз Сәмигуллин. – Хәзер үзебез үк бу өлкәдә трендлар булдыра алабыз». 

Смена дәвамында форум территориясендә «SeletLive» туры эфирлар студиясе эшләде. Традицион эфирлар белән беррәттән махсус чыгарылышлар да узды. Тамашачылар өчен  «SeletLive» командасы фатирник форматындагы кичке чарадан трансляция әзерләде. Студиядә сәлкешләр, әйдаманнар, башҗитәкләр һәм оештыру комитеты вәкилләре дә чыгыш ясады. UDS продукты директоры, элек Сәләт әйдаманы булган Сергей Костюжов гитарага җыр җырлады, сменаның мәдәни программасы кураторы, активист Илсөяр Хисмәтуллина Сәләт белән бәйле хатирәләре белән бүлеште. 

Бу елның азаккы сменасы 29 июль - 2 август көннәрендә узачак. LEADERS BILER FORUM Татарстанның Россия мәктәп укучылары хәрәкәте белән берлектә оештырылачак. Сменада 1200 активист катнашачак. Алар өчен төрле җәмәгать оешмалары вәкилләре һәм белгечләрдән мастер-класслар оештырылачак.  

.