Биләрдә «Сәләт» форумының иҗади сменасы тәмамланды кире кайтырга

В Билярске завершилась творческая смена форума «Сәләт»

Кичә Биләрдә XI Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының икенче сменасы - ИҖАТ БИЛӘР ФОРУМ (Творчество/Arts) тәмамланды.

Сменаның йомгаклау көнендә музыка, театр, бию юнәлешләре буенча лабораторияләр эшчәнлеге нәтиҗәләре тәкъдим ителде.

Электрон музыкант һәм сонграйтер Айрат Нуркаев җитәкчелегендәге лабораториядә катнашучылар Сәләт гимнының яңа яңгырашын тәкъдим иттеләр. Музыкант һәм кинокомпозитор Никита Савельев балалар белән кинофильмнарга музыка язу өстендә эшләде. Музыкант һәм Россия композиторлар берлеге әгъзасы Марат Фәйзуллин катнашучылар белән бергә татар халык җырларыннан попурри иҗат итте.

Тинчурин театры актеры һәм режиссеры Илнур Гарифуллин балалар белән бергә Г.Тукай көндәлекләре буенча спектакль эскизы булдырды. Икенче лабораториянең эскизы Х.Такташның «Мокамай» поэмасына багышлана. Балалар белән театр һәм кино режиссеры, драматург һәм актер Булат Минкин да шөгыльләнде. Спектакльнең өченче эскизын татар риваятьләре һәм әкиятләре буенча режиссер, актер, укытучы Руслан Абраров җитәкчелегендәге төркем төзеде.

Быелгы яңалыкларның берсе - «кинобию» лабораториясе. Проект нигезенә йорт рухын күчерү йоласы ятты. Лаборатория җитәкчесе - биюче, режиссер һәм хореограф Евгения Турушкина. Иҗат төркеме концепция уйлап тапты, бию куйды һәм фильм төшерде.

«DOBERMAN» командасы катнашучысы һәм хореографы Евгений Юшков балалар белән эксперименталь бию юнәлешендә эшләде. Катнашучылар татар фольклоры нигезендә программа әзерләделәр һәм татар мифологиясенең иң танылган герой образларын башкарып карый алдылар.

Хореографлар, биючеләр һәм укытучылар Марсель һәм Мария Нуриевлар балалар белән «Танцтеатр» юнәлешендә эшләделәр. Тамашаның нигезенә төрки бизәкләр алып, катнашучылар аны сәхнәдә гәүдәләндерергә омтылдылар.

Музыкаль юнәлешне җырчы, актриса, вокал буенча укытучы Зәринә Вильданова җитәкләде, театр юнәлеше Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры һәм режиссеры Лилия Нурель җитәкчелегендә узды. Бию юнәлеше җитәкчесе - хореограф Венера Галимова.

Лабораторияләр белән беррәттән форумда Татарстанның, Россиянең алдынгы белгечләре остаханәләр һәм лекцияләр уздырды.

 

Бу ел яңалыкларының берсе - коллектив җитәкчеләре өчен махсус «Остаз» уку-укыту программасы булдыру. Проект кысаларында баланы шәхес буларак тәрбияләү, дустанә мөнәсәбәтле коллектив булдыру, аны үстерү темаларына багышланган сессияләр һәм остаханәләр узды.

«Җанлы Сәләт» (SeletLive) турыдан-туры эфирлар студиясе үз эшен дәвам итте.

Иҗади смена кысаларында театр һәм кино актеры, «Кадетство», «Елки», «Папины дочки», «Кремлевские курсанты» кинопроектлары катнашучысы Александр Головин белән иҗади очрашу булып узды.

Алда балаларны «Сәләт» форумының өченче сменасы көтә. 11 июльдән 16 июльгә кадәр сәләтле балалар өчен традицион «Сәләт» фестиваль-форумы - Cоциаль күнекмәләр Биләр Форум (Социальные навыки /Soft Skills) оештырыла. Soft Skills - профессиональ даирәдә алга таба да уңышка ирешү өчен мөһим социаль күнекмәләр. Сменасы кысаларында остаханәләрне Татарстанның әйдәп баручы галимнәре, экспертлары һәм бизнес-тренерлары үткәрәчәк.