Биләрдә Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең Бөтенроссия «Экотренд» сменасы башланды кире кайтырга

В Билярске открылась Всероссийская смена Российского движения школьников «Экотренд»

Бүген Биләр музей-тыюлыгында Х Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы кысаларында Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең Бөтенроссия «Экотренд» сменасы башланды.

Форумга Татарстанның барлык районнарыннан һәм илнең 17 төбәгеннән меңнән артык активист килде. Катнашучыларның яшь аралыгы: 12-17 яшь. Рәсми ачылыш тантанасында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һәм Россия мәктәп укучылары хәрәкәте башкарма директоры Ирина Плещева катнашты.

Форум ачылышында Олег Машковцев экология темасының ил өчен әһәмиятле булуын ассызыклады. «Идел буе һәрвакыт мәктәп укучыларына үз талантларын күрсәтү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудыруы белән дан тотты. Монда фикер алыша торган мәсьәләләр сез яши торган төбәк, ил үсеше өчен бик мөһим. Президент Владимир Путин да еш кына сезне – яшьләрне, мәктәп укучыларын экология мәсьәләләренә: акцияләргә, ирекле инициативаларга җәлеп итүнең мөһимлеген билгеләп үтә. Чыннан да, тирә-юнебез, шәһәрләребезнең чисталыгы бик мөһим", – диде ул.

Дамир Фәттахов форумның нәкъ менә Татарстан Республикасында үткәрелүнең әһәмиятен билгеләп үтте.

«Яшьләр белән аралашканда, экология мәсьәләсенә еш кагылабыз. Алар туган як экологиясе белән генә түгел, ә ил экологиясе өчен дә борчылалар. Бу инде үзенә күрә бер трендка әйләнде. Һәм без бу трендка үсеш алырга ярдәм итә алуыбызга бик шат, – диде Дамир Фәттахов. – LEADERS BILER FORUM мәйданчыгында бөтен ил активистлары җыелды. Татарстанның яшьләрне җәлеп итү урынына әйләнүе – сөендерә торган күренеш».

Форум программасында #немузейморадан мастер-класс, экология өлкәсендә әйдәп баручы федераль экспертлардан лекцияләр һәм балаларга үзләрендә яңа талантлар ачарга ярдәм итәчәк чаралар: спорт уеннары буенча чемпионатлар, интеллектуаль турнир һәм «SeletVision» концерт программасы оештырыла. Катнашучылар экологиянең иң актуаль мәсьәләләре белән танышачак һәм бергәләп аларны чишү юлларын эзләячәк.

«Cез безнең җиребезне бармак очлары белән тоючы кешеләр. Туган як, тамырлар белән элемтә безнең хәзерге буынны тасвирлаучы төп әйбер булып тора да. Һәр иртәгезне сез әкияттәге Нәни принц кебек башлыйсыз: башта үзегезне, аннары планетабызны тәртипкә китерә башлыйсыз. Әгәр дә шушы гамәлләр гадәтегезгә кереп, үз өегезгә, төбәгегезгә кайтып, белемнәрегезне башкаларга да тапшыра алсагыз, илебезнең бүгенгесе өчен дә, киләчәге өчен дә оят булмаячак», – ди Ирина Плещева.

Татарстанның Россия мәктәп укучылары хәрәкәте «Сәләт» яшьләр үзәге белән инде дүртенче елын хезмәттәшлек итә. Иҗади тандемда бу ике оешма республиканың гына түгел, Россия Федерациясенең дә мәктәп үзидарәсе лидерларын берләштерүче сменалар уздыра. Ел саен LEADERS BILER FORUM-да 1200 активист катнаша.

Укучыларны әйдәп баручы экологлардан, төрле өлкәләрдә эшләүче белгечләрдән, балалар һәм яшьләр инициативаларын үстерүче, Россиия мәктәп укучылары хәрәкәтенең бүгенгесен һәм киләчәген төзүче экспертлардан өч көн дәвамында кызыклы мастер-класслар көтә.

Балалар барлыгы 75 тематик сессиядә катнашачак. Дәресләрдә алар табигатьне саклау ысуллары, уңышка ирешү юллары, һөнәр сайлау нечкәлекләре турында фикер алышачак. Шулай ук смена дәвамында Россия мәктәп укучылары хәрәкәте оешманың тарихы, традицияләре һәм проектлары белән таныштыра торган өч масштаблы интерактив уен үткәрәчәк.