Алмагач бакчасы ← кире кайтырга

«Алмагач бакчасы» – татар телен һәм мәдәниятен өйрәнүгә юнәлдерелгән җәйге профильле Сәләт аланы.
Аланның төп максаты – татар телендә актив аралашу өчен шартлар тудыру, балаларда татар үзаңы булдыру, татар мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә, тарихына хөрмәт һәм мәхәббәт уяту.
Уку-укыту программасы риваятькә үрелеп бара. Аланның юнәлеше кысаларында катнашучылар өчен интерактив-уен форматында дәресләр, остаханәләр көтелә.
Дәресләрдән тыш, балаларны кызыклы мәдәни-иҗади программа көтә: көн дәвамында саф һавада спорт һәм татар халык уеннары, интерактив, мавыктыргыч кичке чаралар һәм кызыклы очрашулар.
Юллама бәясе: 20950 сум.
Без социаль челтәрләрдә: