Төп юнәлеш:
бизнес-проектлаштыру
Үткәрелү вакыты:
17 июль - 3 август
Үткәрелү урыны:
Татарстан Республикасы, Лаеш районы, «Йолдызлы» СБһЯЯиһУҮ
Катнашучылар:
2-11 сыйныф укучылары

«Сәләт-Алмаз» — балаларның бизнес өлкәсендәге сәләтләрен үстерү өчен уңайлы мохит тудыручы җәйге профильле алан.

‌Смена дәвамында бизнес-проектлаштыру өлкәсендә төрле дәресләр, остаханәләр, очрашулар үткәрү һәм шул рәвешле кече һәм урта бизнеска карата кызыксынуны уяту – аланның максаты.

Алан юнәлеше кысаларында үткәрелә торган дәресләр:

~ тайм-менеджмент

~ команда белән эшләү һәм идарә итү нигезләре

~ бизнес-модельләштерү

~ конкурентларны анализлау

~ проектның финанслары

~ аудитория белән эшләү

~ SMM

Төп юнәлештән тыш, сменада шәхесне төрле яклап үстерүгә юнәлгән иҗади, фәнни-интеллектуаль һәм спорт чаралары да уздырыла.

ПРОГРАММА

Без социаль челтәрләрдә:

https://vk.com/selet.almaz

https://t.me/seletalmaz


гариза җибәрергә

Җитәкчелек