Төп юнәлеш:
туризм, интелектуаль, спорт
Үткәрелү вакыты:
28 июнь - 15 июль
Үткәрелү урыны:
«Солнышко» БСҮ, Азнакай шәһәре
Катнашучылар:
7-11 сыйныф укучылары

«Сәләт – Азнакай» аланы Азнакай районы сәләтле балаларына күпкырлы «Сәләт» дөньясын гизү мөмкинлеге бирә. Алан программасының нигезен «Фото», «Видео», «Актерлык осталыгы», «Шаяннар һәм тапкырлар клубы», «SMM» кебек остаханәләр эше тәшкил итә. «Сәләт-Азнакай» әйдаманнар командасы сәләтле балалар белән эш үзенчәлекләрен өйрәнгән тәҗрибәле әйдаманнардан тора.

Аланның төп максаты – сәләтле балаларга һәм үсмерләргә ярдәм күрсәтү. Шул максаттан  «Сәләт-Азнакай» аланы түбәндәге бурычларны үти:

– сәләтле балаларны һәм үсмерләрне эзли, сайлап ала һәм  ТРның фәнни-тикшеренү үзәкләре өчен интеллектуалҗ-рухи элита булдыруда катнаша;

– сәләтле балаларны иҗади, интеллектуаль һәм физик яктан үстерә.

 «Сәләт-Азнакай» аланы академик Индус Ризак улы Таһиров һәм безнең арадан бакый дөньяга күчкән Илдар Зариф улы Хәйбуллов тырышлыгы белән ачылды. 

Юллама бәясе: 2 500 сум.

Без социаль челтәрләрдә:

https://vk.com/selet.aznakay

https://instagram.com/selet.aznakay?igshid=grbtzndfwadd

гариза җибәрергә

Җитәкчелек