Төп юнәлеш:
туризм һәм спорт
Үткәрелү вакыты:
27 июнь - 15 июль
Үткәрелү урыны:
ЯИҮ «Сәләт-Батыр» (Чувашия Республикасы, Батыр районы, Кзыл-Чишмә авылы)
Катнашучылар:
6-11 сыйныф укучылары

«Сәләт-Батыр» – Сәләтнең профильле аланы. Ул Татарстан Республикасының сәләтле балалар һәм яшьләрен табу һәм үстерүгә, өстәмә белем бирүгә, уку өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән.

«Сәләт-Батыр» аланы Чувашия һәм Татарстан Республикаларының сәләтле балаларын туплау, аларның сәләтләрен тагын да камилләштерүне төп максаты итеп куя.

Җәйге смена кысаларында балалар туризм һәм спорт юнәлешләре белән танышачаклар. Сменаның форматы сәламәтләндерү-профилактика юнәлешен күздә тота.

Программа кысаларында кызыклы мастер класслар һәм дәресләр уздырыла, алар арасында:

-    спорт буенча дәресләр (футбол, волейбол, баскетбол);

-    сәламәт яшәү рәвеше турында интерактив лекцияләр;

-    чирлидинг;

-    йога;

-    спорт ориентлашу.

Кызыклы мәдәни-иҗади чаралар да планлаштырыла. Аланның төп максаты – балаларны үзара таныштыру, тәҗрибә белән уртаклашу, ел буена белем алырга мөмкинлекләр тудыручы Сәләт мохитенә җәлеп итү. 

ПРОГРАММА

Без социаль челтәрләрдә:

https://vk.com/selet.batyr

https://t.me/Seletbatyr


гариза җибәрергә

Җитәкчелек