Төп юнәлеш:
Дизайн һәм проектлаштыру
Үткәрелү вакыты:
28 июнь - 15 июль
Үткәрелү урыны:
Саба районы, Икшермә авылы, «Икшермә кадет мәктәп-интернаты»
Катнашучылар:
7-11 сыйныф укучылары

«Сәләт-Саба» – Сәләтнең профильле аланы. Ул Татарстан Республикасының сәләтле балаларын һәм яшьләрен табу һәм үстерүгә, өстәмә белем бирүгә, уку өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән.

Сменаның максаты: талантлы балаларны дизайн һәм проектлаштыру нигезләре белән таныштыру, үз юнәлешләрен табу өчен уңайлы шартлар тудыру һәм балаларны сайланган юнәлешләрдә үзләрен белдерергә өйрәтү.

Алан юнәлеше кысаларында түбәндәге дәресләр уздырылачак:

- экодизайн;

- график дизайн;

- фотошоп нигезләре;

- кием дизайны;

- проектлаштыру;

- эпоксид сумаласыннан бизәкләр ясау;

- рәсем.

Кызыклы уку-укыту программасыннан тыш балалар өчен шәхес формалаштыруга юнәлдерелгән иҗади, спорт, фәнни-интеллектуаль чаралар да тормышка ашырылачак.

ПРОГРАММА

Без социаль челтәрләрдә:

https://vk.com/selet.saba 

https://t.me/seletsaba22 

гариза җибәрергә

Җитәкчелек