Манзара ← кире кайтырга

«Сәләт Манзара» – Сәләтнең профильле аланы. Ул Татарстан Республикасының сәләтле балалар һәм яшьләрен табу һәм үстерүгә, өстәмә белем бирүгә, уку өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән.
«Сәләт-Манзара» аланы программасы IT һәм медиа юнәлешен тирәнтен өйрәнүне максат итеп куя. Уку-укыту программасы ике өлештән тора. Беренче өлеш IT юнәлешен өйрәнү, ә икенче өлеше медиа-контент ясарга өйрәнү белән бәйле.Уку-укыту программасыннан тыш, аланда иҗади һәм спорт юнәлешенә караган чаралар уздырыла.
Алан юнәлеше кысаларында түбәндәге дәресләр уздырылачак:
- zero code нигезендә сайт төзү;
- график һәм веб-дизайн;
- видеопродакшн;
- социаль челтәрдә медиа-контентны үстерү (TikTok, Инстаграм, Ютуб, стриминг мәйданчыклары);
- анимация;
- дизайн.
Уку-укыту программасыннан тыш, аланда иҗади һәм спорт юнәлешенә караган чаралар уздырыла.
Юллама бәясе: 27 780 сум
База фотосы
Без социаль челтәрләрдә: