Мирас ← кире кайтырга

«Сәләт – Мирас» аланы балаларның иҗади эшчәнлеге ярдәмендә татар халкының мәдәни, рухи һәм тарихи мирасын үстерүгә юнәлтелгән.
Белем бирү программасы 3 төрле өлештән тора: татар теле, тарих һәм иҗат (вокал, хореография, театр, кул эшләре). Алан кысаларында киләсе чаралар үткәрү планлаштырылган:
- Татар теле һәм тарих дәресләре кысаларында интерактив уеннар
- Иммерсив театр
- Махсус программалар ярдәмендә музыкаль треклар ясау
- Татар биюе нигезләре һәм стилизация
- Нandmade (күн белән эшләү сәнгате, татар халык киемнәрен заманчалаштыру, түбәтәй, орнамент-бизәкләр ясау)
- Каллиграфия
- Татарча блог алып бару
- Этно-уен кораллары белән танышу
- Танылган татар шәхесләре белән кызыклы очрашулар
Без социаль челтәрләрдә: