Төп юнәлеш:
фәнни, интеллектуаль
Үткәрелү вакыты:
27 июнь – 15 июль
Үткәрелү урыны:
«Йолдызлы» СБһЯЯиһУҮ, (Лаеш районы, Троицкий бистәсе)
Катнашучылар:
8-11 сыйныф укучылары

«Сәләт-Раушан» – фән олимпиадаларында, конференцияләрдә һәм конкурсларда җиңүче, яхшы нәтиҗәләр күрсәтүче укучылар өчен җәйге профильле смена. Лагерь программасы катнашучыларның интеллектуаль, рухи үсешенә юнәлдерелгән.

Проектның максаты – фәнгә тартылучы балалар һәм яшьләргә ярдәм итү, аларның интеллектуаль һәм рухи үсеше өчен мохит тудыру.

Уку-укыту программасы кысаларында математика, физика, астрономия, химия, биология, җәмгыять белеме, тарих фәннәренә басым ясала. Дәресләрне тәҗрибәле спикерлар – Казан шәһәре вузлары, ТР Фәннәр академиясе галимнәре һәм укытучылары, танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре алып бара. Смена дәвамында шулай ук кызыклы мәдәни, спорт чаралары, очрашулар каралган.

«Сәләт-Раушан» уку-укыту аланы беренче тапкыр 1994-нче елда Арчада оештырыла һәм 65 мәктәп укучысын берләштерә. 2005-нче елда алан ТР Лаеш районында («Звездный» сәламәтләндерү аланы) нигезләнә һәм ел саен Татарстан район-шәһәрләреннән, Россия төбәкләреннән, ерак һәм якын чит илләрдән 220-ләп сәләтле баланы шул җирлектә туплый.

Юллама бәясе: 29 520 сум

ПРОГРАММА

Без социаль челтәрләрдә:

https://vk.com/selet_raushan

https://t.me/seletraush 

гариза җибәрергә

Җитәкчелек