Төп юнәлеш:
сәхнә сәнгате
Үткәрелү вакыты:
26 июнь - 13 июль
Үткәрелү урыны:
ЯИҮ «Сәләт-Батыр» (Чувашия Республикасы, Батыр районы, Кзыл-Чишмә авылы)
Катнашучылар:
14 - 18 яшь


«Минем дә алар кебек биергә өйрәнәсем килә!», «Сәхнәдә алар йолдызлардай балкыйлар!», «Лиловая понтовая Рухият!..»

Әйе, безгә һәрвакыт сокланып карыйлар һәм балаларның шуның кадәр сәләтле булуларына гаҗәпләнәләр. Без – ул илһам һәм дәрт! Безнең балалар иҗат белән яна һәм үз сәләтләрен үстерә.

Әгәр сәхнә - синең иң якын дустың икән, сиңа һичшиксез безнең аланга барырга кирәк! Безнең хореографлар иң текә бию номерлары куялар. Безнең балаларның тавышы – сандугачтай моңлы һәм көчле яңгырый. Яшь актерларыбыз катнашындагы искиткеч театраль потановкалар беркемне битараф калдырмаячак! Нәкъ менә бездә яшь рәссамнар һәм дизайнерлар үзләренең искиткеч идеяләрен чынга ашыра!

Безнең йөрәкләр канатлы, чөнки алар иҗат һәм илһам белән тулган. Без үз-үзебезне төрле яктан күрсәтүдән һәм креатив булудан курыкмыйбыз. Ышаныгыз, монда чын йолдызлар туа, алар үзләренең иҗади потенцалын тормышка ашырырга курыкмый!

«Рухият» - Сәләтнең җәйге профильле сменасы, ул сәнгать һәм мәдәният өлкәсендә Татарстан Республикасының сәләтле яшьләрен ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Катнашучыларга смена дәвамында түбәндәге юнәлешләр буенча дәресләр һәм мастер-класслар тәкъдим ителә:

- Хореография

- Вокал

- Театр

- Дизайн

- ЧГК

«Рухият» аланына кушылу -  иҗат, фантазия һәм шатлык дөньясына эләгү өчен уникаль мөмкинлек!


Без социаль челтәрләрдә:

https://vk.com/selet.ruhiyat

https://t.me/lilpont

гариза җибәрергә

Җитәкчелек
  • Айлинә Агаева
    Айлинә Агаева

    Директор



    89625568297
  • Илүзә Галимова
    Илүзә Галимова

    Өлкән әйдаман



    89872295750