Осталар бистәсе ← кире кайтырга

«Сәләт-Осталар бистәсе» — Сәләтнең профильле аланы. Ул Татарстан Республикасының сәләтле балалар һәм яшьләрен табу һәм үстерүгә, өстәмә белем бирүгә, уку өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән.
Алан юнәлеше кысаларында түбәндәге дәресләр һәм мастер класслар уздырыла:
- авиамодельләштерү;
- 3D-модельләштерү;
- электроника;
- конструкторлаштыру;
- робототехника;
- кул эшләре.
Шулай ук менталь арифметика, телләр, ораторлык осталыгы буенча махсус курслар планлаштырылган.
Кызыклы уку-укыту программасыннан тыш балалар өчен шәхес формалаштыруга юнәлдерелгән иҗади, спорт, фәнни-интеллектуаль чаралар да тормышка ашырылачак. Сменада чакырылган кунаклар белән төрле практик остаханәләр үткәрелә.
База фотосы
Без социаль челтәрләрдә: